поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.07.2021 Җәмгыять

Владимир Меньшовның иҗат көче

Совет һәм Русия актеры, кинорежиссер, сценарийлар авторы, продюсер, РСФСР халык артисты, СССР һәм РСФСР Дәүләт премияләре лауреаты, «Чит телдәге иң яхшы фильм» номинациясендә «Мәскәү күз яшьләренә ышанмый» картинасы өчен Америка «Оскар» киноакадемиясе лауреаты, педагог, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» өч орден кавалеры Владимир Меньшов истәлегенә.

…Уфа шәһәре. 1982 ел. «Кызыл таң» редакциясе. Мин эш сәгате беткәнне түземсезлек белән көтәм. Хезмәт көне тәмамлану белән Ленин урамында урнашкан «Родина» кинотеатрына чыгып йөгерәм. Әлеге кинотеатр Башкортостан башкаласындагы билгеле, киң танылу алган мәдәният учагы. Аның өч: «Кызыл», «Зәңгәр» зур һәм «Яшел» кече заллары бар. Һәр залның үз кассасы. Мин ике кассага да чират алам. Кеше күп. Шулвакыт берәрсе килеп кереп:

— Кемгә бүгенгә билет кирәк?- дип эндәшсә, ул яңадан авызын ачарга өлгергәнче һәм аңына килгәнче аның билетын берәрсе эләктереп тә ала һәм кулына акча да тоттыра. Ишек ягыннан сдача кирәкми, рәхмәт дигән тавыш кына ишетелә. Билет эләктергән бәхетле залга йөгерә.

«Родина» кинотеатрындагы кассаларга зур чиратлар һәм тамашачының күплеге бик яхшы аңлашыла. Кинотеатрда «Москва слезам не верит» ( «Мәскәү күз яшьләренә ышанмый» ) фильмы бара.

Кассага чират тору әле ул бүгенге сеансларга билет алуны аңлатмый. Бүгенгә инде билетлар әллә кайчан сатылып беткән. Иртәгәгә яки берсекөнгә билет ала алсаң, бик бәхетлесең.

… Ниһаять, билет кулда. Син үзеңне инде бик бәхетле сизәсең. Билетта билгеләнгән вакытка зур бәйрәмгә чакырылган кебек әзерләнеп киләсең. Залда , дөньяңны онытып, фильм геройлары белән яши башлыйсың. Аларның кичерешләре, уй- фикерләрен күңел аша үткәрәсең. Киносеанс шул хәтле тиз үтә. Тик Гоша ( Георгий Иваныч — Гога), Алексей Баталов, Катерина — Вера Алентова, Людмила — Ирина Муравьева, Антонина — Раиса Рязанова, Сергей — Алесандр Фатюшин, Николай — Борис Сморчков, Ольга Павловна — Лия Ахеджакова һәм башка геройлар белән аерылышасы килми.

Сеанстан чыгуга ук кассалар ягына борыласың … һәм тагын алдагы көннәргә ике билет аласың.

Ул көннәрдә совет гәҗит- журналлары тәүге битендә Вера Алентованың хатларга күмелеп утырган һәм көлеп торган фотолары белән чыкты. Хатлар, әлбиттә, нигездә хатын — кызлардан иде. Күпләр редакцияләргә «сез минем тормышым турында картина эшләгәнсез» дип язды.

Совет һәм Русия актеры, кинорежиссер, сценарийлар авторы, продюсер, РСФСР халык артисты, СССР һәм РСФСР Дәүләт премияләре лауреаты. «Чит телдәге иң яхшы фильм» номинациясендә «Мәскәү күз яшьләренә ышанмый» картинасы өчен Америка «Оскар» киноакадемиясе лауреаты, педагог, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» өч орден кавалеры Владимир Меньшов турындагы истәлекләре белән уртаклашучылардан кайберәүләр: мин аның шул фильмын ун тапкыр, бу фильмын тугыз тапкыр карадым, дип сөйли. Мин аларга ышанам. «Мәскәү күз яшьләренә ышанмый» фильмын мин үзем ким дигәндә ун тапкыр карадым. Хәзер дә ләззәтләнеп һәм рәхәтләнеп карыйм.

Владимир Меньшов куйган кинофильмнар тормышчан булуы, андагы вакыйгаларны совет чынбарлыгында күрсәтүе, чагу буяулар белән ясалма рәвешкә кертмәве белән көчле. Ул төшергән кинофильмнар күптән инде безнең илнең генә түгел, ә дөньякүләм кинематографиянең казанышына әйләнде.

«Любовь и голуби» ( «Мәхәббәт һәм күгәрченнәр» ) фильмын да мин Уфаның «Родина» кинотеатрында карадым. Бүгенгедәй хәтеремдә соңыннан киноны караучылардан берәү, бик тормышчан бу, диде.

Ә бит совет чорында мәдәният, сәнгать һәм, гомумән, бөтен иҗади тормыш ( башка төбәкләр дә) көчле күзәтү астында иде. Мәсәлән, «Кызыл таң»ны басарга бирер алдыннан махсус оешма вәкилләренә күрсәтәбез. Татар телен бик яхшы белгән белгеч каләм тотып бар мәкалә- хәбәрләрне җентекләп карап чыга. Аннары рөхсәт итеп, кул куя. Шуннан гына гәҗит типографиягә төшерелә. Америка кызыксына дип аңлаталар иде.

Менә шундый шартларда Владимир Меньшов яшәп килгән һәм ныклы урын алган каршылыкларга карамастан, тормышчан шедеврлар иҗат итә. Әлбиттә, аяк чалучылар җитәрлек була. Тик ул намусына һәм үз инануына тугры кала. Тормыштагы хәл — вакыйгаларга хыянәт итмәгәндә ( ясалма чагу төскә буямаганда) һәм аларны барлык чынбарлыгында күрсәткәндә генә тамашачы аңа ышана һәм әледән — әле яратып караган фильмына әйләнеп кайта.

Владимир Меньшов 1939 елның 17 сентябрендә Әзәрбайҗан ССРы Баку шәһәрендә туа. Менә шуның өчен дә ул Көнчыгыш һәм көнчыгыш мәдәниятенә таң кала һәм ихтирам итә. Мәгълүмат чаралары Владимир өчен шашлык һәм яңа өлгергән помидор исе әллә нинди элитлы парфюмнардан да кадерлерәк һәм яраткан урыны Низами исемендәге кинотеатр була, дип язды.

Владимир Меньшов беренче сыйныфка төшкәндә гаилә әтисенең эше буенча Архангельскка күченә. 1950 елда гаилә әнисенең туган ягы Астраханьга кайта. Булачак актер күп укый һәм кинолар карый. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә юл ала. Теләге артист булу. Бары тик дүртенче омтылыш кына уңышка китерә. Ул МХАТ мәктәп — студиясенә керә. Педагоглар да һәм курсташлары да Владимирны уңышка ирешмәс дип исәпли.

Әмма язмыш аңа МХАТта Вера Алентова белән очрашу бүләк итә. Кыз Владимирда яшерен талант барлыгын тоя. Яшьләр арасында мәхәббәт очкыны кабына. Икенче курста алар өйләнешәләр.

Мәктәп — студияне тәмамлагач, Владимир Меньшовны Ставропольгә җибәрәләр, Вера Алентова Мәскәүдә кала. Бер елдан Меньшов Мәскәүгә әйләнеп кайта һәм аспирантурага укырга керә.

1969 елда аларның кызы Юлия туа. Юлия әти — әнисенә ошап таланты, артистка һәм телевидениедә алып баручы.

Берничә картинада уйнаганнан соң, Владимир Меньшовка караш үзгәрә, аның талантын танырга мәҗбүр булалар. Хәер аның талантын бөтен Җир шары таныды һәм ихтирам итә бит хәзер.

… Уфаның «Родина» кинотеатры залларында хәзер нинди кинофильмнар барадыр, миңа билгесез. Күптән Уфада булганым юк.

Бәлки хәзер анда да үтереш турындагы кинолар барадыр. Соңгы вакытта бит телевидениенең кайсы гына каналын ачма һәр кинофильм диярлек үтереш белән башлана һәм үтереш белән тәмамлана. Шушы кызганыч һәм мескен «иҗат» җирлегендә Владимир Меньшов тудырган үзенчәлекле, кабатланмас картиналар тагын да яктырак һәм күңелгә якынрак була бара. Меньшов картиналарының кыйммәте тормышчан булуын тагын бер тапкыр азсызыклыйм. Аларда вакыйгалар гадилеге, димәк аңлаешлы булуы һәм юмор белән тыгыз үрелеп баруы белән дә бәяле.

Владимир Меньшовның арабыздан китүе аның гаиләсен һәм якыннарын гына түгел, барлык чын иҗатны таныган кешеләрне ятим итте. Искиткеч зур югалту бу.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 08.07.2021
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»