|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2021 Медицина
Прививка ясатучылар ковидны ничек кичерә?Инфекционист Евгений Тимаков прививка ясаткан пациентлар коронавирусны ничек кичерүләре турында сөйләде. Аның сүзләрен РИА Новости китерә. Белгеч сүзләре буенча, прививка ясаткан кеше коронавирус йоктыра калса, инфекция башка очраклардагы кебек дәвалана. “Дәвалау протоколлары шул ук”, – дип өстәде ул.
Тимаков аңлатуынча, прививка ясаткан һәм ясатмаган пациентларда COVID-19 билгеләре гомумән алганда аерылмый. Әмма вакцина кадатканнарда ул билгеләр әллә ни күренми, шуңа органнар һәм тукымалар зыян күрү стадиясенә барып җитми. Шулай итеп, прививка ясатканнарны дәвалауда фаразлар күпкә уңайрак.
Моңа кадәр ZOE COVID Symptom Study үткәргән тикшеренүе прививка ясаткан пациентларда коронавирусның төп билгесе төчкерү икәнен ачыклаган иде. Шул ук вакытта төчкерү COVID-19ның төп кенә түгел, хәтта иң таралган симптомнарына да керми.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: gorodovoy.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|