поиск новостей
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
06.07.2021 Җәмгыять

Халык синоптигы алдагы көннәр турында ни ди?

Бу атнада Татарстанга эссе һава торышы яңадан әйләнеп кайта. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев җиткерде. Алдагы көннәрдә явым-төшемнәр көтелми. Акрынлап һава җылына башлый.

–  6,7 июльдән көннәр җылыта башлый. 9 июльдән кичке температура күтәрелә. Ул 22 градуска кадәр җитәчәк. Көндезләрен исә эссе булачак.  Урыны-урыны белән һава температурасы 33 градуска ук җитәчәк. Республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Июль аенда явым-төшем 28 мм  гына яуды. Әле туфракка дым җитми, – ди ул.
 
Тимур Әүхәдиев, июль ае  беткәнче гадәттәгедән  2 градуска җылырак булачак, ди.
 
– Эссе булса да, куркыныч давыл, көчле яңгырлар көтелми.  Һава торышының кинәт үзгәрүе метеобәйле кешеләрдә дә чагылмаячак.  Аларның сәламәтлекләренә авырлык килмәячәк. Без әкренләп эссе климатка ияләнеп барабыз, – ди ул.
 
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев исә, җәйнең бик иртә килүен күзәткәннән соң, ел фасыллары бер айга алга күчә, ди.
 
– Быел җәй май аенда ук килде бит инде. Июньдә без көтмәгән эсселәр булды. Яңгыры да яуды, гарасаты да булды. Июнь аенда төннәр кыска булгач, көндезге җылы һава суынып бетә алмады. Шунлыктан яңгыр урынына боз да яуды. Эссе көнне килеп чыккан болыт хәерлегә түгел ул. Яңгырның кичке якта яки төнлә яуганы әйбәт, – ди Әмир абый. – Мин  июльне кызу булыр дип көтәм. Аеруча 15–25 июль арасында бик тә эссе булачак. Ул чакта һава температурасы 30 градуска кадәр җитәчәк.
 
Әмир абый, быел игеннәр дә иртә өлгерде, ди.  Арпа, арыш инде җитлеккән икән. Халык синоптигы августта кыраулар төшәр дип тә борчыла. Быел яз башында сыерчык бураны һәм шомырт салкыннары булмады. Шуңа да синоптик август аенда салкынча көннәр булып, кырау төшәр дип фаразлый.
 
– Көннәр эссе тору – безнең файдага түгел. Вакытында яңгыры да яусын, җиле дә иссен иде. Шул вакытта давыллар, өермәләр дә булмас. Әмма табигатьнең – үз законы. Аңа каршы бара алмыйбыз. Яңгыры коеп китә, бозы ява, давылы куба.  Хәзер сынамышларның кайсы туры килә, кайсы юк. Шуңа да яхшыга юрыйк, – ди ул.
 
Эссе көннәр аркасында Татарстанның 38 районында  гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов да үз фикерен җиткерде.
 
–  Республикадагы һава шартларының тотрыксыз булуы, явым-төшемнең тиешенчә булмавы авыл хуҗалыгы культураларын  куркыныч астына куя, – дигән ул.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.07.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar