|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2021 Фаҗига
Машинада 6 кеше янып үлгәнКичә 17:00 сәгатьтә полициянең дежур частенә Кушнаренко районы территориясендә юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килгән. Якынча мәгълүматларга караганда, М-7 "Волга" автомобиль юлының 1284 чакрымында йөк һәм җиңел машиналар ( "Skania", "Мерседес", "Лада Ларгус" һәм "Нива") катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган. Авариядән соң "Ларгус" автомобиле янган. Фаҗига нәтиҗәсендә "Лада Ларгус" пассажирлары, биш хатын-кыз һәм бер ир-ат һәлак булган, алар Уфадан Дүртөйле районына юлланган булган, водитель үзе тән җәрәхәтләре алган. "Нива" водителе белән аның пассажирлары, ике хатын - кыз-Киров өлкәсендә яшәүчеләр, травмалар белән дәваханәгә озатылган.
Хәзер юл хәрәкәте фаҗигасенең сәбәпләре һәм һәлак булганнарның шәхесләре ачыклана.
Ильфира НИГМАТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|