|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2021 Шоу-бизнес
"Бу иң бәхетле мизгелләрнең берсе!": Нияз Рахман әти булганТанылган алып баручы Нияз Рахман белән сөйгәне, тормыш иптәше Эльза Мәмлеева зур сөенче белән уртаклаша. Алар тәүге тапкыр әти-әни булган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, аларның кызлары туган. "Безнең өчен бу шундый бәхетле көн! Бүгеннән тормышыбызда яңа этап башлана. Бу иң бәхетле мизгелләрнең берсе! Якынарыбызга, әти- әниләребезгә, Ходаема зур рәхмәтлемен!" - ди Нияз.
Хәтерләсәгез, Нияз белән Эльзаның никахы узган елның көзендә “Ирек” мәчетендә узды. Анда бары тик әти-әниләре һәм иң якын туганнары гына чакырулы иде. Тантананы Газинур Фәйзуллин белән Илшат Вакказов алып барган. Барлыгы 50ләп кеше килгән. Кәләш Эльза Башкортстаннан булгач, күрше республикадан да кунаклар булган. Ә яшьләр үзләре Төркиядә танышкан иде.
--- |
Иң күп укылган
|