|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2021 Шоу-бизнес
Ринас Әхмәтов әтисен югалтты: "Ике елга якын урын өстендә ятты"Татар эстрадасы җырчысы Ринас Әхмәтов гаиләсе зур кайгы кичерә. Кичә – 11 июльдә Ринасның әтисе вафат булды. “Әткәй шикәр чире белән чирләде. Икенче тапкыр инсульт кичергәннән соң, ике елга якын урын өстендә ятты. Өч-дүрт көн ашамады, эчмәде. Ә инде кичә сөйләшмәде, хәтта ишетмәде дә. 16:15 сәгатьтә китеп барды. Әткәйгә 78 яшь иде. 25 ноябрьдә 79 яшь тулган булыр иде. Әткәйне бүген җирләдек. Урыны оҗмахта булсын”, - диде безгә Ринас.
Ринасның тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез. Әтисенең урыны җәннәттә булсын.
--- |
Иң күп укылган
|