поиск новостей
  • 22.03 "Күрәсем килгән иде…". Тинчурин театры. 18:30
  • 22.03 "Кичер мине әнкәй" Кариев театры. 18:30
  • 23.03 "Гомер буе сине көтәм". Тинчурин театры. 18:30
  • 23.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры. 19:00
  • 24.03 "Чулпан". Тинчурин театры. 18:30
  • 24.03 "Йосыф" Кариев театры 18:30
  • 25.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры. 13:00
  • 25.03 "Ак чәчәкләр кебек.." Кариев театры.18:00
  • 26.03 "Полиционер". Тинчурин театры. 17:00
  • 26.03 "Микулай" Кариев театры. 18:00
  • 28.03 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 28.03 "Камыр батыр" Кариев театры 13:00
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 22 Март
  • Сергей Погодин - хәрби
  • Ди-джей Радик - җырчы
  • Ләйсән Рәхимова - актриса
  • Вадим Кешнер - актер
  • Камил Сәмигуллин - дин әһеле
  • Фәннүр Мөхәммәтҗанов - актер
  • Рәшит Гариф (1933-2006) - язучы
  • Фатих Сәйфи-Казанлы (1888-1937) - язучы
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
06.07.2021 Җәмгыять

175 нче мәктәп укучыларының ата-аналары: «30 минутлык җәһәннәм үзен сиздерә»

Казандагы фаҗигадән соң 175 гимназия ачылырмы? Әти-әниләр балаларын мәктәпкә җибәрергә курыкмыймы? «Фәридә-Алсу» дуэтының солисты Алсу Сөнгатуллинаның улы да һөҗүм вакытында яраланган иде. Быел Ислам 9 нчы сыйныфка укырга барачак. Тик кая, әлегә билгеле түгел.

–Фаҗигадән соң балалар курка, безнеке генә түгел. Бу хакта фикерләрен сорашып торабыз. Сыйныфыбыз кайда, без шунда укыйбыз, диләр. Бер-берләреннән аерыласы килми. Хәзерге вакытта гимназиядә ремонт эшләре бара. Диварлары да, эчке ягы да башкача булачак. Төзүчеләр көн-төн эшли. Өебез мәктәп янында булгач, барысын да ишетеп, күреп торабыз. Куркырга кирәкми, безнең мәктәп иң имин мәктәп булачак дип уйлыйм, –ди Алсу Сөнгатуллина. – Июль-август аенда мәктәпкә кертсәләр, улыма андагы үзгәрешләрне күрсәтергә телим. Курку хисе беткәнме, юкмы шуны беләсе килә. Безнең мәктәптә көчле психологлар эшләячәк. Каласы да килә, тик 30 минутлык җәһәннәм үзен сиздертә. Әле уйланырга вакыт бар.
 
Ислам авылга ял итәргә китте, кечкенәдән үк ярата. Ул ничек тели, шулай булачак. Әти-әниләрнең күбесе ялда, очрашкач, сөйләшәчәкбез. Бу сорау әлегә ачык кала.
 
Атыш вакытында зыян күргән вахтер Тәскирә апа Әхмәдуллинаның кызы белән дә сөйләштек.
 
– Әнинең мәктәпкә кабат эшенә кайтасы килә. Тик сак хезмәте булмаса, эшли алмам, ди. Куркуларын җиңәргә тырыша инде. Хәле әйбәт, елмая да башлады. Күңелендә эшләп карау теләге бар. Балалар да, укытучылар да хөрмәт итә үзен. Бу фаҗигадән соң бер-берләренә карата игътибары тагын да артты. Авырлыкта ялгызларын гына калдырмыйлар. Күршеләребез арасында да, янәшә дә, без ул мәктәпкә бармыйбыз, дигән әти-әниләрне ишеткән юк әле. Безнең мәктәп бит инде ул, диләр. Гимназия яңартылгач, бассейны да төзелгәч, иминлек мәсьәләсе дә ныгытылгач, әти-әниләрнең куркулары бетәр дип уйлыйм, – ди Гүзәлия Әхмәдуллина.
 
Казан мэриясе матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, яңа уку елында 175 нче гимназия ишекләрен ачачак. Бүген анда төзекләндерү эшләре бара.
 
175 нче гимназиядәге фаҗигадә зыян күргән гаиләләр «Кызыл Хач» гомумроссия иҗтимагый оешмасыннан ярдәм ала башлаган. Бер тапкыр бирелә торган түләүне 9 һәлак булган һәм 62 зыян күргән гаиләләр алачак. Һәлак булучылар гаиләләренә 1 млн сум акча да биреләчәк. Фаҗигадә сәламәтлегенә авыр зыян күрүчеләргә — 500 мең сум, урта дәрәҗәдәгеләргә 300 мең сум бирелә.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.07.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar