|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2021 Киңәш-табыш
Бик җайлы җиләк пирогы рецепты (ВИДЕО)“ЕлМай” бренды файдалы киңәшләрен бирүен дәвам итә. Чираттагысы тәмле җиләк пирогы пешерү турында. Бакчада җиләкләр өлгергән вакыт, рәхәтләнеп пешереп ашагыз. Пирог өчен камыр: 200 грамм "ЕлМай", 2 йомырка, 150-200 грамм шикәр комы, 10 грамм камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), он. Эчлек өчен: кура җиләге, карлыган, 3 аш кашыгы каймак һәм шикәр комы. Майны бүлмә температурасында йомшартып, калган ингридиентларны салып камыр басарга кирәк. Эчлеккә нинди җимеш саласыгыз килә, шуны саласыз. Камырны майланган табага җәеп, кырыйларын күтәртеп ясарга. Чәйләрегез тәмле булсын!
--- |
Иң күп укылган
|