|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2010 Мәдәният
Дамир СӘМЕРХАНОВ: “Юбилей сезонында Минзәлә татар дәүләт драма театры тамашачыларына бүләк әзерли”Яңа театр сезоны - Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры өчен юбилей сезоны. 2011 елның март аенда театр үзенең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. 8 октябрь көнне театр юбилей сезонын Хәбир Ибраһимовның “Хатын түгел, аҗдаһа” пьесасы белән ачып җибәрде. Театр әле күптән түгел генә баш режиссер булып эшли башлаган Дамир Сәмерхановка зур өметләр баглый. Минзәлә драма театрында эшли башлагач, аның беренче эше Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Мулла” драмасы була. Бу көннәрдә Дамир Сәмерханов театрның уңышлары, быелгы сезон планнары белән “Татар-информ” белән уртаклашты.
- Хөрмәтле Дамир әфәнде, сез театр 2011 елда 75 еллыгын билгеләп үтәчәк, дидегез... Театр үткәне турында кыскача таныштырып үтсәгез иде.
Д.С.: Беренче адымнарын Чистай шәһәрендә 1935 елда башлаган театр 1936 елда Минзәлә шәһәренә күчеп кайта һәм Минзәлә колхоз–совхоз театры дип йөртелә башлый. Театрны оештыручы, 30 елдан артык аның җитәкчесе булып эшләгән Сабир Гаделҗан улы Өметбаев татар театры сәнгатендә бик якты эз калдырган шәхес була. Ул вакытта артистлар, өч труппага бүленеп, күбрәк авыл халкына хезмәт күрсәтә. Сугышка кадәрге чорда театр 40тан артык спектакль чыгара. Алар – Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар”, Риза Ишморатның “Гөлзадә”, Әнәс Камалның “Туй”, Г.Мдиваниның “Намус”ы һәм башкалар була. 1939 елда театр рус һәм чит ил классикасы әсәрләрен сәхнәләштерә башлый. Әмма барлык планнарны сугыш җимерә. Әмма, ирләр тулысынча фронтка китсә дә, эш тукталмый. Бөтен авырлык хатын–кызлар җилкәсенә төшә. Ил халкы белән бергә театр да зур югалтулар кичерә. Мидхәт Рафиков, Габдулла Мәкъсутов, Гомәр Бикмуллин, Газиз Мөхәммәдиев, Хәмит Үтәгәнов, Габдулла Ибраһимовлар сугышта һәлак булалар. Сугыштан соң иҗади составны тулыландыру максатыннан үзешчән сәнгатьтән, башка театрлардан, театр техникумыннан яңа көчләр килә. 1957 елда театр Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декасында Ю.Әминовның “Язылмаган законнар” (режиссер С.Өметбаев) һәм М.Фәйзинең “Галиябану” (режиссер М.Мостафин) спектакльләре белән катнаша. Декададан соң театр Минзәлә татар дәүләт драма театры дип үзгәртелә. Төрле елларда Минзәлә театрында куючы режиссер булып ТРның атказанган сәнгатъ эшлеклеләре Линар Садриев, Фаил Ибраһимов, режиссер Булат Бәдриевлар эшли. 1969 ел Минзәлә театры тарихында яңа бер күтәрелеш чоры булып истә кала. 1970 елда Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан республикаларына зур гастрольләр оештырыла. 70 тән артык спектакль куела,очрашулар, концертлар уза. Әйтергә кирәк, Минзәлә театры республиканың танылган драматург һәм композиторларының үзенчәлекле бер иҗади лабораториясе булып тора. 1992 елдан театр белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәймәрданов җитәкчелек итә. Татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен 1996 елда театрга Сабир Өметбаев исеме, коллективка ТР Президентының Мактау Грамотасы бирелә. 2005 елда Гаяз Исхакый иҗатын киң пропагандалап “Сөннәтче бабай” һәм “Остазбикә” әсәрләрен сәхнәләштергән өчен театр Муса Җәлил исемендәге Премиягә лаек була. Бүгенге көндә театрда 26 артист иҗат итә. Театрда зур уңыш белән “Мулла”, “Сөннәтче бабай”, “Мөһаҗирләр”, “Яратылыш” драмалары, “Хатын түгел, аҗдаһа”, “Ашыгасың, Сафа” һәм башка комедияләр уйнала.
- Театрның узган сезонда нинди уңышлары булган?
Д.С.: Узган сезонда театр Төркиянең театр фестивалендә Гаяз Исхакыйның әсәре буенча куелган “Сөннәтче бабай” спектакле белән катнашкан иде. Зур уңышыбыз булып октябрь аенда “Мулла” спектакль премьерасының чыгуы булды. 2010 елның язында без Ренат Харисның “Күзләреңнән үбеп” әсәрен күрсәттек. Аны Ренат Әюпов сәхнәләштергән иде. Бу спектакль бездә зур уңыш белән барды. Быелның маенда Казанда театрның гастрольләре үтте. Биш көн дәвамында казанлылар “Мулла”, “Күзләреңнән үбеп”, “Мөһаҗирләр”, “Хатын түгел, аҗдаһа” спектакльләрен карады. Узган сезонда театр Ырымбурга барып, Батулланың “Гашыйклар кәмите” белән минем “Хатын түгел, аҗдаһа” комедиясен тәкъдим итте. Ырымбур тамашачысы артистларыбызны җылы кабул итеп, сәхнәдән чәчәкләр, алкышлар белән озатып калды.
- Яңа сезонга нинди планнар белән керәсез? Нинди яңа премьералар көтелә?
Д.С.: Театрның юбилеена без бер татар классик әсәре буенча зур күләмле спектакль куярга ниятлибез. Аннары планнарыбызда – “Юл хәрәкәте кагыйдәләре” тамашасын тәкъдим итү. Ноябрь аенда Мәскәүгә барып, Туфан Миңнуллинның “Мулла”, Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” һәм 16сы көнне шәһәрнең “Әсәдуллаев йортында” махсус концерт программасын күрсәтәчәкбез. Декабрь аенда Свердлау өлкәсенә бару уебызда. Ә яңа елда Ижау, Әгерҗе, Можга якларына барып кайтырга исәп. Тагын бер яңалык – ноябрь аенда театрыбызның сайты ачылыр дип көтелә.
- Быел труппагызга яшь артистлар кабул ителдеме? Театр артистларыннан кемнәр быел үз юбилейларын билгеләп үтәчәк?
Д.С.: Яңа сезонда театрыбызга өч яшь артистны алдык. Илдус Хәлиуллин, Илназ Хаматуллин һәм Алсу Калинина инде репертуарга керделәр, яңа спектакльләрдә уйныйлар, коллектив аларны бик җылы кабул итте. Әйе, быел юбилейларын үткәрә өлкән артистлар – Хафиз Хамматуллин, Рәзилә Муллина, Әлфидә Теряева. Алар – 1970- 80 нче елларда театрга килгән буын вәкилләре.
Ләйсән ӘСӘДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|