|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2021 Мәдәният
Филармония солисты Илгиз Зәкиев: "Сәхнә өчен кайбер әйберләремне саттым"Җырчы Илгиз Зәкиев — Казан шәһәр филармониясе солисты. Балачактан җырлый. Аның исеме тамашачыга соңгы елда гына ишетелә башлады. “Сольный” концертын оештыргач, клиплар төшергәч: “Ник электән җырламыйсың?” — диючеләр булган. — Чаллыда туып-үстем, — дип таныштыра башлады Илгиз. — Сәхнәгә 4 яшьтә чыктым. Әти-әни, музыкаль сәләтемне тоеп, Чаллыда музыка мәктәбенә бирде. Аннан укуны Казандагы музыка мәктәбендә дәвам иттем. Казан дәүләт консерваториясен тәмамладым.
— Илгиз, балачактан җырчы Илһам абый Шакиров белән тыгыз элемтәдә булгансың. Ничек танышкан идең?
— Илһам абый репертуарын аеруча яратам. “Әдрән диңгез”, “Җиз кыңгырау”... — берничә җырын башкарам. Илһам абый бер концертта: “Бу җирендә болайрак җырла, бу өлешен шулайрак ал”, — дип киңәш итте. Сәхнә артында еш күрешә башладык. Мин бала-чаганы санлап сөйләште. “Кара урман”ны башкару тәртибен аеруча җентекләп өйрәтте.
— Казан шәһәр филармониясендә кайчан эшли башладың?
— Консерваторияне тәмамлап, бер ел узгач урнаштым. Коллектив, җитәкчелек әйбәт. Татарча, русча, итальянча җырлыйбыз. “Сольный” концертымда да филармония зур ярдәм күрсәтте.
— Сәхнә эше өчен кайбер әйберләреңне саткансың, дип ишеттем.
— Узган ел пандемия чоры, эшсез вакыт, акча юк. Җыр яздырырга, ротациягә бирергә кирәк. Яхшы сәгать, бер телефоным һәм тагын кайбер башка әйберләрне саттым. Эшкә җигим, тик ятмасыннар, дидем.
— Берничә клип төшерергә өлгергәнсең. Оста биисең дә икән әле?
— “Үзгәреш” һәм “Буран булып” җырларына төшердек. Биергә электән яратам. Клипка да бию алымнарын керттек. Концертыма бию куярга “Казан” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова булышты.
— Әгәр җырчы булмасаң?
— Медицина лицеен тәмамладым. Әмма медицина хезмәткәре минем өчен бик авыр һөнәр. Бәлки, бизнес, идарә, административ эшкә керер идем.
— Талантлы яшьләргә танылу җиңел бирелми. Ничек популяр булырга?
— Үз өстеңдә көн саен эшләсәң генә, популярлашырга мөмкиндер. Эшләргә, тырышырга кирәк. Туктадыңмы, булмый, куып тота алмыйсың.
P.S. Күптән түгел Илгиз Зәкиевкә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Котлыйбыз!
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|