|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2021 Криминал
175нче гимназия фаҗигасе буенча тагын бер кеше кулга алындыБашкаланың Совет районы суды Казанның 175нче гимназиясендә ату буенча ике яңа җинаять эше фигурантына карата чикләү чарасын сайлады. Бу хакта «Татар-информ»га суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Тикшерүче «Сезнең иминлек» ҖЧҖ (ООО «Вашая безопасность») генераль директоры 42 яшьлек Сергей Ивановны һәм «Янгын мониторингы берлеге» («Союз пожарного мониторинга») компаниясенең системаларны монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча 38 яшьлек инженеры Марат Җиһаншинны сак астына алу турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
Аларны куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтүдә гаеплиләр. Җинаять эшләре 29 майда ук кузгатылган.
Агентлыкка хәбәр ителгәнчә, Җиһаншин сак-янгын сигнализациясе системаларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча инженер вазифасын башкарган. Искәртеп узабыз, гимназиягә һөҗүм иткән вакытта директор укытучыларга һәм балаларга ишекләрне бикләргә кушып хәбәр итә. Әмма бер сыйныфта хәбәр итү системасы эшләми.
Иванов мәктәптә контроль системасы белән шөгыльләнә торган фирма директоры булып эшли. Әмма фаҗига көнендә Илназ Галәвиев, бөтен ишекләрне дә узып, мәктәпкә керә алган. Тикшерү Иванов фирмасы мәктәпкә тиешле хезмәтләр күрсәтмәгән, дип саный.
Әмма суд тикшерү үтенечен исәпкә алмый. Җиһаншинга билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә чик кую чарасы, Ивановка 4 сентябрьгә кадәр өй аресты билгеләнде.
Элегрәк «Татар-информ» 11 май көнне Казанның 175нче гимназиясендә ату турында хәбәр иткән иде. Тугыз кеше һөҗүм корбаны булды, шуларның җидесе – балалар. Зыян күрүчеләрдән биш бала һәм өч олы кеше Мәскәү клиникаларына озатылды.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ату вакытында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең туганнары белән онлайн-очрашу үткәрде.
Мәскәүнең Басман суды ату оештырган Казан кешесенә арестны 11 октябрьгә кадәр озайтты.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|