|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2010 Спорт
Татар иҗади яшьләре арасында икенче бильярд турнирына чакырабыз (ФОТО)Узган ел бер төркем татар яшьләре җыелып бильярд турниры оештырган идек. Анда төрле һөнәр ияләре катнашты. Әмма барысы да иҗади кешеләр иде. Шуннан чыгып, бу турнирга исем дә табылды һәм аны дәвамлы итәргә килештек. Турнирның бүләге – җиңүчедән-җиңүчегә күчеп йөрүче кубок. Татар иҗади яшьләре арасында икенче бильярд турниры Казанда 2 ноябрь кичендә узачак. Төгәл урыны һәм вакыты катнашучыларга аерым җиткерелер. Чараны “Булмас.ру” һәм “Матбугат.ру” сайтлары оештыра. Турнирда катнашырга теләсәгез, matbugat@mail.ru адресына хәбәр салыгыз. Күңеле белән яшь булган һәм үзен иҗади дип санаучы һәр кешене чакырып калабыз. Ә әлегә Беренче турнирдан фоторепортаж карый торыгыз.
Наил ЗЫЯТДИНОВ фотосы |
Иң күп укылган
|