|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2021 Милләт
“Питер Татар” порталында “Сабантуй” онлайн-концерты узачакИртәгә 15.00 сәгатьтә piter.tatar порталы мөхәррире Равил Закиров һәм «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Фирая Рәшитова тарафыннан “Сабантуй” дип аталган онлайн-концерт оештырылачак. Әлеге чара «Туган тел һәм халык бердәмлеге елы» кысаларында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге ярдәмендә узачак. Концертта Петербург җырчылары һәм артистлары Альберт Җәлилов, Динар Байтемиров, Ярамир Низаметдинов, Ринат Шакиров, О.Ф.Берггольц исемендәге Драма театры, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең «Акчарлак», «Шатлык», «Нур», ASAR, Александр Соловьева, Айлина Хәбибуллина, Самир Назирова катнашачак. Шулай ук Татарстан, Башкортостан, Кырым Республикасы, Тува Республикасы, Дагыстан Республикасы, Европа, Австралия кунаклары да бар.
--- |
Иң күп укылган
|