поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.07.2021 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова белән эшләүче Айысхаананың ЧЫН ИСЕМЕ ничек?

Җырчы Илсөя Бәдретдинова берничә ел элек төркеменә Айысхаана исемле җырчы-биючене алды. Саха республикасыннан килгән бу кыз стиле белән башкалардан аерылып тора. Соңгы вакытта Илсөягә кушылып татарча да җырлый һәм сөйләшә башлады.

— Айысхаана — чыгышы белән Якутиядән. Төркемдә катнашучылардан иң серлесе. Ул магик сәләткә ия, хайваннар телен аңлый, — ди Илсөя. — Бик талантлы, тырыш, ачык, ихлас, гади кыз. Аның белән эшләве рәхәт!
 
— Айысхаана, бик ерактан икән син. Туган якта кемнәрең бар?
— Мин — авыл кызы, гади һәм ишле гаиләдә тәрбияләндем. Әнием Айталина тегүчелеккә укыган. Балачакта сәхнә костюмнарымны ул тегә иде. Әтием Андрей агачтан бизәкләр уеп ясый, рәссам. Хәзер икесе дә пенсионер. Биш бала үстек: абыем, ике апам, сеңлем бар. Бер апам 2 ел элек Казанга кунакка килде. Шул чакта мәхәббәтен очратып, Башкортстанга китеп барды. Тиздән балалары туачак. Калган бертуганнарым Якутиядә.
 
— Авылдагы тормыш белән дә таныштырчы?
— Беченча авылында чама белән 600 кеше яши. Мәктәп, музыка мәктәбе, балалар бакчасы, клуб — бөтенесе дә бар. Авылыбызның мәдәнияте бай, халкы тырыш. Барысы да сыер асрый, атлар, бозаулар тота. Кайбер хуҗалыкларда тавыклар да бар. Якутиядә, климат шартларына бәйле, тавык тоту җиңел түгел, озак яшәмиләр. Шулай да кайберәүләр ничектер асрый.
 
Үзебез дә малны күп тотабыз: ике сыер, бер үгез, ике бозау бар. Балачактан сыер саварга яраттым. Хуҗалык эшләрен беләм.

— Айысхаана сәхнә исемең генәме?
— Паспорт буенча мин — Анна Попова. Айысхаана — мине сакласын өчен кушылган икенче исемем. Шуңа Айысхаананы ешрак кулланырга тырышам.

— Илсөя Бәдретдинова белән эшли башлау ничегрәк булды?
— Казанга килгәч, беренче елны ук фестивальдә катнашып, Гран-прига ия булдым. Мине шунда дирижер күреп калган. Илсөя Бәдретдинова төркеменә үзенчәлекле яшьләрне эзли икән. Дирижер мине тәкъдим иткән. Илсөя бүреләр темасына багышланган “Түзәрлек булсаң гына” дип аталган җырына клип төшерергә планлаштырган һәм миңа шалтыратты. Очрашып сөйләштек. “Хайваннар тавышын чыгара беләсең икән. Сине төркемемдә күрергә теләр идем”, — диде. Шундук ризалаштым.
 
— Татарча да шактый өйрәнгәнсең. Сүзләрне истә калдыру җиңелме?
— Беренче тапкыр килгәндә, монда татар телен дәүләт теле дип белми идем. Әле ул чакта русчам да яхшы түгел. Әнигә шалтыраттым да елыйм: “Яңадан Якутиягә кайтасым килә”, — дим. Әни: “Кызым, бик еракка киттең. Укып бетер”, — диде. Хәзер рәхмәт кенә әйтәм. Татарстанда күп дуслар таптым. Алар белән аралашып, татарча өйрәнә башладым.
 
Без — төрки халык. Кайбер сүзләр охшаш. Шуңа тиз ориентлаша башладым.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 09.07.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»