|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2021 Шоу-бизнес
Ярдәм сорап Леонардо Ди Каприога мөрәҗәгать иткән - тегесе җавап биргән, имеш!Якутиядәге урман янгыннары контрольгә алынган, проблеманы төбәк властьлары Леонардо Ди Каприо ярдәменнән башка да хәл итә ала, ди. Бу хакта Саха республикасының экология, табигатьтән файдалану һәм урман хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Сивцев “Бишенче канал” эфирында белдерде. “Дөнья җәмәгатьчелеге һәм йолдызларның бу ситуациягә игътибар итүенә без шат, әлбәттә. Шулай да республика территориясендә үзебезнең көчләр урман янгыннарын сүндерү белән шөгыльләнә, ягъни, ситуация –контрольдә”, – диде Сивцев.
Моңа кадәр экоактивист кыз Роза Дьячковская актерга Якутиядәге эре янгыннар белән көрәштә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Аның сүзләренчә, Ди Каприо бу үтенечне күргән. Моны дәлилләп, Дьячковская үзенең Instagram челтәрендә актер белән язышу скриншотларын күрсәткән.
“Мин сезнең проблеманы аңладым! Менеджерым белән бергә без хакимият белән элемтәгә чыгачакбыз һәм ярдәм итү юлларын өйрәнербез”, – дип язган, имеш, Ди Каприо.
Чыганак: Lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|