|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2021 Хәвеф-хәтәр
"Бер көнне өебез, икенче көнне мунча белән вагоныбыз янды"Минзәлә районы Хуҗамәт авылында Зариповлар хуҗалыгында янгын чыгып, йортлары янып беткән. Әлеге фаҗигадән соң ике кеше хастаханәгә озатылган. Башларына төшкән бәла турында Гөлнара сөйләде. Өйсез калгач, балалары белән әниләрендә яши алар. — Мин дә, ирем Равил дә шушы авылныкы, — дип сөйләде ул. — Күпләп мал асрыйбыз, 7 савым сыерыбыз, бозауларыбыз бар. Көн дә 100 литрлап сөт савып, кибеткә куеп сатабыз. Бик яратып, мактап алалар. Шулай үз тырышлыгыбыз белән 15 ел буе җиткерелгән йорт иде ул. Аны салганда ишегалдына вагон куеп, шунда яшәдек. Бу өйгә чыкканыбызга 10 ел туласы иде. Иремнең кулы алтын, йортны салганда кеше чакырмадык, бөтенесен үзебез эшләдек. Ул көнне ирем белән кызыбыз өйдә иде, мин кичен әниләргә улыбызны алырга кереп киттем, алар безгә якын гына яши. Әниләрдә утырганда шартлаган тавышлар ишетелде. Берәрсенең туган көне, ахры, салют аталар дип уйладык, әмма уты күренмәде. Бераздан безнең йорттан ургылып төтен чыга башлады. Мин чабып кайтып җиткәндә, өй дөрләп яна иде. Ирем белән кызым йортта чакта янгын өй алдыннан чыккан. Анда туңдыргыч бар иде, шуннан ут капкан. Әниләргә керер алдыннан гына туңдыргычка пилмән салдым, янган-көйгән ис тә килмәде. Янгын тиз арада стенага үрмәләгән. Өебез нарат бүрәнәдән иде, агач тиз дөрләп китә бит. Җәйге кызулыкта тәрәзәләр дә ачык. Ирем, утны сүндермәкче булып, юыну бүлмәсеннән су ташыган. Аны дулкын белән алып бәргәч, кызым әтисен коткару өчен тырышкан. Нәтиҗәдә бармакларыннан алып терсәгенә кадәр сул кулы пешкән. Иремнең пешкән урыннары тагын да күбрәк: бите, кулы, аяклары. Кызым Минзәлә районы хастаханәсендә ятып чыкты, хәзер пешкән урыннарын бәйләтергә йөрибез. Ә ирем әле дә Чаллыда БСМПда ята. Зариповлар өйләреннән берни алып чыга алмаган. Хәтта документлар, акчаларны да алырга вакыт булмаган. Гөлнара сөйләвенчә, районнан бер генә янгын сүндерү машинасы килгән, анысын да озак көткәннәр.
— Бер машина нәрсә эшли ала? — диде ул, уфтанып. — Ярый күршеләргә күчмәде. Авыл халкы җыелышып, чишмәдән су ташып, аларның гараж стенасына су сибеп торды. Өй янды, мунча, вагон, абзар калды дигән идек, икенче көнне мунчага ут кабып, вагон белән икесе янып бетте. Янгынчылар да: “Карап торыгыз, тагын янып китәргә мөмкин”, — дип аңлатмады. Вагоныбыз өй кебек яшәп булырлык иде, шуның түбәсе кызып, янә ут капты. Ике янгын машинасы килеп чак сүндерделәр. Абзарыбыз калды, Аллага шөкер. Ут афәте малларыбызга кагылмады. Аларны кичке савымнан соң электр-көтүче җайланмасы куелган көтүлеккә чыгара идек. Хәзер сыерларны бер фермерлык хуҗалыгына күчереп тордык. Үзем фураж ташып ашатам, сөтен алар сава. Үз абзарыбызда бозаулар гына бар. Янгын урынын чистартып, койма тоттык. Әмма, дөресен әйтим, янгын булган урынга барырга куркам, күңелем тартмый. Бозауларым булмаса, бармас та идем. Бераз тынычланам да, тагын буып алган кебек, бугазга төер утыра. Гомер буе черәшеп тапкан малың 30 минут эчендә юк булсын әле! Бик авыр. Ирем исән-сау савыгып чыгып, киләчәктә яңадан йорт салып булса иде.
Гөлнара әйтүенчә, ул моңарчы ел да өйләрен иминиятләштергән, әмма узган елның ноябрендә иминиятләштерү вакыты җиткәч, полисны озайтмаган.
— Былтыр акча җиткерә алмадык, техникалар ватылып, чыгымнар күп булды, — диде ул. — Үзем полис ясатмадым, күңелемдә “берәр хәл булса” дигән шигем гел кимереп торды. Ничек тә акча табып иминиятләштерәсе булган, дип үкенәм хәзер.
Авыл халкы бик ярдәм итте, зур рәхмәт аларга. “Аллага шөкер, балалар, ирем исән-сау, дөнья малы була ул”, — дип үземне тынычландырам.
P.S. Зариповлар гаиләсе бүген ярдәмгә мохтаҗ. Кечкенә генә булышлыкка да алар рәхмәтле булачак.
Ут афәтеннән зыян күрүчеләргә ярдәм өчен Гөлнараның әнисенең “Сбербанк” картасы номеры: 2202 2008 1972 0028 (Гаптуллина Зугра Муллануровна, 8-987-294-54-75 номерына беркетелгән).
Элемтә өчен Гөлнараның номеры: 8-917-864-25-39.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|