|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.07.2021 Бәйге
“Бу - пешкәк. Һәм аңа бармакчы ярдәмендә беркетелгән көянтә" - "Тәэсир" бәйгесендә откан ВИДЕО уйга этәрде“Бу - пешкәк. Һәм аңа бармакчы ярдәмендә беркетелгән көянтә. Бу ВАЗ-2107 этәргеченеке...” Бу сүзләрне ишеткәч, эсселе-суыклы булып китте. “Тәэсир” татар видеороликлары бәйгесенең тагын бер җиңүчесе – Газиз Фәттахов ролигыннан бу. “Әлеге видео технарьлар өчен кызыклы булыр дип башкарылды. Шулай да татар теле белән кызыксынучылар да үзләренә файда күрерләр дип уйлыйм”, - ди Газиз. Гадәттә, мондый сүзләрне элгәч, “телне бетерәсез”, “булган сүзләр дә җитә”, “катлауландырмагыз телне”, “нинди төрек-гарәп сүзләре бу?”, “үзегез нәрсә язганны аңладыгызмы?” дип язучылар күп була. Бу юлы да булыр алар. Кызганыч, көндәлек тормышыбызда татар телендә техник терминнар кулланылмый диярлек. Шуңа да “бармакчы ярдәмендә беркетелгән көянтә” колакны яра. Газиз Фәттахов кебек авторлар күбрәк булса, татар сүзләре дә чит ил сүзләре сыман колагыбызны ярмас иде.
Укучыбыз @bishmuncha_xygpyk болай дип язды:
- Газиз Фәттахов видеосын карагач, техникумда (Казанский электротехникум связи иде ул вакытта) физика укыганым искә төште. Татарча дәреслек буенча белем алып, имтихан тапшырып килгән авыл баласын урысча терминнар арасында ничек хис иткәнен күз алдына китерүе кыен түгелдер. Монда киресенчә)). Улым караган иде, аңламады)). Ә мин аңладым ))
Әйдәгез, шушы видеоны карап, татарча өйрәнәбез. ВАЗ-2107 этәргече пешкәгенең бармакчы ярдәмендә беркетелгән көянтәсен ремонтлый белү дә тормышыгызда, бәлки, кирәге чыгар, кем белә!))
P.S. Ә "Тәэсир" бәйгесе дәвам итә. 20 июльгә кадәр роликларыгызны bayge.tatar@mail.ru адресына җибәреп өлгерегез. Конкурста оту шанслары зур, чөнки берьюлы 3 җиңүче бүләкләнәчәк. 1 урын - 50000 сум, 2 урын - 30000 сум, 3 урын - 20000 сум. Бүләкләр шундый. Бәйгенең бөтен шартлары Bayge.tatar сайтында.
--- |
Иң күп укылган
|