|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2021 Матбугат
А3 иде, А4 булды – «Шәһри Казан» яңача чыга башлый“Шәһри Казан” газетасы яңа форматта чыга башлый. Бу турыда “Матбугат.ру”га газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров сөйләде. Көндәлек саннары шулай ук кала, ә җомга саны элеккеге А3 форматыннан А4 форматына күчә. Күзаллау өчен әйтик: А4 форматында моңарчы “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “Юлдаш”, “Сираҗи сүзе” кебек газеталар чыга иде. Дәүләти басмалар арасында А4леләр юк иде кебек. Үзгәреш форматка гына түгел, эчтәлеккә дә кагылачак икән. Газетаның җомга саны “Шәһри Казан. Язмыш” дип чыгачак. Тематикасы мондыйрак - гыйбрәтле, кызганыч язмышлар, фаҗигаләр, мәхәббәт һәм хыянәт, сәламәтлек, дин, киңәшләр, шоу-бизнес һ.б. Кыскасы, бу яктан кайбер шәхси басмалар белән көндәшлек итмәкче бугай, шәһрилеләр. Әйтик, шундыйрак форматта “Ясминә” дигән газета чыгып килә. Аны күпләр, бәлки, белмидер дә, әмма 2021 елның икенче яртыеллыгында ул күп кенә хосусый басмаларны тираж буенча узып киткән.
“Шәһри Казан” исә почтаның язылу каталогына А4 буларак кермәгән. “Язылучылар тарафыннан дәгъва булмасмы?” дигән сорауга Радик Сабиров болай диде: “Дәгъва булмаска тиеш, чөнки элек 12 бит А3 чыгарсак, хәзер 24 бит А4 чыгарачакбыз. Күләм шул ук. Ә язмалар саны күбрәк”, - диде.
“Шәһри” саргайды дип гаеп итәрләр дип курыкмыйсыңмы?” дип тә сорадык баш мөхәррирдән. “Андый фикерләр булыр дип күзаллыйм”, - диде Радик Сабиров, әмма моннан курыкмавын әйтте.
Бүген 2 июль көнне 11:00 сәгатьтә “Татмедиа” бинасындагы әдәби кафеда “Шәһри Казан”ның яңа форматлы газетасын тәкъдим итү чарасы узачак
--- |
Иң күп укылган
|