|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2021 Фаҗига
Татарстан юлында зур фаҗига (ФОТО)Республиканың Бөгелмә районында булган юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр бүген көндезге берләр тирәсендә килгән. Бөгелмә – Уральск трассасында 7нче модельле «Жигули» һәм Оренбург номерлары куелган KIA автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Жигули»ның йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Авыр тән җәрәхәтләре алган KIA автомобиле шоферын хастаханәгә озатканнар.
Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү эше башлаган, дип яза Татар-информ.
«Авариянең нечкәлекләре ачыклана. Тикшерү эшен күзәтү ведомствосы үз контроленә алды», - дип искәртте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
--- |
Иң күп укылган
|