поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.07.2021 Җәмгыять

11 яшендә мәктәпне тәмамлаган вундеркинд балачагын исенә төшерергә яратмый

Беренче совет вундеркинды, булачак атаклы физик Лев Ландау 14 яшендә Баку университетының берьюлы ике факультетына (физмат һәм химия) укырга керә. Аннары аеруча сәләтле студентны Ленинград дәүләт университетына күчерәләр. 19 яшендә аспирант, ә 38 яшендә инде ул СССР Фәннәр академиясенең академигы, Ленин һәм өч тапкыр Сталин премиясе лауреаты.

54 яшендә физика буенча Нобель премиясе ала. Тик уңышлар уңышсызлык белән тәмамлана: 1962 елда ул автоһәлакәткә эләгеп 2 ай комада ята. Табиблар аны үлемнән тартып чыгара алганнар. Алты елдан соң ул кире фәнгә кайтырга әзерләнә, аңа эчәклегенә операция ясатасы гына кала. Әмма 60 яшьлек галим операцияне күтәрә алмаган...

Хәзергә кадәр Ландау СССРның һәм яңа Русиянең иң титуллы вундеркинды санала. Ә бит аның “көндәшләре” булган. Паша Киндеров 3 яшендә математикадан катлаулы мисалларны һәм 10 яшь тулгач физикадан мәсьәләләрне күңеленнән ансат кына чишкән. Шунысы кызык, бала дөньяга килгәч инфекция йоктыра һәм табиблар аның акылына зәгыйфьлек килүдән куркалар. Әмма малай савыга һәм беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң аны шунда ук дүртенче сыйныфка күчерәләр. 15 яшендә инде Мәскәү дәүләт университетында укыган. 18 яшь тулгач БК-0010 компьютеры өчен программа төзүдә катнаша. Аны искиткеч киләчәк көткән. Тик вундеркиндның организмы мондый йөкләнешләргә түзмәгән. Паша үз-үзенә кул салырга омтылган. Шуннан соң аны психиатрия сырхауханәсенә ябалар һәм ул шунда 29 яшендә үлә...

Узган гасырның 80нче елларында Ника Турбинаның даны бөтен ил буенча тарала. Ул дүрт яшендә шигырьләр яза башлый. Тик кызчык бума ютәлдән интегеп төннәрен йоклый алмаган. Евгений Евтушенко ярдәме белән 9 яшьлек Никаның 12 телгә тәрҗемә ителгән шигырьләр китабы чыга. Ярты елдан соң ул Венециядә узган шигырь фестивалендә мәртәбәле “Алтын арыслан”га ия була. Тик аның шәхси тормышы барып чыкмый. Укуын ташлый, эчүчелеккә сабыша, үз-үзенә кул салырга омтыла. Шагыйрәнең фаҗигасе белән җәмәгатьчелек кызыксына башлый. Тик вакыт узган була, майның бер көнендә Ника тормышы белән хушлаша. 27 яшьлек Турбина яшәү мәгънәсен югалткан, ахры. Аның мәете сигез көн буе танылмыйча моргта яткан...
 
Саша Путря 3 яшеннән менә дигән картиналар ясый башлый. Әтисе күпме генә теләсә дә, кыз академия рәсем мәктәбендә укудан баш тарта. Ул рәсем ясаудан тыш шигырьләр язган, чигү белән шөгыльләнгән, пластилиннан сыннар һәм агачны яндырып рәсемнәр ясаган. Тик 5 яшь тулгач сәламәтлегендә проблемалар башланган. Табиблар аңа кискен лейкоз, ике айдан артык яшәмәс дигән диагноз куялар. Әти-әнисе Сашаның тормышы өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Кызчык сырхауханәдән чыккан араларда рәсем ясарга тотынган һәм кайчагында көненә унар сәгать шөгыльләнгән. Ул тагы алты ел яшәгән һәм шул чорда ике меңнән артык картина ясап калдырган. Путря вафатыннан соң төрле илләрдә аның йөзләгән күргәзмәсе үткәрелгән...
 
Надя Рубашева рәсем ясау буенча аңардан да арттырып җибәргән. Ул биш яшендә бер төн эчендә әкиятләргә 36 иллюстрация ясаган. Кыз алдан эскизлар эшләп мәшәкатьләнмәгән һәм шулай ук бетергечтән файдаланмаган. 12 яшендә аның беренче күргәзмәсе уза. Рубашева “Анна Каренина” балетына эскизлар ясаган, илледән артык язучының китапларын бизәгән. 17 яшьлек рәссам-графикның карьерасы уңышлы гына бара, тик бервакыт аяк киемен бәйләргә дип иелгәч кинәт кенә үлеп китә. Надяның баш мие тамырындагы тумыштан килгән зәгыйфьлекне соңыннан гына беләләр.
 
Кайбер вундеркиндларның язмышы киң җәмәгатьчелеккә бөтенләй билгесез. Алар тыныч кына яшәп яталар. Шундыйларның берсе – Савелий Косенко җиде яшендә компьютер программалары яза, 11 яшендә мәктәпне тәмамлый. Хәзер ул гаиләсе белән Канадада яши һәм маркетинг компаниясен җитәкли. Туган җирендә укытучылар һәм сыйныфташлары ничек итеп басым ясаганнарын, кыерсытканнарын исенә төшерергә яратмый. Бертуганнары Анжела һәм Диана да балачакларын сөйләмәскә тырышалар. Кызлар мәктәп программасын биш елда үзләштергәннәр. Шуннан соң Финанс академиясен тәмамлыйлар. Тик ул чакта яшүсмер кызларны беркем дә эшкә алырга теләмәгән. Аларга киредән фәнгә чумарга туры килә. Соңрак Стэнфордта, Нью-Йоркта укыйлар. Хәзер гадәти финансистлар булып эшлиләр. Аларның дуслары да, ирләре дә, балалары да юк...
 
Шулай ук нейпохирург Константин Славин да АКШка күченеп киткән. Ул 12 яшендә медицина институтына укырга керә. Хәзер Русия-Америка медицина ассоциациясен җитәкли.
 
Гата Камский 12 яшендә шахмат буенча СССР чемпионы исемен яулады. Анатолий Карповка оттырганнан соң актив шахмат уйнаудан туктап, юрист буларак үз фирмасын оештыра.
 
Яшь астроном, дүрт фәнни гипотеза авторы Андрей Хлопин 10 яшендә Гиннессның рекордлар китабына эләгә. Тик бу казанышлар аңа кызлар белән генә җиңел танышырга ярдәм иткән. Хәзер ул юрист булып эшли.
 
Совет чоры вундеркиндларыннан скрипкачы Давид Ойстрахның гына гомере әйбәт уза. Ә хәзерге вакытта Евгений Кисинны мисалга китерергә мөмкин. 11 яшендә ул үзенең беренче концертын башкара. Бүген Кисин дөньяның танылган пианистларыннан берсе. Үз вакытында әти-әнисе аны җәмәгатьчелек игътибарыннан читләштерү өчен Англиягә күчеп китәләр. Хәзер дә Кисин журналистлар белән бик сирәк очраша.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 07.07.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»