05.07.2021 Мәдәният
Танылган дирижёр Анатолий Шутиковка 75 яшь тулды (ТАРИХИ ФОТОЛАР)
4 июль көнне Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры, Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Анатолий Иванович Шутиковка 75 яшь тулды. Котлыйбыз!
Анатолий Иванович Шутиков 1946 елның 4 июлендә Калуга өлкәсенең Козельск шәһәрендә туган. Ул Калуга музыка училищесында (1961-1965 еллар) белем алгач, Казан дәүләт консерваториясенең баян һәм дирижёрлык бүлегендә укый (1966-1971 еллар), аннан биредә ассистентурада стажировка уза (1973-1975 еллар).
1971 елдан 1989 елга кадәр Казан дәүләт мәдәният институтында (хәзерге Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты) оркестр белән дирижёрлык итү кафедрасы мөдире, студентлар оркестры җитәкчесе, баян һәм дирижёрлык буенча укытучы булып эшли. Анатолий Иванович Шутиковның укучылары югары һәм урта белем бирүче уку йортларында, мәдәният оешмаларында хезмәт куялар, уен кораллары коллективлары белән җитәкчелек итәләр. А.И.Шутиков җитәкләгән студентлар оркестры уку программасы белән генә чикләнмичә, актив рәвештә концерт эшчәнлеге дә алып бара. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Идел буе республикаларында чыгышлар ясый, Мәскәүдә, Каракалпакстанда,Чабаксарда, Уфада узган Татарстан көннәрендә катнаша.
А.И. Шутиков 1989-1996 елларда Казан дәүләт консерваториясендә халык уен кораллары кафедрасы мөдире һәм студентлар оркестры җитәкчесе була. Соңрак шул оркестр базасында Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры оеша.
1993 елда А.И.Шутиков Татар дәүләт филармониясендә халык уен кораллары дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры булып эшли башлый. Оркестр тиз арада Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә уңышлы чыгышлар ясап, тамашачы мәхәббәтен яулый.
Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестр – Россиянең иң яхшы халык уен кораллары оркестрлары исемлеген лаеклы тулыландыручы, югары дәрәҗәдә узучы концерт программаларын бизәүче коллектив. Оркестр репертуары гаять күптөрле: рус, татар һәм чит ил композиторларының классик әсәрләре, романслар, халык көйләре, балалар һәм өлкәннәр өчен кинофильмнардан һәм мультфильмнардан көйләр.
2005 елдан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, Анатолий Шутиков инициативасы белән, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Халык көйләре» исемле Бөтенроссия конкурс-фестивале уздырыла. Бу чарага ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән күренекле солистлар, Халык уен кораллары оркестрлары һәм ансамбльләре килә.
А.И. Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары оркестры ел саен Халыкара «Филармониада» сәнгать фестивалендә катнаша. Анда А.Зубицкий, Л. Сметанников, А. Цыганков, А.Скляров, В.Мясоедов, С.Лукин, А.Литвиенко, Е.Молодцова, Д.Штода, Е.Цветкова, С.Романов, З.Соткилава, И.Кобзон, В.Ковтун, Е.Образцова һәм башка атаклы сәнгать осталары оркестрга кушылып чыгыш ясый.
А. Шутиков сеңелләре Галина һәм Нина белән. Козельск шәһәре
А.И.Шутиков җитәкчелегендәге «Чишмә» халык уен кораллары оркестры.Цивильск шәһәре. 1977 ел
Халык уен кораллары оркестры чыгышы. 1977 ел
Репетиция вакытында. 1976 ел
А.И.Шутиков җитәкчелегендәге «Чишмә» халык уен кораллары оркестры
Йошкар-Ола шәһәрендә концерт. 1977 ел
А.Шутиков музыкантлар белән. Ижевск шәһәре. 1977 ел
А.И.Шутиков
А.И.Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры. Солист – Риф Кәраметдинов. Консерватория Концерт залы. 1994 ел
Чишмә» халык уен кораллары оркестры. Солист – Зилә Сөнгатуллина
А.И.Шутиков (сулдан икенче) бертөркем сәнгать әһелләре белән.
А.И.Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры репетициясе. Зур Концерт залы. 2000 ел
Күренекле җырчы Екатерина Образцова белән.2006 ел
А.И.Шутиков оркестр белән. 2006 ел