|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2021 Медицина
Бәби таба алмаслык хәлгә җиткергәннәрБарнаулда бер йөкле ханымга кесарев кисеме ярдәмендә бәби таптырганда аның ризалыгыннан башка стерилизация ясаганнар. Операциядән соң Иринаның җөйләре эренли башлаган. Бераздан хатынның хәле кисәк начарайган. Ул түләүле клиникага мөрәҗәгать иткән. Клиникада катлаулылыклар сыйфатсыз ясалган стерилизация процедурасы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип аңлатканнар. Ирина дәваханәне судка биргән. Выписка кәгазендә бу процедура хакында бер сүз дә язылмаган. Ханым операция алдыннан аңардан баш тартуын да ассызыклый.
Медиклар исә, гомеренә хәвеф янаса, стерилизация ясаячаклары турында Иринаны кисәтүләрен белдерә. Әмма вакыйганы җентекләп тикшерү вакытында хатын гомеренә куркыныч янамавы ачыклана.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Unsplash
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|