поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.07.2021 Шоу-бизнес

"Елама әле, гомерлеккә китмим бит..." (юл һәлакәтенә очрап һәлак булган Балтач егете турында)

5 июнь көнне Балтач районы Көшкәтбаш авылында Түбән Новгород өлкәсендәге Мулино бистәсе янындагы хәрби частьтә контракт буенча хезмәт иткән Зөлфәт Газизуллинны җирләделәр. Ул 20 июльдә контракт буенча хәрби хезмәткә алынган.

Ялга кайтырга санаулы көннәр калганда, Зөлфәтнең әти-әнисенә шалтыратып, аның юл һәлакәтенә очравы турында әйткәннәр.
 
«Иң яраткан баламны югалттым»
Зөлфәтнең әнисе Сәрия апа әйтүенчә, бишенче июнь көнне хәрби частьтән Газель машинасы белән кайтаралар улының үле гәүдәсен. «Башы җәрәхәтләнгән, сул кулы сынган, диделәр безгә. Зөлфәт фаҗига булыр алдыннан 4 май көнне кичке җиделәр тирәсендә әнисенә шалтыратып хәл-әхвәлләрен белешә, салкын бәрде ахры, дарулар алам да, дәваланам дип әйтә.
 
«Әнекәй, ничек хәлләрегез», дип шалтыратты. Гел шулай хәлне сорашып шалтырата иде. Иремнең апасы узган ел вафат булды, ул озак еллар бик каты авырды, бездә яшәде. Мин – күз буенча инвалид. Хуҗалыкта да, апаны карауда да Зөлфәт бик булыша иде. Апа нык яратты аны. Июльдә аның үлгәненә бер ел була, аның ашына кайтам дип хыялланды бахыркай. Гомерендә дә каты бер сүз әйткәне булмады. Иң яраткан баламны югалттым», ди Сәрия апа.
 
«Февраль аенда кредитка машина алды»
- Ике ул үстердек. Әтиләре Нуретдин гомере буе хуҗалыкта эшләде. Кечкенәдән уңган-булган, кул арасына кереп үсте. Мәктәптә укыганда да, гел беренче рәтләрдә иде. Авызыбызга, күзебезгә карап торган малай булды, - дип сөйләде безгә Сәрия апа.
Зөлфәт Газизуллин Көшкетбаш авылында тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, җирле СПТУга укырга керә.
Җыр-биюгә, спортка гашыйк егет яшьтәшләре арасында да лидер буларак аерылып тора. “Армиягә дә теләп китте ул”, - ди Нуретдин абый”.
 
Хезмәт иткәндә дә Зөлфәт үзен бары яхшы яктан гына күрсәтә, тырыш егетне командирлары да күрә. Кечкенәдән машина җене кагылган егет техника янында мәш килә. Хәрби хезмәт срогы тәмамлагач, Зөлфәт ике дә уйлап тормыйча ике елга контракт төзеп янә армия сафларына китә. “Февраль аенда кредитка машина алды. Өч ай гына йөреп калды ул аңарда. Авылда йөргән кызы да бар иде. Унынчы майда берничә көнгә кайтып китте, - ди Сәрия апа. - Менә хәзер шул машинасына карыйм да елыйм”.
 
Автобус артына басып киткән
Зөлфәтнең үлем факты буенча әлегә тикшерү бара. Нуретдин абый белән Сәрия апаны да сорау алу өчен Түбән Новгородның Володарск районы эчке эшләр бүлегенә чакырганнар.
 
- Моңарчы Зөлфәт белән булган хәлнең нечкәлекләрен белми идек. Безне чакырган тикшерүче хатын видеоязмалар белән барысын да күрсәтеп сөйләде, - ди Нуретдин абый. - Бераз ял итәргә булганнардыр инде. Дүрт егет тулай торактан өч чакрым ераклыктагы кафега барып утыралар. Ул Мәскәү трассасы янында урнашкан. Өчесе – Балтачныкы. Берсе рус малае. Кафе эчендә видеокамералар юк, шуңа күрә аның эчендә аларның ничек утыруын күреп, бәяләп булмый. Кафедан төнге берләр тирәсендә чыга егетләр, бу барысы да шул тирәдәге видеокамераларда теркәлгән. Алар шунда туктап торучы автобус янына басып фотога төшкәннәр. Ул Марий Эльдән, Мәскәүгә баручы рейс автобусы була. Видеоязмалардан күренгәнчә, болар өчәү кочаклашып килә. Автобус артына бара болар. Берсе барысын да телефондагы видеога төшереп бара. Зөлфәт ниндидер мизгелдә уртадан чыккан да, автобус артына басып фотога төшкән. Аның артында мотор бүлеге өчен махсус капкач бар. Менә шуңа никтер Зөлфәт сикереп менгән дә, моны янәдән фотога һәм видеога төшергәннәр. Шулчакны автобус кузгалып китә. Һәм алга таба аның белән ни булганы билгесез.
 
«Автобустан нидер төшеп калды»
Тикшерү версиясе буенча, автобус кузгалып киткәч тә, Зөлфәт ни өчендер сикереп төшми, шул капкачка тотынып бара. Өч йөз метр чамасы баргач кына, юлга егылып төшә.
 
Суд-медицина экспертизасы егетнең тәнендә җиргә егылып төшүдән барлыкка килгән төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре таба, мәрхүмнең сул кулы сынуы, башына нык зыян килүе дә ачыклана. Тикшерүчеләр фикеренчә, Зөлфәт егылып төшүдән фаҗига урынында ук үлгән.
 
- Зөлфәтнең үле гәүдәсенә автобус артыннан килүче машина йөртүче тап була, - дип сөйләвен дәвам итте Нуретдин абый. - Автобустан нидер төшеп калды, мин шалт туктадым, аварийкаларны кабыздым, шунда башка машиналар туктый башлады, ашыгыч ярдәм чакырдык, мин аны таптатмадым, дигән ул тикшерүчегә. Бу төнге бер тула кырык биш минутта килеп чыга. Зөлфәт гәүдәсенә тап булган ирнең машинасын да тикшергәннәр, бәрдерү, кан эзләре табылмаган. Автобус йөртүчесен дә чакырганнар сорау алуга, алар икәү сменалап эшли икән, автобус артында кемнеңдер асылынып баруын без каян күрик дигән алар.
Төнге өчтә улларының авариягә юлыгуы хакында Нуретдин абыйларга шалтыраталар.
 
Бишенче июнь көнне исә Зөлфәтне туган авылына алып кайтып җирлиләр.
Түбән Новгородның Володарск районы эчке эшләр бүлеге тарафыннан 4 июнь көнне җинаять эше ачыла. Газизуллинарга бу хакта карарның нөсхәсен дә җибәрәләр. Анда болай диелә: «4 юнь көнне 01.00 минут тирәсендә М7 юлында Мәскәү-Уфа юлының 358 чакрымында (Түбән Новгород өлкәсенең Володарск районы чигендә) билгесез транспорт чарасы белән идарә иткән билгесез кеше автобусның мотор бүлеге капкачына тотынып барган Газизуллинны бәрдереп киткән. Шул рәвешле, РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 3 өлеше «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» нигезендә билгесез затка җинаять эше кузгатылган...
 
Авылыбыз белән еладык
Вконтакте социаль челтәрендә "ШАТ-Көшкәтбаш"нең үз төркеме бар. Биредә авылдашлары, сыйныфташлары Зөлфәткә багышлап бәет-шигырьләрен, хатирәләрен урнаштырганнар. Бу гына да егетнең ничаклы кешелекле, хөрмәткә лаек булуы турында сөйли.
 
«Авылдашыбыз Зөлфәт Газизуллинны соңгы юлга озаттык.
Кыска гына гомере эчендә үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә алган, әнисенә игелекле, дус-туганга ярдәмчел, һәркем белән уртак тел таба белгән, моңлы җырлары белән күп тапкырлар күңелне сөендергән авылдашыбызның юклыгына ышанасы килми. Озатканда район хәрби комиссариатыннан килгән вәкил һәм Зөлфәтнең командиры аны туган иленә тугрылыклы хезмәт итүче яхшы солдат буларак искә алып, бары тик уңай бәяләмә бирделәр. Аның шулай тырышып хезмәт итүендә безнең шигебез дә юк иде. Арабыздан иртә китүенә генә ышана алмыйбыз.
 
Әти-әнисенең, туганнарының олы кайгыларын уртаклашабыз. Кайгыны оныттырырлык чара юк, сезгә сабырлык телибез...
Мәңгелеккә арабыздан киткән авылдашыбызның тар каберен киң, караңгы гүрен якты, урынын җәннәттә насыйп ит бер, Аллам. Барган җирләрендә аны Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын... Искә алуыбыз, хушлашуыбыз аңа дога булып барып ирешсен иде... Тыныч йокла, авылдаш... җырларыңны ишеткән саен, исемеңне әйткән саен без сине күп тапкырлар искә алырбыз әле..., диелә әлеге язмада.
 
Зөлфәтнең укытучысы Лилия Нәкыйпова үзе дә Зөлфәткә багышлап шигырь чыгарган. Аның кызы да егет белән бер сыйныфта белем алган икән.
- Кызымның сыйныфташы, партадашы иде. Тәртипле, эшкә җаваплы, нечкә күңелле, әнисенә һәм туганнарына бик игътибарлы, укытучыларга хөрмәтле егет иде. Авылда концертларда җырлады. Әнисенә охшап, тавышы матур иде. Кечкенә сыйныфлардан ук рус телен камил белде. Армиягә "Барабыз да кайтабыз" дип китте. Авылыбыз белән еладык, - диде ул безгә.
 
Армия сафларында вафат булган авылдашыбыз Зөлфәт бәете...
 
Җәйгә кердек дип сөендем
Җәйне болыт каплады.
Япь-яшь гомеремне өзеп
Ят машина таптады.
 
Әни ничекләр түзәрсең,
Өзелер үзәкләрең.
Инде болай да таушалган
Нәп-нәни йөрәккәең.
 
"Көттермәсәк иде әнкәйләрне"
Яраткан җырым булды.
Гафу, әнкәй, мәңгелеккә
Сиңа көтәргә калды.
 
Бала чактан бергә уйнап
Үскән яшьлек дусларым
Мине зинһар онытмагыз.
Онытмагыз, каберем барын.
 
Армиягә киткән чакта
Карадым каерылып,
Белмәдем дусларымнан
Кайтасым аерылып.
 
Үтәлмәде, кайтам диеп
Бирелгән вәгъдәләрем,
Белмәдем болай табутта
Кайтыр дип гәүдәләрем.
 
Еламагыз сөйгән ярлар
Әни, син дә елама.
Димәк, шулай язган булган
Күп дога кыл балаңа.
 
Ашар ризык беткән булгач
Бернишләп булмый икән.
Туган авылым, туфрагыңа
Мәңгелеккә дип китәм.
 
Яраттым туган авылым
Һәрбер урамың таныш.
Урамыңда хәзер йөрер
Уралып минем сагыш.
 
Дусларыма теләгем шул,
Сак булыгыз юлларда!
Әниләрне минем кебек
Салмагыз кайгыларга.
 
Еламагыз, дога кирәк,
Кипсеннәр күз яшьләре,
Кыска гына гомеремне
Мин яратып яшәдем.
 
Үпкәләткән чаклар булса
Үтенеп гафу сорыйм...
...Тышта сандугач сайрыйдыр...
Бу минем соңгы җырым...
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 12.07.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»