поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.07.2021 Җәмгыять

Югалту: Харис Нигъмәтҗанов вафат

Күңелсез хәбәр килеп иреште. Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­ле­се, Бөтенроссия конкурсы лауреаты, югары белемле профессиональ музыкант, тәҗрибәле педагог Харис Шәрип улы Нигъмәтҗанов вафат булган. Бу хакта безгә режиссер Шәриф Раушаннан билгеле булды.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, халык музыка уен кораллары ансамблен оештыручы һәм аны дистәләгән еллар буена җитәкләүче олуг шәхесебезгә апрель аенда 75 яшь туласы иде.

Урыны оҗмахта булсын... Якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз!

Харис Шәрип улының 70 яшенә багышланган "Мәдәни җомга" газетасында басылган язмада Филүсә Арслан аның турында болай дип язды: 
 
"Ансамбль чыгышын телевидение аша караганнан соң, татар халык иҗатын тирәнтен аңлаган коллективның киләчәк буын өчен бик кыйммәтле мирас туплавына сокланмый мөмкин түгел. Яраткан җырчыларыбызның иҗат репертуарыннан өземтәләр, аерым инструменталь чыгышлар өчен күпме җырчылар, музыкантлар аңа рәхмәтледер. Танылган җырчыларыбыз Зөһрә Сәхәбиеваның "Зөбәрҗәт"е, Римма Ибраһимованың "Сәхтиян читеге", Хәйдәр Бигичевның "Яшьлегем тугае", татар эстрадасының беренче карлыгачларыннан Зиннур Нурмөхәммәтовның "Зәңгәр күзләр"е, Ания Туишеваның "Зәлифә"се, Миңгол Галиевның "Мөһаҗирләр җыры", Георгий Ибушевның "Казаннарда таш пулат" кебек җырлары аеруча әсәрләндерә. Яңгыраган җырлар музыкаль бизәлеш ягыннан да, башкарылу ягыннан да үзенчәлекле.

Сәхнәләштерелгән вокаль-инструменталь күренеш­ләр - «Утырмада», «Сабан туе күренешләре», «Кичке уеннар» - тулы композицияләр булып күз алдына килә. Ә башкорт көйләренә нигезләнгән "Җайдаклар" - инструменталь әсәр булып яңгырый.

Үз вакытында Ания Туишеваның кыска опера формасындагы берничә башкаручы өчен сәхнәләштерелгән "Кыйссаи Йосыф" әсәренең татарлар яши торган чит төбәкләрдә телевидение аша күрсәтелүен белү дә милләтебез өчен горурлык хисләрен яңарта.

Харис Нигъмәтҗанов үзенең остазы Марс Макаров иҗат иткән "Туй биюе"нең музыкаль тәлинкә язмасын да чыгарды. Бу әсәрне мәктәп укучылары музыка дәресләрендә куллана. Шунысы әһәмиятле: әлеге көй кешене, нинди милләттән булуына карамастан, битараф калдыр­мый, ул аны үз милләтенең рухи байлыгы кебек кабул итә. Дистәләгән фильм-концертлар, Айдар Фәйзрахманов башкаруындагы татар халык җырлары, Клара Хәйретдинова һәм Фердинант Сәлаховның соло концертлары Мәскәү телевидениесе аша күрсәтелде, радиодан яңгыраган Венера Ганиева, Руслан Дәминов, Хәнәви Шәйдуллин җырлары һ.б. йөзләрчә язмалар... Коллектив авыр заманда да кыйбласына тугрылыклы калып, татар музыка сәнгатенең яшәешенә зур өлеш кертеп яшәде. Ансамбль - яшь талантларны да сәнгать юлына алып чыгучыларның берсе булды. Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Рамил Миңнегалиев һ.б. - менә шундыйлардан. Гомере буе халык музыкасын саклап, аны пропагандалаучы, аларга юл ачучы Рафаэль Ильясов әйткәнчә, милли музыка уен кораллары ансамб­ленә кушылып җырлау - сәхнә тормышына яңа аһәң, яңа гармоник бизәлеш өстәлү ул.

Республикабызда бу ансамбль үрнәгендә, байтак сәнгать коллективлары барлыкка килде. Әйтик, Чаллыда, Яшел Үзәндә - үзешчән, Ринат Халитов, Рәсим Ильясов җитәкләгән профессиональ коллективлар оешты. Ринат Вәлиев тә Харис Нигъмәтҗанов яздыр­ган пластинкаларны тыңлап тәрбияләнгән. Х.Нигъмәтҗанов "Бәрмәнчек" ансамбленең оешкан елларында оркестр дирижеры буларак, коллективның презентациясен әзерләүдә дә катнашты.

Х.Нигъмәтҗанов - ансамбль башкарган җырларның һәм көйләрнең аранжировка авторы да. Ансамбль яңгырашында дистәгә якын музыкаль тәлинкә язылган. Шулардан "Туган ил" дип аталган зур альбом, Ания Туишева белән бергә язылган халык җырлары, "Туй биюе" һ.б. Маликовлар башкаруында, "Әссәламегаләйкем!" дип аталган плас­тинка да Х.Нигъмәтҗанов ансамбле аккомпанементында язылган. Нигәдер пластинка тышында җитәкченең исеме генә "онытылып" калган.

Харис әфәнде үз тормышын болай искә ала:

- Музыка училищесында укыганда ук баян һәм фортепианода уйный, классик гармония белән кызыксына, Римский-Корсаков симфонияләренә таң кала идем. Александр Ключаревның "Идел дулкыннары" җырының кушымтасы "Казан, Казан, дәртле-матур кала" сүзләре белән төп тонга капма-каршы мажор белән башланып китә - композиторның менә шундый иҗади алымнары, гармониясенең бай һәм милли булуы күңелдә матур тәэсир калдыра иде.

Аранжировка ясаганда халык җырын бик сак "киендерергә" кирәк. Җырчы музыкаль бормаларны чамасыз тибрәндереп җибәрсә, аның тәме бетә, уен коралларында да аны купшы "киендерсәң", җырның югалып калуы бар. Гадилектә бөеклек, дигәндәй, һәрнәрсәнең чамасы бар, биг­рәк тә сәнгатьтә. Сәйдәш тә үз заманында феномен булса да, хәзер аны примитив диючеләр бар. Һәр заманның үз модасы булган кебек, музыка сәнгатендә дә шул ук хәл.

Җырчыга кушылып уйнау - үзе бер сәнгать. Зөһрә-Хәйдәр белән иҗади дуслыкта булып, Финляндиядә югары сыйфатлы ике диск чыгардык. Хәйдәр Бигичевның иң беренче башкарган халык көйләрен дә безгә язарга насыйп булган иде. Вафатына берничә көн кала, соңгы язмасы да булган "Шәмсенаһар мәчете" дигән җырын да радиога без язып тапшырдык. "Гөлзадә" студиясендә саф инструменталь әсәрләрдән торган кассета әзерләдек. Ансамбль башкаруында үзем эшкәрткән татар халык җырлары, инструменталь әсәрләр һәм татар композиторларының сирәк яңгырый торган 128 җыры кергән 7 сәгать 15 минутлык компакт дискы "Аксу" студиясендә дөнья күрде. Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Рәсимә Мөхәммәтшиналар катнашында өч сәгатьлек программа видеотасмага төшерелде.

Кызганыч, бүгенге көндә олы сәнгатебез бик түбәнгә төште. Олы җырчыларның кимсетүле концертларда катнашып йөрүләре эчне пошыра. Акча бәрабәренә олы сәнгатьнең тамырына балта чабабыз. Киләчәккә милли сәнгатебезне Сәйдәш заманына кайтару авыр булачак...

Аннары бездә концертмейстерларның кадере гомергә булмады. Концерт барышында оркестрмы ул, баянчы яки пианистмы - күпвакыт аларның исемнәрен дә атамыйлар. Ә күпме хезмәт куела аккомпанементка? Концертны алып бару культурасы юк. Бервакыт Миңгол Галиевка уйнарга туры килде. "Син кемнең баянчысы соң әле?!" - дип сорый бер зыялы язучы. "Юк, ул - Харис Нигъмәтҗанов", - дип җавап бирде Миңгол... Димәк, зыялы булырга тиешле зат музыкант халкын җырчының баян күтәреп йөргән хезмәтчесе итеп күзаллый...

Х.Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге ансамбль үз чорында халык иҗаты, фольклоры белән татар дөньясын җанландырган иде. Уку йортларында да татар музыкасы кафедралары ачыла башлады. Харис Шәрип улы, тәҗрибәле музыкант буларак, сәнгать академиясендә кафедра бүлеге мөдире булып хезмәт итте".

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 18.07.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»