|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2021 Җәмгыять
![]() Татарстанда ком бураны котыра: "Матбугат.ру" укучылары ВИДЕО төшергәнТатарстанның Спас районында ком бураны булган. "Матбугат.ру" укучыларыбыз шундый видео белән уртаклаша. Инстаграмыбызга төшереп җибәргәннәр. Безнең яклар өчен гадәттән тыш хәл Урта Йорткүл авылында булган. Хәтерләсәгез, май аенда Әстерхәнне гомер булмаган көчле ком бураны каплады. Зыян күрүчеләр дә күп иде. Спас районында, бәхеткә, зыян күрүчеләр юк кебек. "Яхшыга бармый бу давыл, ком бураны, өермә, су басулар", "Мондый хәлне беренче күрәбез", "Бик куркыныч, кып-кызыл буран кебек килде, безнең авыл өстеннән аерылып китте.... Аллам сакласын, бик курыктык" - дип язалар укучыларыбыз.
--- |
Иң күп укылган
|