|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2021 Матбугат
"Чаян"нарны космонавтлар да белә идеУзган гасырның туксанынчы елларында “Чаян” журналының тапкыр, оста рәссамнарына ияреп, бөтен Советлар Союзы калаларына барып чыгу безнең өчен гадәти сәяхәткә әверелгән иде дисәм һич арттыру булмас. Болгариянең Габрово каласында үтә торган юмор конкурсларында безнең сәләтле егетләребез лауреат исемнәрен һәр баруда диярлек алып кайталар иде.
Бер чакны Истамбулга хәтле “Чаян” карикатураларын басмабызның баш рәссамы Александр Алешин белән бергәләп күтәреп барып, Истамбулның затлы залында уздырган күргәзмәдә юмор әсәрләрен тезгән идек.
Әмма безнең иҗат ияләребез һәм журналда басылган рәсемнәр белән космонавтлар да кызыксынуы үзе бер бәйрәм булды.
Беркөнне ул вакытта баш рәссам булып эшләгән Таhир Фәизов шатлыклы хәбәр салды: “Бездән ”Звездный городок”тагы Сәнгать сараенда карикатура бәйрәме ясауны үтенәләр”, – диде.
Космонавтлар арасыннан рәсем сәнгате белән кызыксынучылар табылуы безнекеләрне аерата дәртләндерде. Шундыйлар арасында Алексей Леонов кебек талантлы кеше табылуы аерата куандырды. Ул бит космостан рәсемнәрен үз кулы белән ясап кайткан шәхес.
Бер төркем чаянчылар Мәскәү аша Звездный городокка чыгып китәргә ниятләдек. Безнең мондый кубарылуны Татарстан рәссамнар берлеге җитәкчесе Абрек Абзгилдин да куәтләде.
Таhир Фәизов, рәссам Елена Хитрова, җаваплы сәркатип Камил Кәримов, шушы юллар авторы бер төркемгә тупланып сәфәргә кузгалып та киттек. Мәскәү юлы – такыр юл. Поездга Казаннан кичтән төялсәң, иртәнгә син Мәскәү вокзалында. Ә аннан инде Космонавтлар каласына барып җитү шулай ук – ике тиен – бер акча!
Бу калада галәм лачыннары гаиләләре белән көн күреп яталар икән. Эшләре, кем әйтмешли, муеннан.
Кичкә хәтле Сәнгать йортларына Казан осталарының иҗат җимешләрен тездек. Бик тә кызыксынып карадылар.
Күргәзмәне ачу вакытына кичәгә Алексей Леонов килеп,Казан, ”Чаян” егетләре-кызларының иҗатына уңай бәя биреп, безнең барыбызны сөендерде.
Мәскәүдән уратып кайтып, ай-ай ярым узуга, барлык космонавтлар командасы исеменнән генерал-полковник, ике тапкыр Советлар Союзы герое Петр Ильич Климуктан безнең Мәскәүгә, Йолдызлы шәһәрчеккә сәяхәтне зурлаган котлау хәбәре килеп төште.
Редакциянең, иҗат әhелләренең моннан да олырак, кадерлерәк сүзне ишеткәнебез юк иде.
Фото: "Чаян" журналы архивыннан
Рәшит ЗӘКИЕВ |
Иң күп укылган
|