поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.10.2010 Җәмгыять

Син – язар, мин – таяр

Мөхәммәт Мәһдиев, агач урлап тотылгач, авылдашларының урыс каравылчыларыннан ничек котылганнарын сурәтли. “Исемең кем?” – дип сорагач, татар агайлары уйлап чыгарган исемнәр әйтә. Берзаман авылга “Урман Чытырманов”, “Синьязар Минтаяров”лар исеменә штрафлар килеп төшә. Штрафы бар, ә Урманы белән Минтаяровларын каян эзләп табарга? Бу җанисәп дигәннәре дә шушы урыс каравылчысы белән татар агаеның әңгәмәсен хәтерләтә.

Җанисәп кирәкле әйбер. Авыруга дәва бирү өчен башта диагноз куярга кирәк бит. Илнең дә социаль-икътисадый үсешен билгеләү өчен, аның ничек яшәвен ачыклау зарур. Сырхау Русия өчен дә диагноз кирәк. Ә бу җанисәп дигәннәре, гомумән, дөрес оештырылмаган дигән фикердә мин үзем.

 

Дөрес җаваплар дөрес сораулардан башлана. Ә җанисәп бланкындагы “Телефоныгыз бармы?” дигән сорау нигә кирәк, әйтегез әле шуны, ә? Сөйләшү рәвешенә караганда туганнан бирле телефон трубкасыннан аерыла алмаган күрше апасы бу сорауга “юк” дип җавап биргән. “Әйе” дип әйтсәм, тагын берәр телефон салымы кертерләр дә, түлисе булыр дип курыктым, ди. Халыкның телефон кертелгәнме-юкмы икәнен әйтмәс дәрәҗәдә хөкүмәткә ышанычы булмаган илдә “Хезмәт хакыңнан тыш өстәмә табышларыгыз бармы?” дигәнгә дөрес җавап бирерләр дип кем әйтә ала? Дөрес сораулар да юк, дөрес җаваплар да юк.

 

“Җенесегез нинди?” графасын адәм баласының үзеннән сорамасаң, ул мәгълүматлар хөкүмәтнең үзендә юкмы? ЗАГСта бар бит ул. Чит ил гражданы илгә кергәндә мәгълүматларны тутыра. Шулай итеп, бу сорауны бары тик беркайда исәптә булмаган гастарбайтерлар белән бомжларга гына бирүнең мәгънәсе бар. Ләкин алар җанисәптә катнашырга атлыгып торамы соң?

 

“Шәхси йортта яшисезме, күпфатирлы йорттамы?”, “Йортыгыз нинди материалдан эшләнгән?”, “Ничәнче елда салынган?”, “Газ кертелгәнме?”, “Электр бармы?”, “Җылы су бармы?” һәм башка бик күп сораулар нәрсәгә кирәк? Боларны хөкүмәтнең һәр адымыннан кабахәтлек көтеп торган адәм балаларыннан сорау хаҗәтме? Җанисәпнең бу сорауларына җаваплар хөкүмәтнең үз органнарында бар. Шәһәр кешесенең кирпечтәнме, пыяладанмы, камыштанмы төзелгән йортта яшәвен, җылы су кертелгәнме-юкмы, канализация бармы-юкмы икәнен ЖЭУдагылар фатир хуҗасының үзеннән дә яхшырак белә. Газ кертелгәнме – “Таттрансгазда” бик шәп беләләр, санап торалар аны. Электр энергиясе бармы – “Татэнерго” исәпли. Телефоның бармы – “Таттелеком”да билгеле. Әллә хөкүмәт ул органнарның дөрес мәгълүмат бирәчәгенә ышанмыймы? Аларга ышаныч юк икән, нәрсәгә генә ышанычы бар хөкүмәтнең? Әллә сорауларга халык дөрес җавап бирер дип уйлыйлармы? Урлап электр энергиясе ягып яткан берәр агай ихлас күңелдән дөресен сөйләр дип ышаналармы? Бер үк сорауны йөз сиксән алты тапкыр биреп изалаган укытучылар кебек нигә халыкны тинтерәтергә?

 

Авылда да шул ук хәл. Җирле үзидарә органнары кемнең өендә ничә кеше яшәгәнен дә, кайда эшләгәнен дә беләләр. Йортының нинди материалдан икәне дә билгеле – салынган йортны рәсмиләштергәндә исәпкә алына ул. Телефоны, газы белән дә шул ук хәл. Шушы мәгълүматларны да җыя алмый икән, ул муниципаль органнарның нигә хаҗәте бар?

 

Җирле муниципалитет, ЖЭУ, МВДда кайда кем, нинди шартларда яшәгәне билгеле. Пенсия фондында адәм балаларының рәсми рәвештә күпме табыш алганын беләләр. “Яшерен” табыш турында сорап та торасы юк – беркем дөресен әйтмәячәк. Шушы органнарның мәгълүматларын җыйсаң, анализласаң, җанисәп бланкында бөтен сорауга да ачык җавап пәйда була. Дөресен генә әйткәндә, ул мәгълүмат болай да бар. Аларны бер системага гына китерергә кирәк. Фәлән мең кешегә зәңгәр сумка, зәңгәр шарф, чияк ябалак тавышы белән сызгырта торган зәңгәр сыбызгы өләшеп тә йөрисе юк. Әле ул җанисәп уздыручыларның никадәр әзерлексез икәнен исәпкә алсаңмы?! Уф-ф дип килеп керде бер җанисәпче, мыш-мыш килеп хәлдән тайган, сорауларны биреп тә тормый, үзе тутыра. Ник кенә кергәндер, бичара?

 

Әле бит күпме кешене ике тапкыр санаганнар! Әллә никадәрен санамый калганнар! Һәм шушы ялган мәгълүматларга таянып, илнең киләчәген билгеләмәкче булалар. Ялган диагноз нәтиҗәсендә дөрес дәва бирмәсәң, авыру үлә бит!

 

Халыкка биреп яту хаҗәт булмаган бу сорауларны алып атсаң, башлыча ике генә әһәмиятле пункт кала: милләтең, туган телең.

 

Монысы да бер әкәмәт инде. Паспортта милләт графасы юк һәм бу Русиядә нинди милләтләр яшәгәнен ачыклаучы бердәнбер чара. Шундук миндә сорау туа – милләтне сорыйлар икән, нигә кайсы диндә икәнеңне дә сорамаска? Юк, милләтне сорыйлар, динне – юк. Ә нигә?

 

Милләт графасы буенча мине черетеп тә карадылар. Татарны 120 төркемгә бүлгәләделәр башта. Биектауда бер татарлар яши, 100 чакрым көнчыгышка китсәң, икенче төрле – “нократ татарлары”. Тагын йөз чакрым көнчыгышка атласаң – “алабуга татарлары”. Тагын... тагын... Менә шулай бер-берсеннән аерылмаган халыкны бүлгәләделәр дә бетерделәр. Ә Воронеж урысыннан шактый аерылып торган Казан урысын бер дә “казанец” яки “татарский русский” дип атамыйлар, ул барыбер урыс. Нигә шулай бүлгәләдегез дип сорау биргәч, миңа статистлар болай аңлатты – имеш, халык үзен ничек атарга мөмкин, шундый барлык мәгълүматны җыйганнар. Халык соравы буенча ягъни. Ә нигә шул 120 төркем арасында “татарин”, “татарка” дигән халык юк? Татар бит ничә дистә еллар буе үзенең милләтен урыс документларында шулай тутырып килде. Һәм минем үземә дә күзәтергә туры килде – җанисәп алучылар “татарин”, “татарка” “юклыгы” хакында белмиләр, милләтеңне татар дип атасаң, шулай дип язып та куялар. Монысына җавап бирә алмыйлар. Күпме халык үзен татарин, татарка дип яздырды. Алар җанисәп нәтиҗәләре буенча кем булып күрсәтелер икән?

 

Шуңа күрә динне сорамаулары хәерлерәктер дә. Бу диваналар динне дә бүлгәли башлар. Казан татарлары исламы, Алабуга исламы, Котлы Бөкәш авылы исламы һәм башкалар. Аннары нәтиҗә – Русиядә фәлән миллион кеше мәскәү исламы тота, фәләне – бакуныкын.

 

Шуңа күрә бу җанисәп бланкындагы сораулар буенча да дөрес мәгълүмат булмаячактыр. Үткән җанисәп буенча татар халкын хәтта Татарстанда күпкә киметеп язулары хакында әллә никадәр чыганактан ишеткән булды. Кайбер галимнәр фикеренчә, мәсәлән, Татарстанда татарлар 60-70 %тан да ким булмаска тиеш. Чөнки соңгы 15-20 елда Урта Азиядән, Себердән татарлар күпләп кайтты, аннары татарларда туучылар саны да күбрәк. Игътибар иткәнегез бармы – кайда сугылсаң да татар бит (татарча белмәсә дә, исем-фамилиясе татар). Урыслар кача дип, Мәскәү алдында уңайсыз булмасын өчен республикада татарлар санын киметеп язганнар, имеш. Татарстанда татар киметелә икән, чит регионнарда киметелә дә киметелә инде ул! Татарны азрак итеп күрсәтү файдалы бит. Сез фәлән генә процент, сезгә тагын нәрсә кирәк дип әйтү өчен яхшы факт булачак ул. Тик сорау туа – күпмилләтле дип аталган Русиядә дөрестән дә күпме милләт барын белергә теләк юк икән, нигә акча туздырып җанисәп оештырып маташырга? Русиядә урысның күп икәнен белер өченме?

 

Бу җанисәп сайлау кебек үк. Сайлау да шулай бит – башта нәтиҗәсен тәгаенлиләр. Әһә, менә бу ышанычлы кеше, койрыгы да озын, куллары да йонлы. Шушыны куябыз. Аннары сайлау уза.

 

Җанисәп тә сайлау кебек үк сәяси уен. Нәтиҗәсе алдан билгеле. Хәзер шул нәтиҗәгә туры китереп, халык исәбен алып, рәвешен генә китерәсе калды. Акча туздырып, рәвешен китерделәр. Апрельдә инде алдан билгеле нәтиҗәсен чыгарган булып, тагын бер уен уйнап аласылары бар. Җанисәп план буенча 2013 елда үтәргә тиеш иде, аны быелга күчерделәр. 2011 елгы Дәүләт Думасы сайлаулары алдыннан Путин-Медведев идарәсенең халыкны никадәр бәхетле иткәне хакындагы мәгълүматлар бик шәп реклама чарасы булачак.


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ | 29.10.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»