|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2021 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда 20нче июньнән бирле 18 яшьлек егетне эзлиләр20 нче июньнән бирле Биектау авылында яшәүче хатынның 18 яшьлек улы элемтәгә чыкканы юк. 23 июньдә ул "Дербышки" полиция бүлегенә хәбәрсез югалган егетне эзләү турында гариза биргән. Полицейскийлар хәбәрсез югалган кешене эзләүдә казанлыларның ярдәм итүләрен сорыйлар. Сомов Максим Сергеевич, 17.10.2002 елда туган, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты студенты. Казанда ул дусты белән бергә фатир арендалап тора. Әнисе улын соңгы тапкыр 9 июньдә күргән, ә 20 июньнән ул шалтыратуларга җавап бирми башлаган. Хәзер егетнең телефоны өзелеп куелган.
Фото: http://biektaw.ru
--- |
Иң күп укылган
|