поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.07.2021 Авыл

Халык ике ай сусыз интегә

Җәй айларында су басымының кимүе, көндезге сәгатьләрдә су булмау кебек проблемаларга күнегеп килә идек шикелле инде. Тик быелгы аномаль эссе көннәрдә халык чаң суга. Казан тирәсендәге бистәләрдә дә, районнарда да, читтәрәк урнашкан авылларда да яшәүчеләргә бик авыр. Аларда су атналар, хәтта айлар буена юк. «Утырткан яшелчә, җиләкләребез кибеп бетте. Үзебез ни юына, ни ашарга пешерә алмыйбыз», – ди халык. Сәбәпләре нидә? «ВТ» хәбәрчесе сусызлыктан иза чиккән кешеләр белән күрешеп кайтты.

«Кеше төсле яшисе иде»
 
Буа районының Әлши авылы халкы ике ай сусызлыктан тилмерә. Анда ул май башында ук беткән. Мондый һава шартларында ике ай түгел, ике көн сусыз утыру да бик авыр югыйсә. Әлши – чуашлар яши торган зур авыл. Биредә 700гә якын кеше тора. Шушында төпләнеп яшәүчеләр дә, җәен генә кайтучылар да бар. Дөрес, су берничә урамга гына килми. Халык белән сөйләшкән вакытта авылның икенче башында яшәүчеләр алай ук зарланмады. Урамда берничә кое да бар үзе, тик корылык булгач, су аларда да юк диярлек. Моннан тыш, авыл халкы әйтүенчә, коедан ала торган суның сыйфаты да мактарлык түгел. Коелары булмаганнар суны күрше авылдан, бакчага сибәр өчен инештән барып ала.
 
Бер капка төбенә арбасына су мичкәләре тутырган машина килеп туктады. Өч ел элек шушы авылга Украинадан күченеп кайткан Борисның бик күңелсез чагына туры килдек. Күрше авылга суга дип барган арада, ике умарта гаиләсе ояларыннан аерылып киткән икән.
 
– Бернинди дә тынычлык юк. Көн саен берничә тапкыр күрше авылга суга барырга туры килә. Менә бүген ике умарта күче очып киткән. Мин якынча 20 мең сум акчамны югалттым дигән сүз бу. Берьюлы 40–50 кг бал бирә торган көчле гаиләләр иде. Мин инде нәрсә эшләргә дә белмим. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә, файдасыз. Кеше төсле яшәрмен дип хыялланган идем. Монда сөйләшер кеше дә юк бит, – ди хуҗа кеше.
 
Шуннан соң Борис безне бакчасына дәште. Су булмагач, монда да утырткан яшелчәләр, җиләкләр кибеп-корып беткән.
 
– Менә карагыз сез, – дип төртеп күрсәтте ул кортлар бал җыйсын өчен утыртылган чәчәкләргә. – Үсә алмыйча, шиңеп беттеләр бит. Нинди корт кунсын монда? Печән дә, яшелчәләр дә үсми. Суы да, яңгыры да юк. Кичә су алып кайтып сипкән идем помидорларга, бүгенгә шиңгәннәр дә инде. Яңгыр яуса да, бу кадәрле үк начар булмас иде. Су ташыр өчен генә дә күпме вакыт, энергия һәм бензин китә. Мунчасын да ягасы, ашарга да пешерәсе килә. Кыскасы, су – бик зур проблема. Суга тилмереп, җәй уза инде.
 
Бу кадәрле үк бер тамчы сусыз утырмасалар да, су белән проблема узган елларда да булган. Шуңа күрә авылда кое казытучылар да күп. Үзен Галя дип таныштырган апа авылда җәен генә яши икән.
 
– Мин көндәлеккә эчәрлек кенә су табам анысы, чөнки ишегалдыбызга кое казыткан идек, – диде ул. – Суны насос белән суыртып алабыз. Коеда су бер метр тирәсе калды. Яңгыр яумагач, анда да күтәрелми. Берничә көн суыртмый торсам, су яхшы күтәрелә. Шуңа күрә бер суыртканда, су сибәр өчен, мичкәләргә тутырып куям.
 
«Үзебезнең коега гына өметләнәбез». Бу фикерне без берничә кешедән ишеттек.
 
– Без коеның беренчесен берничә ел элек үк казыткан идек инде. Анысының суы да яхшы иде, тик кипте ул, – диде безгә Мәскәүдән 90 яшьлек әнисен карарга кайткан Галина. – Хәзер күпләр кое казыта башлады, чөнки колонкадагы суга гына ышаныч юк. Быел кышын бик күп кеше коелы булгач, әни дә яңадан казытты. Бүген безне шул гына коткара да инде. Тик әни тегесе кипкәнгә бик борчыла, чөнки мич тә, ут та шуңа бәйле. Ә алда – кыш. Белмим, бу проблеманы ничек хәл итәрләр? Шушындый зур авылның яхшы юллары да юк бит.
 
Авылда өлкәннәр дә, яшьләр дә күп. 100, хәтта 103 яшьлек әбиләр дә бар. Анатолий Кисляков та хатыны белән бергә 94 яшьлек авыру әнисен карый. Үзләре Ульяновск шәһәрендә яшиләр икән. Җәен авылга алып кайталар.
 
– Авыл һавасы барыбер рәхәт инде аңа. Гомер буе шушында яшәгән кеше бит. «Таш калагызда җан бирәсем килми, йортыма алып кайтыгыз», – дигәч, ел да менә шулай кайтып торабыз, – ди Анатолий. –  Ә авылда су юк. Менә әле генә Борындык авылына барып, мичкәләргә тутырып алып кайттык. Көн саен диярлек барабыз. Бакчага да сибәргә кирәк. Бөтен әйбер корып бетте инде. Коелары булган кешеләр дә тәмле су эчә алмый азаплана.
 
«Тиздән хәл ителәчәк» 
 
Авыл җирлеге башлыгы Валерий Сюрмин сүзләренә караганда, авылдагы сусызлыкның сәбәбе – су манарасының ком белән тулуы.
 
– Бездә 3 су скважинасы бар. Шуның икесе эшләми, чөнки ком белән тулган. Шушы көннәрдә бораулау корылмасы килеп чистартырга тиеш. Аларның килешүләре 3 июльгә кадәр. Бүген-иртәгә килерләр дип көтәбез. Шушы вакытка кадәр подрядчы оешма таба алмадык, – диде ул.
 
Скважиналарны биш ел элек «Чиста су» программасы буенча казыган булганнар. Өч ел яхшы гына хезмәт иткән үзләре. Аннан соң ком белән тулган.
 
– Күбесенчә җәен яшәүчеләр генә зарлана. Алар бит шәһәрдә уңайлы шартларга ияләшкән. Эссе көннәрдә сусыз тору авыр, әлбәттә. Барыбыз да проблема шушы көннәрдә хәл ителер, дип көтәбез, – диде Валерий Сюрмин.
 
Әлеге мәсьәлә белән Буа районы администрациясенә дә мөрәҗәгать иттек.
 
– Бу проблема турында беләбез, – диелгән рәсми җавап хатында. – Беренче көннән үк аны хәл итү өчен тырышабыз. Әлшидәге өч скважина 2015 елдан бирле эшли. Файдасы булмагач, карап торучы юк иде. Чөнки су кулланган өчен тариф куелмаган, 2015 елдан бирле халык су өчен түләмәде. Проблема килеп тугач, беренче чиратта скважина һәм су белән тәэмин итү системасы тикшерелде, ремонт ясардай подрядчы оешма белән сөйләшүләр алып барылды. Эш шунда ки, судан даими рәвештә файдаланмагач, скважина пычранган, ком белән тулып тыгылган. Су килсен өчен, резервтагы скважинаны эшләтеп җибәрдек. Ул авыл халкының 40 процентын су белән тәэмин итә. 19 июньдә тыгылган скважинаны компрессор белән чистарткан идек, ләкин тулысынча эшләп бетерә алмадык. 17 метрның 7сен генә чистарта алдык. Калганында ком тыгыз урнашкан.
 
Район хакимиятеннән килгән хаттан аңлашылганча, хәзер бердәнбер юл – скважинаны яңадан бораулау. Шушы ук фикерне Валерий Сюрмин да әйткән иде.
 
– Вазгыятьнең авыр икәнлеген аңлыйбыз. Бу эсселек хәлне тагын да катлауландыра. Хуҗалыклар өчен һәр урамда гомуми коелар бар. Ләкин без дә бу мәсьәләдә кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез, – дип аңлаттылар безгә.
 
Су кирәк!
 
Сусызлык проблемасы бер Буа районында гына түгел, әлбәттә. Казан тирәсендәге Киндери, Салмачы, Березовка, Иске Тау бистәләрендә яшәүчеләр дә сусызлыктан еш зарлана. Зарны Питрәч районы авылларыннан еш ишетергә туры килә. Шушы көннәрдә, мәсәлән, Кол Сәет бистәсендә дөрләп янган йортны сүндерә алмаганнар. Сәбәбе – әлеге дә баягы, сусызлык. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, бистәдә ике атна су булмаган.
 
– Берничә көн элек бездә йорт янды. Янгын сүндерүчеләр бик зур тырышлык куеп кына сүндерә алды. Гидрантлар буш булганлыктан, алар күпме вакытын әрәм итте. Элек безнең бистәдә хәлләр болай начар түгел иде. Соңгы берничә елда, җәй җиткән саен, бер үк проблема белән очрашабыз. Аның каравы, бу хәлдән соң «Водоканал» суның басым көчен арттырды. Бистәдә күптәннән мондый хәл булганы юк иде, –  Лилия Ганиева.
 
Түбән Кама районының Балчыклы халкы да су булмаудан тилмерә.
 
– Шушы эссе көннәрдә бөтен авыл халкы сусыз утырырга мәҗбүр, – ди биредә яшәүче Лилия Яковлева. – Бездә хәтта төнлә дә су юк. Үсемлекләр, яшелчәләр кипте, юына алмыйбыз. Эчәр өчен суга Келәтле авылына йөрибез. Күпләр маллар тота, төзелеш башлаучылар да бар. Кечкенә балалы гаиләләр дә шактый. Машинасызларга аеруча читен. Безгә нәрсә эшләргә хәзер? Тәүлек буе краннан бер тамчы су килмәгән өчен акча да түләргә тиеш бит әле без.
 
Яшел Үзән районының Карашәм авылында да шушы ук хәл. Биредә дә ел саен су җиткерә алмыйлар.
 
– Аптыраган инде. Сәбәбен су манарасының искерүендә дип әйтәләр. 40 ел элек борауланган бит инде ул. Эшчеләр тишелгән тимерләрне ямап өлгермиләр. Бер җиреннән ямасалар, икенчесе тишелә, – дип шалтыраткан иде редакциягә исемен әйтергә теләмәгән укучыбыз.
 
Карашәм Рус Әҗәле авылы җирлегенә керә. Авыл советы башлыгы Гөлнара Семахина әйтүенчә, проблемалар булса да, бүгенгә хәлләр ул кадәрле аяныч түгел.
 
– Һич көтмәгәндә быел кыш үзебезнең манарадан су килми башлады. Уйладык та, вакытлыча булса да дип, суны колхоз заманыннан калган, 40 еллык скважинадан җибәрергә көйләдек. Быел без республика конкурсында җиңеп, 1,5 млн сум акча оттык. Хәзер шуңа яңа скважина казып, манара урнаштырмакчы булабыз. Җәйгә булмас, билгеле, тик кышка эшләрбез дип торам, – диде Гөлнара Семахина.
 
Аның әйтүенчә, яңгырлар булса, су белән проблема юк.
 
– Эш манараның иске булуында да түгел. Төп сәбәп – корылык. Бездә майдан бирле яңгыр яуганы юк иде. Манара безгә кадәр үк эшләнгәч, системасын да аңлап бетереп булмый. Астагы урамнарга су яхшы килә, ә өстәгеләргә көче җитми. Сүз дә юк, иске булу да үз эшен эшли. Әлегә торак-коммуналь хуҗалык белгечләре рәткә китереп торалар, – диде авыл башлыгы.
 
Кыскасы, проблема – бер, сәбәпләре һәм чишү юллары төрле. Кайдадыр башня җитми, кайдадыр яңа скважиналар бораулау, кайдадыр яңа су алу корылмасын ясау кирәк. Татарстанда искергән, черек торбалар да күп. Сусызлыкның сәбәпләре төрле булса да, иң беренче чиратта гади халык интегә. Мондый эссе һәм коры җәйдә әлеге проблема тагын да кискенләшә.
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.07.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»