|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2021 Фаҗига
Дүрт гаиләдә кара кайгы...Башкортстан сулыкларында бер көн эчендә дүрт кеше батып үлгән. Бер фаҗига республиканың Чакмагыш районы Үрнәк авылы янында булган. Су коену өчен җайлаштырылмаган буада 1966 елда туган ир батып үлгән. Урында Эчке эшләр министрлыгының тикшерү-оператив төркеме эшли. Һәлакәтнең хәл-шартлары ачыклана. Кырмыскалы районында күлдән полиция хезмәткәрләре 1987 елда туган ирнең мәетен чыгарган. Тикшерү бара.
Әлшәй районының Никифар авылы янында да коену өчен көйләнмәгән урында 10 яшьлек бала батып үлгән. Аның мәетен ике көннән соң кичә су коену урыныннан бер ярым километр ераклыкта таптылар.
Ярмәкәй районында Ык елгасы буенда урнашкан Исламбахты авылыннан ерак түгел көндез су коену өчен җайлаштырылмаган урында 2012 елгы малай батып үлгән. Якыннарының күз алдында диярлек, тәүлекнең көндезге вакытында. Мәрхүмнең гәүдәсе полиция хезмәткәрләренә тапшырылган, һәлак булу хәл-шартлары һәм сәбәбе ачыклана.
1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, су коену сезоны башланганнан соң республика сулыкларында сигез бала батып үлгән.
Фото: башинформ
--- |
Иң күп укылган
|