|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2021 Шоу-бизнес
Гөлназ Сәфәрова "Ак Барс Шоу"ны алып барачак?"Ак Барс"ның клуб каналы теледивалар өчен үзенә күрә бер трамплин булды. «Ак Барс Шоу»ның беренче алып баручысы Зөһрә Уразбахтина артыннан Камилә Харисова да Мәскәү күченеп китә. Өстәвенә, аның карьерасы уңышлырак башлана кебек: әгәр Уразбахтина «Матч ТВ» экраннарына уза алмыйча, «Авангард» клуб каналында эшли икән, Харисованы Мәскәүгә илебезнең төп һәм бердәнбер спорт каналының генераль продюсеры Тина Канделаки шәхсән чакырган, дип яза Бизнес Онлайн. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, хоккей клубының күңел ачу проекты Камиләгә алмаш тапкан инде.
Проектның йөзе буларак, мөгаен, 34 яшьлек популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова чыгыш ясар.
Тик Сәфәрова «Ак Барс» тамашасын үзе генә алып барачак дигән сүз юк. Безнең мәгълүматлар буенча, клуб вәкилләре аңа тагын бер «ярдәмче» кыз алырга җыена. Карьера перспективаларын исәпкә алып, көндәшлек зур булуы аңлашыла. Алга таба ничек буласын күз күрер.
Фото: Барс Медиа
--- |
Иң күп укылган
|