|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.07.2021 Криминал
Әнисе - баласын, баласы әнисен эзләп йөргән...Башкортстанда Стәрлетамакта кечкенә малай, урам буйлап йөгереп йөреп, әнисен эзләгән. Баланы ике шәһәр кешесе туктаткан һәм полиция чакырткан. Аны "Данко" социаль-тернәкләндерү үзәгенә китергәннәр. Бераздан баланың әнисе табылган. Авыргазы районында туып-үскән 22 яшьлек бу хатын улын эзләп полициягә үзе килгән. Ул, баласын ахирәтенә калдырып, үз эшләре белән киткән булган. Ә ахирәте баланы югалткан...
Хәзер яшь әни улын кайтару өчен документлар җыя. Эчке эшләр министрлыгында тикшерү башланган.
Фото: социаль челтәрдән.
--- |
Иң күп укылган
|