|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2021 Криминал
Хурлыкка түзә алмаган...Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче 46 яшьлек ир җинаять эше фигуранты булды. Аны ике дустын үтерүдә һәм тагын бер кешене үтерергә маташуда гаепләделәр. Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның июлендә ир-егетләр компаниясе Академик Королёв урамы буенча фатирда спиртлы эчемлекләр эчкән. Кинәт алар арасында конфликт килеп чыга. Шуннан соң өч ир-егет гаепләнүчене фатирдан куып чыгара һәм аның йөзенә суга. Кызмача кеше мондый хурлыкка түзә алмый, шуңа күрә фатирга пычак белән кире кайта.
Ир ике иптәшен суйган, ә өченчесе качып өлгерә, ул зур булмаган җәрәхәтләр генә алган. Җинаятьче үз гаебен таныган. Суд аңа катгый режимлы колониядә 18 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге хөкем карары чыгарган.
Фото: социаль челтәрдән.
--- |
Иң күп укылган
|