|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2021 Хәвеф-хәтәр
Геленджикның бер кунакханәсендә шартлау булганГеленджик шәһәренең Совет урамында урнашкан кунакханәдә газ шартлау нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән, бер кеше үлгән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы шәһәр прокуроры урынбасары Игорь Куцовка сылтама белән хәбәр итә. «13 июльдә Геленджик шәһәрендә иртәнге сигезләр тирәсендә Совет урамында урнашкан кунакханәдә газ шартлады. Нәтиҗәдә, бер кеше һәлак булды, төрле тән җәрәхәтләре алган өч кешене хастаханәгә озаттылар. Тикшерү эше бара», - диде Куцов.
Шуның белән бергә, әлеге хәл турында хәбәрдар булган чыганак «Интерфакс»ка хәбәр иткәнчә, кунакханәдәге шартлау нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр саны икегә җиткән.
«Зыян күргән бер кеше алган җәрәхәтләрдән үлгән», - дип яза Татар-информ.
Сишәмбе иртәсендә Геленджикның «Азария» кунакханәсендә газ шартлаган. Нәтиҗәдә, бинаның беренче катындагы эчке конструкцияләргә зыян килгән, пыялалар коелып төшкән. 50 кешене эвакуацияләгәннәр.
Фото: соцчелтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|