поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.07.2021 Фаҗига

«Әнисен җирләгәннәр, ә ул бу хакта белми әле»

Башкортстан күле янында ял иткәндә фаҗигага юлыккан малайга табиблар ярдәм итәргә тырыша. Баланың умыртка сөяге зарарланган һәм куллары сынган, табиблар аны операциягә әзерли.

27 июньдә Башкортстанның Туймазы районында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Зур тизлектә килүче УАЗ «Патриот» машинасы юл аша узучы 32 яшьлек хатын-кызны һәм аның 11 яшьлек улын бәрдереп китә. Бәрдерү шуның кадәр көчле була ки, алган җәрәхәтләрдән яшь хатын урында ук үлә, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган улын хастаханәгә алып китәләр.
 
— Альмир хәзер хастаханәдә авыр хәлдә. Бала бөтенләй кәефсез. Аның аягы ачык сынган, ул хәзер тарттырылып куелган, умрау сөяге сынган, шулай ук умыртка сөяге зарарланган. Табиблар аягына операция ясаячак, аннары умыртка сөягенә МРТ уздырачаклар. Аның янында әтисе тора. Әнисенең үлгәнен белми әле Альмир. Бәрелгәннән соң ул очып киткән, аннары кюветта яткан, - дип сөйләгән зыян күрүче малайның әбисе Алисә Камаева.
 
Хәзер бала Туймазы хастаханәсендә, шуңа күрә аның янына туганнары Бәләбәйдән кадәр барып йөри. Алга таба баланы озак тернәкләндерү көтә, әмма табиблар барысы да уңышлы тәмамланыр дип өметләнә.
 
Малайның әнисе, 32 яшьлек Динара Камаева 28 июньдә җирләгәннәр. Хатын-кыз белән хушлашырга аның дуслары һәм хезмәттәшләре килгән. Күпләр һәлак булучыны бары яхшы яктан гына үз эшенә бирелгән бик яхшы белгеч буларак искә ала. (Динара берничә ел инде Бәләбәй бала тудыру йортында акушер булып эшләгән, ә пандемия игълан ителгәч, "кызыл" зонага шәфкать туташы булып күчкән, анда дистәләгән кеше гомерен коткарган - "Комсомольская правда" редакциясе искәрмәсе)
 
Фаҗига буласы көнне Динара һәм Салават Камаевлар уллары белән бергә, су коенырга һәм ял итәргә дип Караидел күленә килә. Машиналарын гаилә трасса белән янәшә калдыра, ә кичен, өйгә кайтыр алдыннан, Динара белән улы әйберләрен машинага илтү өчен юл аша чыга. Шул вакытта аларны зур тизлектә килүче машина бәрдереп китә. Шаһитләр автомобильнең гаять зур тизлектә баруын һәм хәтта туктарга яки бәрдерүдән качарга тырышып та карамавы турында сөйләгән. Хәзер хокук сакчылары авария факты буенча тикшерү уздыра.
 
Һәлак булган хатынның туганнары әйтүенчә, әлеге фаҗига булыр алдыннан Динара бер кешене коткарган.
- Күлгә барганда, алар каршына машина килеп туктаган да, аннан бер кеше егылып төшкән. Аңарда эпилепсия өянәге башланган икән, тыны кысыла. Динара югалып калмый, аңа ярдәм иткән, шуның белән әлеге кешенең гомерен саклап кала алган. Ә менә үзенең генә гомере өзелде, -дип көрсенә аның каенанасы.
 
Хәзер мәрхүмәнең туганнарына баланы дәвалау һәм тернәкләндерү өчен ярдәм кирәк. Дистәләрчә чакрым ераклыктагы хастаханәгә барып йөрү шактый чыгымлы. Әгәр дә сез зыян күрүчегә ярдәм итәргә телисез икән, үзегездән дә өлеш кертә аласыз (Альмирның әбисе Алиса Муллануровна К.ның банк картасы 8(927)9201791 телефон номерына беркетелгән).
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 02.07.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»