поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.07.2021 Язмыш

«Әни гомер буе бала югалту хәсрәте белән яшәде»

Лаеш районының Кече Елга авылында гомер итүче 87 яшьлек Вәсимә Ибәтуллина – күп кенә авылдашларына үрнәк әби. Әле аңа үз яшен биреп булмый. Гәүдәсе җиңел, кызлар кебек җитез атлап йөри. Кирәк икән йөгерә дә. Монысы инде Сабантуйларда күзәтелә. Быел да Вәсимә апа бәйрәмдә тик тормаган. Йомырка кабып та йөгергән, таяк та тартышкан, чүлмәк тә ваткан. Әле тагын да уеннарда катнашырга исәбе булган. Кешедән оят дип кенә чыкмый калган.

– Безнең әни шундый инде ул. Гомер буе тик тора алмады. Җитезлеге, булганлыгы күпләрне көнләштерерлек, – ди килене Суфия. – Мин төп йортка 21 яшемдә килен булып килдем. Ул чакта шәһәрдә яшисем килсә дә, каенанам сүзе закон булды. Ул кыз сораганда ук  иремне чыгарып җибәрмәячәкләре турында кисәтте. Таһирны яратуым көчле булган инде, риза булып килдем. Шул көннән әни хатын-кыз эшләрен миңа тапшырды. Шөкер, 36 ел бергә матур яшәп ятуыбыз. Гаилә җылысын сакларга тормыш үзе өйрәтте. Шөкер, тавышланып яшәмәдек.
 
Каенанасы Вәсимә апа кеше арасында күтәренке күңелле, шат күренсә дә, еламаган вакыты юк икән. Сынауларны да күп күргән.  Иң олы баласын үгез сөзә аның. Ул чакта Наилгә 10 гына яшь  була. Вәсимә апа ире Надир белән борчак чабуда була. Наилне әбиләре белән генә калдыралар.  Малайның җәрәхәтләре көчле була. Ике көннән соң үлеп китә.
 
– Әни гомер буе шушы хәсрәт белән яшәде. Баланы югалтудан да ачы хәсрәт юк. Җитмәсә, әтиебез дә кыска гомерле булды. 60 яшен дә тутыра алмады. Ашказаны асты яман шеше килеп чыкты, киткәненә дә 25 ел инде.  Бик тә акыллы кеше иде. Аның яхшылыгын мәңге онытасым юк. 11 ел гына бергә торып калдык, – ди Суфия апа. – Ирем Таһир да, аның абыйсы Миңнулла да көрәшчеләр иде. Ел саен Сабантуй батырлары булдылар. Әни алар көрәшкәндә мәйданнан кермәде. Көч биреп торыр иде, балаларын яратты. Янәшәләрендә булды. Аеруча төпчеге Миңнулла белән аралары якын иде. Кызганыч, 2 ел элек без аны югалттык. Миңнулла абыйны бөтен Татарстан халкы белә иде. Күп еллар Казан Сабан туе батыры булып калды. Көрәш буенча тренер булып эшли иде. Ул да әти авыруы белән китеп барды. Аны югалтуга әле дә ышанып бетеп булмый. Тиз булды ул. 9 гыйнварда чирен белде, 9 февральдә үлеп тә китте. 9 июньдә 57 яше туласы иде. Шушы хәсрәт әнине бик бетерде. Еламаган көне юк. Миңнулланы бик сагына.  Барыбызга да җитми ул. Кешелекле, юмарт, туган җанлы иде. Ике кызы, хатыны калды.  Арабыз якын, туганнарыбыз кайтып йөри. Бик тату яшибез. Миңнулла безгә риза булып ятадыр. Иремнең апасы Вәсилә дә шушы авылда яши.  Без гел бергә инде. Туганлык җепләрен өзмичә яшәргә тырышабыз.  Туганнарым мине бик якын итеп тора.
 
Хәсрәт дигәннән, Суфия апаның да капчыгы буш түгел. 34 яшендә бердәнбер энесе үлеп китә аның. Әти-әнисе гомер буе ачы хәсрәттә яши.  Суфия апа Пәрәү авылында яшәүче әниләрен Кече Елгага күчергән. Алар монда булганда җаным тыныч, ди. Каенанасы Вәсимә апага да хөрмәте бик зур. Без сөйләшкән арада да әнисен зурлавын аңладык.
 
– Әнигә озын гомер телим. «Авырыйм» дип зарланмый. Күңелендәге хәсрәтләрен эчкә йота ул. Иң яраткан бәйрәме – Сабантуй. Узган ел бәйрәм булмагач, быелгысы аеруча тансык иде. Аны ул бик көтә. Әни язга чыгуга матур күлмәкләр алып куя. Рәхәтләнеп бии, уеннарда катнаша. Без аңа карап сокланабыз гына. Әни безгә үрнәк. Тормыш сынауларына бирешмичә яши бит. Ә бит аның эчендә ут яна. Күпме елаганын мин генә беләм. Сәламәтлеген кайгыртам. Елга ике тапкыр витаминнар кадыйм, – ди килене. –  Әниле өй – рәхәт өй. Балаларым да, оныкларым да әби дип кайтып керә. Матур картлык шушы инде ул. Бар кешегә шуны телим.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.07.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»