поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.07.2021 Мәдәният

Камышлы районы торгызылуга 30 ел тулуга багышланган Сабан туе узды (ФОТО)

Үткән шимбәдә Камышлыда Самара губернасына – 170 яшь, Камышлы районы торгызылуга 30 ел тулуга багышланган Сабан туе уздырылды.

Коронавирус кабат азып китүгә карамастан, бәйрәмгә халык та күп җыелды, төрле рангтагы җитәкчеләр дә юбилейлы бәйрәмебезне зурлап килгәннәр иде. Мөхтәрәм кунаклар трибунасында Самара өлкәсе губернаторы киңәшчесе Виктор Кузнецов, Дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков, Губерна Думасы депутаты Владимир Субботин, Татарстан Республикасының хезмәт һәм социаль яклау министры Рөстәм Вәлиуллов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров, районның кураторы – Самара өлкәсенең спорт министры Лидия Рогожинская, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев, күрше районнарның җитәкчеләре утырганнар иде.
 
Бәйрәм пролог белән башланып китте. Нәни балаларның шытып килгән игеннәрне тасвирлаган чыгышы бигрәк тә матур булды. Бөртекләр җиргә салынып, борын төртүгә, Камышлы районында яшәүче төрле милләт халыклары Сабан туена җыела. Менә быел да Камышлы якларында яшәүче рус, чуваш, мордва, үзбәк, украин һәм башка милләт халыклары, үз биюләрен бии-бии, мәйданга чыктылар һәм ахырда, татарларга кушылып, бөтенесе бергә “Ярмәк вагы”н башкардылар. Яңа Усман авылының “Нежность”, Камышлының “Серпантин”, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” ансамбльләренең уртак җимеше булган композиция районда төрле милләт халыкларының иҗади хезмәттә, дуслыкта яшәүләрен ачып күрсәтте.
 
 
Шуннан соң гына микрофон янына район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов чыкты һәм, халыкны бәйрәм белән котлап, ел саен районда Сабан туе бәйрәме үткәрелүе милләтебезнең тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә сакчыл мөнәсәбәттә булуыбызны, дуслыкта, хезмәттәшлектә яшәвебезне күрсәтә, дип билгеләп үтте.
 
- Сабан туе - авыл кешесенең авыр хезмәтен зурлау бәйрәме ул. Бүген без игенчеләрне, терлекчеләрне, авылда кирәк булган башка һөнәр алдынгыларын зурлыйбыз. Язгы кыр эшләрен быел да уңышлы үткәреп, киләчәк уңышка нигез салдык. Чын күңелемнән авыл хезмәтчәннәренә, Сабан туена әзерлек йөзеннән өйләрне һәм йортларны, урамнарны һәм мәйданнарны тәртипкә китерергә булышкан якташларыбызга рәхмәтләремне җиткерәм, юбилейлы Сабан туебыз яңа җиңүләргә, хезмәт батырлыкларына этәрер, дип ышанам, - диде район башлыгы.
 
Быелгы бәйрәм сәхнәсенә “Раздольное” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Фаил Шәймарданов, “Байкомсервис” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Мидхәт Зарипов, “Агровек” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Александр Зиньков, агротехника һәм мелиорация ярдәмендә чәчү җирләре уңдырышлылыгын яхшырту белән шөгыльләнгән фермерлар Салават Гәрәев, Руслан Галиев, тракторчылар Илнур Дәүләтшин, Радик Закиров, Ильяс Баһаутдинов һәм Ришат Кәримов, машина йөртүче Ф. Шиһапов һәм каравылчы Илшат Шәнгәрәев чыктылар һәм Камышлы район администрациясе тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
 
 
Район башлыгы Камышлы районының 30 еллыгына багышлап чыгарылган “Благодатный край Камышлинский” китабын бастырып чыгару өчен акча биргән Камышлы районының Мактаулы гражданины Фәхретдин Канюкаевка һәм китапны төзү эшен үз өстенә алган Идеал Галәветдиновка аерым рәхмәтләрен белдерде.
 
Самара өлкәсе губернаторы киңәшчесе Виктор Кузнецов та, бәйрәм белән котлаганнан соң, буыннар алмашы символы итеп, Камышлы районы кайтарылгач, беренче булып өйләнешкән Иршат һәм Наилә Шамкаевларны, ә Губерна Думасы депутаты Владимир Субботин шушы көннәрдә өйләнешкән Радмир һәм Рената Сәгыйдуллиннарны бүләкләделәр. Виктор Казаков исә Камышлы җирлеге башлыгы Фәһим Миневәлиевка, Балыклы авыл җирлеге башлыгы Расил Йосыповка Рәхмәт хатлары тапшырды.
 
Татарстан Республикасының хезмәт һәм социаль яклау министры Рөстәм Вәлиуллов мәдәният хезмәткәрләрен зурлады - Камышлы халык театры артистлары Искәндәр Төхбәтшин һәм Лилия Фәретдинованы Татарстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән куандырды. Ә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның да сәламнәрен җиткереп, Камышлыда уза торган Сабантуйларының дәрәҗәсен югары бәяләде, чыгыш ахырында Камышлы мәктәбенең татар теле укытучысы Тамара Хисмәтованы, Камышлы районының Үзәк китапханәсе җитәкчесе Римма Галимуллинаны һәм шушы тамашаны алып баручыларның берсе булган Ленар Абсаттаровны Конгрессның Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Римма ханым “Бердәмлек” газетасына биргән комментарийда, шатлыгы белән уртаклашып:
 
- Ошый миңа туган авылымда яшәү, халкыма хезмәт итү, унынчы Бөтенроссия авыллар Сабан туе, бүгенге юбилейлы Камышлы Сабан туе кебек глобаль чаралар оештыруда катнашу. Бәлки күңелемне биреп эшләгәнемне күрептер, минем тыйнак хезмәтем бүген зур итеп бәяләнде. Хезмәтебезне күргән, тиешле бәя биргән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә чиксез рәхмәтемне җиткерәм, - дип сөйләде.
 
 
Сабан туен ат чабышларыннан, татар көрәшеннән, милли уеннардан башка күз алдына китереп булмый, әлбәттә. Иртәнге якта Камышлы ипподромында башланган ат чабышлары, гадәттәгечә, “бригадирлар” чабышы белән башланып китте һәм бу чабышта беренче булып Камышлы агае Әбүзәр Хәбибуллин килде. Өч яшькәчә чиста канлы чабыш атлары ярышында - Магнолия кушаматлы атка атланган азнакайлы Раил Гайнанов, ә 3 яшьтән олыраклар арасында Татарстанның Алексеевский районыннан килгән Владимир Александров җиңделәр. Юртаклар чабышында, һәрвакыттагыча, приз алу бәхетенә Сергей Ершов иреште. Бу юлы ул Деметра кушаматлы атны җиккән иде.
 
Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң, Сабан туе кырының ярышлар мәйданында малайлар һәм яшүсмерләр көрәше башланды. Үткән гасырның алтмышынчы елларында Иске Ярмәк авылының атаклы көрәшчесе булган, аннары Татарстанда көрәшче, тренер, судья булып танылган Салават Йосыпов та шунда. Ветеран, инде җитмешенче дистәне ваклаган булуына карамастан, Камышлы, Похвистнево якларында көрәш барган җиргә килми калмый. Менә бүген дә ул өметле булып күренгән Иске Ярмәк малаен куәтләп тора иде.
 
- Салават әфәнде, авылда татар көрәше секцияләре оештыру, тәҗрибәле тренер тоту перспективалы эшме?
 
- Белмим шул, Советлар чорында яшьләр җырларыннан гөрләп торган авылларның хәзер шәүләсе генә калып ба-ра. Камышлы якларында да, Татарстан авыллары мәктәпләрендә дә 50 - 150 бала укып йөри. Алар өчен генә көрәш секциясе тотарга мөмкин түгел. Артык бай авылдашлар килеп чыкса гына. Шуңа күрә өметле егетләр шәһәрләргә китә, шуларның бик азлары гына авылга кайта. Кызганыч, ләкин бу тенденцияне ничек тә кирегә бору юлын күрмим әлегә, - дип, батыр сүзебезне бүләргә ашыкты. Чөнки көрәш мәйданында ул күзәткән көрәшче ниндидер хата ясаган иде.
 
 
Яшүсмерләр көрәшендә төрле категорияләрдә Богырысланнан - Айдар Мөстәкыймов һәм Олег Лоскутников, Камышлыдан Ильвир Әхмәтов җиңделәр. Чит регионнардан 85 килограммга кадәр үлчәүдә лениногорскилы Рөстәм Йосыпов, шул ук үлчәү категориясендә көрәшкән җирле егетләр арасыннан Илнар Төхбәтшин һәм 85 килограммнан авыррак категориядә искеусманлы Илдус Нуретдинов финалга чыктылар. Соңында, Илнар Төхбәтшин һәм Илдус Нуретдинов үзара көрәшеп, абсолют батыр исеме билгеле булды – Илнар Төхбәтшин! Батырны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
 
Гер күтәрү ярышы да бик кызу барды. 24 килограмм авырлыктагы герне күтәрүдә - Марат Шәвәлиев, 16 килограммлы гер күтәрүдә - Салават Булатов, хатын-кызлар арасыннан гер күтәрүдә һәм армрестлингта Наҗия Хәсәнова көчлерәк булып чыктылар. Ә ирләр арасыннан армрестлингта Илдус Гыйлаҗевка тиңнәр булмады.
 
 
Бу вакытта Сабан туе сүрелеп килә иде инде. Чөнки спорт уеннары кызып килгән чакта күктән чиләкләп яңгыр коярга кереште. Кем кая ышык тапты, шунда яшеренде. Бәйрәм киемнәре лычма суга әверелгән кунакларның күпчелеге машиналары янына йөгерделәр, мәйданга кабат кайтмадылар инде. Тик җыр-бию, спорт яраткан иптәшләр генә җылы җәйге яңгырдан курыкмадылар, яңгырдан соң кабат җыелып, Татарстан артистларының концертын, җирле һәвәскәрләр чыгышын карап рәхәтләнделәр, пылау-шашлык рәтләре ягыннан килгән тәмле исләргә ияреп китеп, туганнары белән кәеф-сафа корып утырдылар.
 
Ямьле Сабантуенда киләсе очрашуларга кадәр!
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 05.07.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»