|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2021 Җәмгыять
«Сувар» газетасына нигез салучы, танылган журналист Николай Сорокин вафат
Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, чуваш телендә чыга торган «Сувар» газетасы һәм «Заря» журналына нигез салучы, аларның баш редакторы булып эшләгән Николай Сорокин вафат. «Николай Сорокин кичә йөрәге туктаудан үлде», — дип хәбәр итә «Сувар» газетасы редакциясе.
Николай Сорокин редакцияне 1993 елның октябреннән 1998 елның мартына кадәр җитәкли.
Николай Сорокин Тәтеш районында 1941 елның 8 июлендә туган. 37 ел дәвамында ИТАР-ТАСС агентлыгының Татарстандагы үз корреспонденты булып эшләгән.
Татарстанда чуваш язучылары берлеген җитәкли. 12 китап авторы, дип яза Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|