поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ә мин йога белән шөгыльләнәм, сәгатьләр буе бер җиргә карап утырам.
    – Кайда инде ул җир? 
    – Телевизор экранында.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Ноябрь
  • • Кәүсәрия Шәфыйкова (1948-2017) - язучы
  • • Гөлнара Әюпова - шагыйрә
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
  • Саксофон сатыла. 30 000 сум. Казан. 89172935717
  • Адоратского 1б йортындагы (Казан) квартира- студия не арендага бирэм. 28 кв метр. 38 мен + квартплата. Тел. 89172900255.
  • Азнакай районындагы авылга урнаштыру өчен мунча бурасы эзлим. 3х3 яки 3х4 м. Телефон: 8-986-71-70-823.
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
Архив
 
11.07.2021 Дин

Бүген Зөлхиҗҗә ае башлана. Аны ничек уздырырга?

Бу көнне хаҗ кылучылар, Гарәфәттә дога кылып, хаҗ гамәленең бер әркәнен үтиләр. Хаҗга бара алмаучыларның да Аллаһның рәхмәтенә ирешергә зур мөмкинлеге бар – бары әлеге көнне гыйбадәттә үткәрү мөһим.

Ибен Габбас (Аллаһ аннан риза булсын) сүзләреннән риваять ителә: Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) әйтте:
 
“Изге гамәлләрне нинди генә көннәрдә кылсалар да, Аллаһ аларны бу көннәрдә кылуны күбрәк ярата (ягъни зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне турында әйтелә)” (Бухари риваяте).
 
Бу хәдис безне зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә изге гамәлләрне күбрәк кылырга өнди, чөнки бу көннәрдә кылынган изгелекләрне башка көннәрнекенә караганда Аллаһ күбрәк ярата. Бу барлык изге гамәлләрне дә үз эченә ала: нәфел намазлар уку, нәфел уразалар тоту, сәдакалар бирү, Аллаһны күп итеп зикер итү, күп итеп Коръән уку, туганлык җепләрен ныгыту, әти-әнигә изгелекләр эшләү, кешеләргә карата яхшы гамәлләр кылу һ.б. Бу мөбарәк көннәрдән гафил булмыйк, кардәшләрем, ялкаулыкны җиңеп, изгелекне күбрәк кылырга тырышыйк.
Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы  (19 июль) көнендә ураза тотуның фазыйләте.
 
Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) Гарәфә көнендә ураза тоту турында сорадылар һәм ул әйтте:
 
“Бу көн уразасы үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының кәффарәте булып тора”. (Мөслим риваяте).
Гарәфәт көне ул Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне булып тора.
 
Бу көнне хаҗ кылучылар, Гарәфәттә дога кылып, хаҗ гамәленең бер әркәнен үтиләр. Хаҗга бара алмаучыларның да Аллаһның рәхмәтенә ирешергә зур мөмкинчекләре бар – бары әлеге көнне гыйбадәттә үткәрү мөһим. Бу көндә Аллаһ ризалыгын алыйм дип, шушы хәдис белән дәлилләнеп гамәл кылсак, Аллаһ Тәгалә безнең үткән елдагы гөнаһларыбызны да һәм киләчәк елдагы гөнаһларыбызны да гафу итәчәк. Бу кече гөнаһларга кагыла. Ә зур гөнаһларыбызның гафу ителүен теләсәк, безгә тәүбәгә килү тиеш. Искиткеч: авыр да түгел, бары тик бер генә көн ураза тотарга кирәк, ә нәтиҗәдә, күпме гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп булып тора ул. Мондый форсатны да кулдан ычкындырсак, кызганыч, бик зур мөмкинчеклекне югалткан булырбыз.
 
Раил Фәйзрахманов
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 11.07.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы