поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.10.2010 Шоу-бизнес

Эшләпәле егет

Мөнир Рахмаев белән очрашуга гадәттәгечә хуҗалык серләре, аш-су әзерләү, гаилә алып бару кебек үтә дә мөһим темаларга сөйләшербез, дип барган идем. Җырчыны күрүгә әлеге фикерем үзгәрде. Мондый гламур, замана белән бергә атлап кына түгел, аннан бераз алданрак та баручы егетнең аш-су, хуҗалык, дигән булып башын катырып булмас, дип Мөнир белән мода, киенү серләре турында сөйләшеп кайттым.

– Мөнир, син татар эстрадасында иң «модный» җырчы бит. Мода белән бер дулкында бару өчен нишләргә кирәк?

 

– Мине иң модный, дип атавыгызга зур рәхмәт. Бу исемне алу өчен махсус бернәрсә дә эшләмим. Бу үзеннән-үзе килеп чыга. Төп сәбәп: мин кечкенәдән үк матур киенергә яратам. Күпләр аптырап калыр, әмма мин – чын шопоголик. Кибетләрдә йөрү, кием-салым җыю – иң яраткан шөгылем.

 

– Кибеттә беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәсең?

 

– Саескан кебек ялтыр-йолтырга кызыгырга кирәкми. Кием, иң беренче чиратта, уңайлы булырга тиеш. Шулай ук тукыманың сыйфаты, тегелеш тә мөһим фактор. Кибетләрдә сатыла торган кием гадәттә бик сыйфатлы була. Алар хәтта берничә елдан соң да өр-яңа кебек кала.

 

– Кием сайлауда үз кагыйдәләрең бармы?

 

– Кием сайлауда иң мөһиме – кешедә зәвык булырга тиеш. Игътибар итсәгез, киемне гел кибеттән генә алучылар арасында да килешсез киенүчеләр күп. Кайберәүләр әнә базардан да сыйфатлы, зәвыклы әйберләр таба. Бу уңайдан мин бәхетле, чөнки үземне зәвыклы сатып алучы, дип уйлыйм. Мин сайлаган кием-салым һәрвакыт башкаларга да ошый торган була.

 

Икенчедән, киемдә өч төс ярашырга тиеш. Бу светофор кебек киенергә, дигән сүз түгел, әлбәттә. Мисал өчен, сезнең костюм-чалбарыгыз һәм аяк киемегез – кара, күлмәгегез – ак, ә галстугыгыз каралы-сорылы төстә, ди. Бу очракта ниндидер тәмамланган образ килеп чыга. Шулай да кием сайлар алдыннан төсләр һәм аларның үзара ярашуы турындагы мәгълүматлар белән танышсагыз, комачауламас.

 

Өченчедән, кием сезгә ошарга, рәхәтлек китерергә тиеш. Үзеңне чит планетадан килгән вәкил кебек хис иткәндә, бик модалы кием дә кешедә килешсез күренергә мөмкин.

 

Шулай ук төрле аксессуарларга да игътибар итәргә кирәк. Мин менә сәгатьләр яратам. Сәгатьләрем бик күп. Аларны еш сатып алам. Кыйммәтле, зәвыклы, үземә һәм киемгә килешле сәгать күрсәм, сатып алмыйча кала алмыйм. Чылбыр, беләзек, йөзек кебек бизәнү әйберләрен үз итәм. Әмма аларның көмештән ясалганын гына сатып алам. Чөнки мөселман ирләренә алтын бизәнү әйберләре кулланырга ярамый.

 

– Әле эшләпәләр яратуыңны әйтмәдең. Сине татар эстрадасында «эшләпәле егет» буларак та беләләр бит.

 

– Әйе шул! Ул эшләпә шактый бәхәсле дә булды инде. Күпләр, Салават Миңнехановны кабатлап, эшләпә киеп җырлый, дип гаепләде. Әмма эшләпә киюем Салават белән һич тә бәйле түгел. Мин ресторанда да җырлыйм бит. Бервакыт шулай гел эшләпәдән сәхнәгә чыга башладым. Болай тамашачы ныграк истә калдыра икән. «Теге эшләпәле егет» дип исәнләшә, чакыра башладылар. Татар сәхнәсенә дә мин «эшләпәле егет» булып менәргә булдым. Ялгышмадым: бу минем үзенчәлеккә әйләнде.

 

Эшләпәне мин Казандагы махсус кибеттән сатып алам. Анда мине таный ук башладылар инде. Төрле ташламалар да ясыйлар, яңа коллекция килгәч, һәрвакыт хәбәр итеп торалар. Башка шәһәрләрдән дә алып кайтам аларны. Эшләпәләрем бик күп. Аларны төрле очракта, төрле кием белән кия алам.

 

– Сәхнә образың – гламур, купшы, бераз европалашкан татар егете. Бу кемнең иҗат җимеше инде?

 

– Үземнеке! Имиджны үзем булдырам. Ул бер көндә генә булдырылган яки кемдер уйлап чыгарган образ түгел, ә күңел халәте. Сәхнәгә исә мин үземә ошаган, килешкән киемнән чыгам һәм беркайчан да ялгышмыйм!

 

– Казанны зәвыклы, матур киенүче шәһәр, дип атый аласыңмы?

 

– Казан бик күптөрле. Моданың соңгы таләпләре буенча киенүчеләр дә, гади һәм уңайлы киемнән генә йөрүчеләр дә, төрле субкультура вәкилләре дә бар. Кием – кешенең күңел халәте. Кешеләр кебек үк киемнәр дә төрле. Мин кешенең киемен түгел, ә шәхес буларак үзен хөрмәт итәм.


Алсу МӘҖИТОВА
Сәхнә
№ 10 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»