поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.10.2010 Җәмгыять

Хикәяне кем язган?

(“Мәктәп китапханәсе” сериясенең 50 томы чыгу уңаеннан уйланулар)

Моннан бер еллар элек бер газетада “Гомәр Бәшировның “Кем җырлады?” хикәясе” дигән сүзләргә төртелеп, тын кысылып куйган, кан өшеп киткән иде. Темасы сәнгать белән бәйле бу язманың авторы классик әдәбиятны, хуш, белмәсен дә ди. Язманы матбугатка әзерләгән, аны редакцияләгән журналист, аның корректурасын укыган корректор бар бит. Болар инде профессионал филологлар, мәктәптән тыш вуз эскәмиясендә дә әдәбияттан лекцияләр тыңлаганнар, тау-тау китап өемнәренә күмелеп, имтиханнарга әзерләнгәннәр. Лекция укыган укытучылар Әмирхан Еники иҗатын да, Гомәр Бәшировныкын да монографик тема буларак өйрәтми калмаганнардыр. Хәер, әсәрнең үзен укымасаң, лекция тыңлап кына ерак китеп булмый. Ә “Кем җырлады?” хикәясе бер укылса онытылмый ул, аның авторы да үзенә генә хас стиле белән башка татар әдипләреннән нык аерылып тора. Мин, һөнәрем белән бәйле рәвештә, әлеге хикәяне ел саен кимендә ике тапкыр кычкырып укыйм. Шуны укыганда, никтер, күзгә яшь бөялә, җан тетри, тавыш калтырый. Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” повестеннан авылның ирләрне сугышка озатуын сурәтләгән эпизодны укыганда да шулай. Уналты-унҗиде яшьлек публика миңа гаҗәпләнеп карый, ихтимал, алар тавыш калтырануны да, күзләрнең яшьләнүен дә сәнгатьле уку, артистлану дип аңлый торганнардыр. Шуңа да ул әсәрләрне укыр алдыннан салкын канлы булырга тырышып тренинг үткәреп алам. Әмма барыбер ваемсыз калу мөмкин түгел. Бу кадәресе инде, килешәм, картаю билгеседер, чәчләре агарган, маңгайлары сырланган кеше өчен боларны гафу итәргә дә ярыйдыр. Тик менә профессионал филологларның классик әдәбият белән кызыксынмавын, татар әдәбиятының титаннары булган язучыларның иң билгеле әсәрләрен дә белмәвен кичерү кыен.

 

Хәер, боларның яшьрәкләре китап киштәләреннән китап югалган, мәшһүр китап кибетләре азык-төлек сата башлаган, китапханәләр моңсуланып китапсыз калган чорда үстеләр. Дөрес, китап нәшриятлары тик тормады анысы. Алар тирәсен акчалы графоманнар сырып алды, акчалылар өчен китап әвәләүче нәшриятлар да гөмбә кебек үрчеде. Боларның күбесендә редакторлар да “ташка үлчим” дәрәҗәсендәге кешеләр, ялтыравыклы тышлыклар эчендәге эчтәлексез китаплары да гайрәт чигерүдән башкага ярамый иде.

 

Китап кадере шулай китте. Китап укымый торган белгечләр әдәбиятны башкаларга өйрәтә башладылар. Туфан абый Миңнуллин, әнә, “Ватаным Татарстан” газетасында: “Әдәбият укытучыларының шактые китап укымый. Китап укымаган укытучы ничек бүтәннәрне укырга өйрәтә икән, шуны аңламыйм”, – дип язып чыкты. Ә бит моннан егерме еллар элек кенә – туксанынчы еллар башында бөтен СССР территориясендә китап шаукымы, матбугат шаукымы иде. Кайбер аеруча популяр газеталарга язылу өчен лимит кертелде, теләсә-кем акча түләп кенә газетага языла, хәтта китап сатып ала да алмый иде. Бар иде шундый китаплар: боларны үзеңдә булдыру абруй, муллык билгесе санала иде. Туксанынчы еллар уртасында вәзгыять үзгәрде, дүрт-биш ел эчендә китап кибетләре ябылды, китапханәләр ятим калды. Ике меңенче еллар башында инде балаларга класстан тыш уку өчен китап тәкъдим итеп булмый башлады, чөнки юк иде. Гамәлдән чыккан, таушалган, тышлыклары төшкән совет чоры китапларын кулдан-кулга йөртеп карадык, алары да җитми иде. Ә яңа чыккан китаплар турында легендар совет язучысы Сергей Михалков: “Авторларның үзләреннән башка беркем дә редакцияләмәгән күпсанлы китаплар пәйда булды. Аларда бернинди зәвык юк, профессиональлек шулай ук. Ләкин китап сатылуга чыга. Хәзер мин шундый китапларны укыйм да, уңай бәя бирүдән баш тартам. Миңа уңай бәяләмә яздыру өчен мең доллар тәкъдим итәләр. Бу – коточкыч”, – дип язып чыкты.

 

Татар телендәге әдәби китапларның хәле тагын да начаррак иде. Графоманнар дәррәү күтәрелеп китап чыгарган вакытта классик әдәбият, әдәби телнең иң гүзәл үрнәкләрен тудырган язучылар иҗаты онытылуга дучар ителде. Моның белән килешергә ярамый иде, билгеле. Ике меңенче еллар башында мәктәп китапханәләрен татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре белән тәэмин итү мәсьәләсе көн тәртибенә килеп басты. Әлеге мәсьәлә кичектергесез чишелүне таләп итә иде. Проблеманы аңлаган, аны хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итәргә омтылган шәхесләр дә барлыкка килде. Мин яхшы хәтерлим: 2002 елның апреле иде, Мәгариф министрлыгына чакырдылар. Ни өчен икәнен дә белмичә, Казанга юл тоттым. Министрлыкта мәртәбәле әдәбият галимнәре, мәктәпләр өчен китап чыгарырга тиешле нәшрият җитәкчеләре җыелган иде. Киңәшмәне ул вакыттагы министр урынбасары алып барды. Хөкүмәт “Мәктәп китапханәсе” сериясеннән китаплар чыгару өчен акча бүлеп бирәчәк икән. Көн тәртибендә – шул акчаны нәтиҗәле файдалану, мәктәпләргә матур әдәбиятның иң яхшы үрнәкләрен кайтару мәсьәләсе. Киңәшмә шуның өчен җыелган икән. Чакырылган һәр кешегә сүз бирелде, акыллы фикерләр әйтелде. Инде эшкә тотынырга кирәк иде... Әмма боз кузгалмады. Җаваплылыкны үз өстенә алучы гаярь шәхес, эшне оештыручы лидер кирәк булып чыкты. Абруйлы әдәбият галимнәре – затлы шәхесләр, хөрмәткә лаеклы остазлар, том-том китапларны төзеп һәм редакцияләп чыгарырлык тәҗрибәсе булган белгечләрнең берсе дә лидерлыкны үз кулларына алырга теләмәде. Бу эш өчен үҗәт, ачылмастай ишекләрне дә ачып керерлек, бернигә дә карамыйча юл ярып барырлык кыюлыкка ия шәхес, бетмәс-төкәнмәс энергиягә ия булган зат кирәк иде.

 

Шул ук елның көзендә инде ситуация үзгәрә төште. Сентябрь-декабрь айларында тагын берничә тапкыр Казанга юл тотарга туры килде: тик киңәшләшү өчен генә түгел, ә җиңне сызганып эшләү өчен. Ник дигәндә, без соңыннан “редакцион совет” дип атаячак эш төркеме инде оештырылган һәм аның белән җитәкчелек тынгысыз җан, тиктормас шәхес профессор Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтовка тапшырылган иде. Әнвәр Хуҗиәхмәтов бу эшнең орбитасына күпсанлы әдәбият белгечләрен, журналистларны, Язучылар берлеген, Дәүләт Советы депутатларын тартып кертте. Проблеманың мөһимлеге шуннан да күренә: редакцион советның беренче утырышларында (гадәттә алар кичке якта, әдәбият галимнәре һәм белгечләр төп эш урыннарыннан бушагач үткәрелә) ул вакыттагы министр үзе дә катнаша иде. 2002 елның декабренә инде унынчы том әзер: китап нәшриятта җыелып, типографиягә тапшырылган иде. “Мәктәп китапханәсе” сериясен чыгаруга алынган “Тарих” нәшрияты хезмәткәрләре ул елда кара төнгә кадәр эшләделәр. Эшнең уңышлы баруында, ихтимал, нәшрият җитәкчелегенең төзүче-авторлар белән уртак тел таба белүе, үзләре дә алны-ялны белмичә эшләүләре өстенә әдәбиятчы-галимнәрне дә бар көчләренә җигүләре дә ярдәм иткәндер. Инде сигез ел шул нәшрият бусагасын таптап, мин бер нәрсәне әйтә алам: мондагы кебек тыныч һәм иҗади-эшлекле атмосфера, тәкәбберлексез ихтирамлы мөнәсәбәт сирәк җирләрдә очрый. Боларга тагын әйткән сүздә тору, ике төрле сөйләшмәү кебек сыйфатларның да өстәлүен әйтергә кирәктер.

 

Еллар тиз акты. Мәгариф һәм фән министрлыгында җитәкчеләр дә бер генә тапкыр алышынмады. Әмма редакцион советның эше тукталмады: ел саен берничә том әзерләнеп, мәктәп китапханәләренең киштәсенә куелды, шуннан укучылар һәм укытучылар кулына күчте. Бу эшнең “сәхнә артын” мин бик белеп бетермим, китап чыгару өчен акчалар алай җиңел генә бүленгәндер дип уйламыйм, сүз бит футбол, хоккей турында түгел, ә татар китабы турында бара. Тик бик үк ашыгып булмаса да акча табыла, Әнвәр Нуриәхмәтович редакцион совет әгъзаларын да, китап төзүче галимнәрне дә тик тотмый иде. Әле акча бүленгәнче үк берничә том китап әзерләнеп куела, вакыты җиткәч алар дөнья күрә дә килделәр. Мин үзем, мәсәлән, илленче томны эшләүгә кризис чәчәк аткан вакытта, дәүләти китап нәшриятлары китап чыгарудан бөтенләй туктаган бер чорда тотындым. Акча табылып, бу томның чыгачагына ышанычым аз иде. Ниһаять, илленче том – тиңсез каләм иясе Хәсән Сарьянның “Сайланма әсәрләр”е “табадан төште”. Бу инде үзенә күрә бер түгәрәк сан – тантана иде. Башта ук, киңәшләшкәч, “Мәктәп китапханәсе” сериясе 100 томнан торырга тиеш дигән фикергә киленде. Татар классик әдәбиятының потенциал мөмкинлеге әле моның белән генә дә чикләнми, ләкин иң-иңнәр арасыннан 100 авторның сайланмалары белән укучылар, һичшиксез, таныш булырга тиеш. Бу – әдәби җәмәгатьчелекнең һәм әдәбият укытучыларының фикере. Татарның милләт буларак үсеш стратегиясе, башка халыклар эчендә йотылып калмау идеясе шуны таләп итә. Милли әдәбият, милли традицияләр нигезендә тәрбияләнгән укучылар булганда гына татар матбугатының да, әдәби телнең дә, милләтнең үзенең дә, иншалла, киләчәге бар.

 

Бездә еш кына хәзер балалар әдәбият укымый, интернет заманында китап индустриясенең киләчәге юк дигән фикер үткәрелә. Әлбәттә, китапсыз калдырсак, чын әдәбиятны укырга өйрәтмәсәк, бу шулай булачак. Ул вакытта фикерсез-уйсыз катлам, зомбилар буыны формалашачак. Тиешле игътибар булганда, җитди әдәбият, әхлаклы әдәбиятка ихтыяҗ беркайчан да кимемәячәк. Моннан берничә ел элек Норвегия хөкүмәте норвег язучысы Юстеин Гордерга китапларыннан килгән табышның илнең балык тоту промышленносте китергән табышка тиң булганы өчен махсус премия бирде. Бу – балалар өчен фәлсәфи китаплар язучы автор. Норвеглар дөньяда барысы биш миллион тирәсе исәпләнә, ягъни татарларга караганда байтакка азрак. Дөрес, алар империянең карагруһчыл басымын кичермиләр, мөстәкыйль дәүләттә яшиләр. Тик шулай да әлеге факт уйланырга җитди сәбәп бирә.


Булат ХАКОВ
Татарстан яшьләре
№ 48-49 | 19.10.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»