поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.07.2021 Җәмгыять

Розалия Әбҗәлимова: “Кыенлыкларны бергәләп җиңәбез”

Самара татарлары “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең концерт программаларын алып баручы Розалия һәм биюче Рамил Әбҗәлимовларны концертларда күреп беләләр һәм сокланалар да. Бүген хөрмәтле газета укучыларыбызны бу үрнәк гаиләнең үзәге – өч бала анасы, медалист, спортчы, артист, филолог, сценарист, медик-косметолог һәм “просто красавица” Розалия белән якыннанрак таныштырырга булдык.

Бу интервьюны читтән торып эшләүче хәбәрчебез – таҗик милләтеннән булган дин кардәшебез, журналист Тилав РАСУЛ-ЗАДЕ үткәрде.

- Розалия ханым, сүзебезне бер мәсәл белән башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Бер яшь ана аксакал янына килә дә: “Хөрмәтле әкә, әйтегезче, кайчан мин җиде көн элек туган улымны тәрбияли башларга тиешмен?” - дип сорый. “Син җиде көнгә соңга калдың инде, - дип җавап бирә карт. - Гомумән, баланы карында чагыннан ук тәрбияли башларга кирәк”.

Ә сезнең балачагыгыз ничек узды? Әти-әниегез балаларын шәхес итеп тәрбияләүдә нинди роль уйнадылар?

- Мин Ульян өлкәсе, Иске Кулаткы районы, Кирюшкино авылында туганмын. Әтием Рөстәм Нурали улы - авыл ад-министрациясендә, әнием почта мөдире булып эшләделәр. Без, гаиләдәге бер кыз һәм бер малай, бәхет һәм җылылык мохитында үстек. Олылар бөтен нәрсәнең дә яхшы ягын гына күрергә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәттеләр.

Әтиебез спорт сөючән кеше, әле дә өстәл теннисы буенча тренер булып эшли, аның укучылары район һәм өлкә ярышларында гел призлы урыннар яулап киләләр. Мин аның белән чиксез горурланам.

Татар теленә мәхәббәтне миндә әбиемнәр һәм бабамнар тәрбияләделәр. Әниемнең әтисе - Бари Абдулла улы Мөхәммәдов - авылда “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Шәһри Казан” газета-журналларына даими язылып баручы сирәк кешеләрнең берсе. Ул миңа аннан шигырьләр, хикәяләр укый иде. Бары тик татарча гына сөйләшә. Ә әбием - укытучы. Әти ягыннан бабам Нурали Измаил улы Абушев та авылыбызда иң мөхтәрәм кеше. Гомере буе колхоз рәис булып эшләде. Аның җитәкчелегендә авылдагы бөтен административ биналар да, колхозчылар өчен фатирлар да төзелде. Ә әбием, бабайның ышанычлы терәге буларак, биш улын да лаеклы кешеләр итеп үстерүгә зур өлешен кертте.

Шулай итеп, мин әби-бабаларым кулында үстем һәм хәзер дә аларның акыллы киңәшләренә колак салам. Гаиләм мине кешеләрне һәм тормышны яратырга өйрәтеп үстерде, мин аларга моның өчен чиксез рәхмәтле.

Мин мәктәптә спорт белән шөгыльләнергә бик ярата идем. Шулай ук сәхнәдә үстем, дисәм дә ялгышмам, чөнки нинди бәйрәм булса да, программаны алып баруны миңа тапшыралар иде. Укуым да яхшы барды, өч ел рәттән татар теле олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулаганым хәтердә. Мәктәпне дә мин көмеш медальгә тәмамладым.

- Шигърияткә мөккибән киткән кеше булганга филология институтын сайлагансыздыр инде. Ульян пе-дагогия институты белән генә чикләнмәгәнсез, медицина белеме дә алгансыз, косметология юнәлешен дә үз ит-кәнсез. Шулай да сәнгатьтән аерылмагансыз, киресенчә, якынайгансыз гына...

- Әйе, мин татар әдәбияты белән нык кызыксынам, уку йортын сайлавым да әдәбиятка бәйле булды. Дөрес, алган беренче профессиям буенча бер дә эшләмәдем, ләкин шигърият һәм әдәбият мине гомерем буе озата килә. “Ялкынлы яшьлек” ансамбле дә минем тормышымда зур роль уйнады. Мин анда тормыш иптәшем Рамилне очраттым. Ул биюче иде. Илгиз абый Колючев мине конферансье итеп куйгач, әле тагын күп нәрсәләргә өйрәтте: бергәләшеп сценарийлар яза, сәхнәдә яңгыраячак шигырьләрне сайлый идек. Илгиз абыйны мин беркайчан да онытмаячакмын, үз заманасы өчен ул бик тә күренекле шәхес иде.

Ә ансамбль әле дә үсештә - яшь артистлар килә һәм киләчәк тә, дип уйлыйм. Чөнки кешедәге иҗат чаткысы сәхнәдә генә кабынып китә ала. Концертларыбызга чакырып калабыз, яңадан-яңа программалар белән шатландырырга тырышырбыз.

Һөнәрем буенча, аңлаганыгызча, мин косметолог. Бу профессиягә һәрвакыт өйрәнергә кирәк, дип әйтер идем. Чөнки косметология дә гел үсештә – яшәртүче яңа кремнар, яңа ысуллар барлыкка килеп кенә тора. Пациентларымны да яратам. Аларның һәрберсе шәхес, ә мин аларга тагын әле матурлык һәм үз-үзенә ышану хисе бүләк итәм.

Бер еллык тәнәфестән соң яңадан мәйданнарга кайткан Сабантуйларга барыбыз да шат. Самараның Гагарин паркында узган быелгы Сабан туена татарлар сагынышып килгәннәр иде. Барысы да күрешә, сөйләшә, гөрләшә. Сәхнәдәге тамаша да бу очрашуларның фоны гына булып тоела. Шуның өчен яратам да мин Сабантуйларын!

Быел оештыручылар миңа журналист Ольга Кардашевскаяны озатып йөрү бурычын куйдылар. Ул төшергән “стрим”ны (видео) интернетта 13 мең кеше караган! Ә мин аңа бәйрәмнең иң матур якларын гына күрсәтергә тырыштым. Нинди бәхет бит ул, горурланып күрсәтерлек нәрсәләр булганда.

- Аңлавымча, сез бик күп эшлисез. Ә гаилә өчен вакыт табыламы?

- Без Рамил белән 15 ел бергә яшибез, өч балабыз бар. Игезәк малайларыбыз Ильяс белән Әмиргә 14әр яшь, кызыбыз Альмирага быел 4 яшь тула. Ирем миңа бөтен эшләрдә дә ярдәм итә. Медицина институтында укый башлагач, балаларны карарга булышты, яңа технологияләрне үзләштерергә ярдәм итте. Мин дә аның идеяләрен гел хуплыйм. Ныклы гаилә сере дә шундадыр, дип уйлыйм. Гаиләдә мәхәббәттән башка ярдәмчеллек һәм аңлашучанлык сыйфатлары да бик мөһим. Проблемалар килеп чыкканда без утырабыз да чишү юлын бергәләшеп эзлибез, бер-беребезгә үпкә саклап тормыйбыз. Бергәләшеп авырлыкларны җиңәргә дә җиңелрәк бит. Балаларга да яхшы үрнәк күрсәтәсе килә, аларга да бит гаилә корырга, тормыш алып барырга туры киләчәк. Алар үзләренең смартфоннарында башка кыйммәтләр күреп үсәләр. Ә балага ниндидер терәк, нигез кирәк. Һәм бу нигез гаилә булырга тиеш.

Хәзерге заманда яшьләр кушылалар да, парының бер нәрсәсе ошамаса, шундук аерылырга да ашыгалар. Кемдер читтән килеп беркемне дә бәхетле итә алмый шул. Кеше үз бәхетен үзе табарга тиеш. Моның өчен ул буш куык түгел, ә ниндидер үзе яратып эшләгән эшеме, мавыгуымы булсын, яратып өйләнешкән кешесенә дә үсәргә мөмкинлек бирсен иде.

Һәр буын ата-бабаларыбыз буынын киләчәк буыннар белән тоташтыручы чылбыр боҗрасы булып тора. Әби-бабаларыбыз татар телен, татар мәдәниятен һәм сәнгатен белгән кебек, без дә белергә һәм киләчәк буыннарга да илтеп тапшырырга тиешбез. Димәк, һәр буын кешесе милләт киләчәгенә үз өлешен кертә.

Рамил белән мин дә, шуны аңлап, гаиләдә гел татарча сөйләшәбез, татар концертларына, төрле чараларга йөрибез, ата-бабаларыбызның кем булганын сөйлибез. Бу эштә әби-бабайлар да безгә күп ярдәм итә. Җәен балалар минем туган авылыма кайтып торалар, ә Самарада Рамилнең әнисе Нурания Нурмөхәммәт кызы күп ярдәм итә. Ул балаларыма догалар өйрәтә, гореф-гадәтләрне сеңдерә. Шуңа да мин олыларга: “Үз-үзегезне оныкларыгыз өчен саклагыз! Сез биргән тәрбияне аларга башка беркем дә бирә алмаячак. Әби-бабай ышыгында үскән бала беркайчан да тәртипсез булмаячак”, - дип кабатлап торам.

- Балалар олыларны хөрмәтли белсеннәр, аларның тәҗрибәсен өйрәнсеннәр өчен сез нинди киңәш бирер идегез?

- Берничә ел элек Новокуйбышевскиның “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Ринат Азизов белән берлектә “Татар әбие” конкурсы үткәргән идек. Моңардан да җылырак, ягымлырак конкурс күргәнем булмады. Катнашучыларыбыз бу конкурска бик озак һәм бик яхшы итеп әзерләнгәннәр иде. Алар җырлар да өйрәнгәннәр, шигырьләр дә сөйләделәр, тәмле-тәмле татар ашлары да пешереп алып килделәр. Әбиләребезнең күзләре ничек кабынып киткәнен күрсәгез иде! Ә аларның чыгышларын оныклары һәм балалары карап, җан атып утырдылар, ахырда аларны чәчәкләргә күмделәр. Бәлки Самарада да шундый конкурс уздырып караргадыр?

- Газета укучыларына нәрсә теләр идегез?

- Хәзерге авыр заманаларда “Бердәмлек” газетасы укучыларына, әлбәттә, сәламәтлек телим. Үзебезнең газиз туган телебезне, мәдәниятебезне һәм сәнгатебезне яратыгыз, үстерегез, пропагандалагыз, балаларның күңеленә сеңдерегез. Көн саен яхшылык эшләгез һәм ул сезгә әйләнеп кайтыр!

- Шундый эчтәлекле әңгәмәгез өчен, Розалия, бик зур рәхмәт. Изге уй-хыялларыгыз тормышка ашсын!


---
Бердәмлек
№ --- | 12.07.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»