|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2021 Әдәбият
"Бар инде андый егетләр һәм кызлар һәр җирдә"Гаделҗан көчәнеп булса да үзен укырга мәҗбүр итте. Аңа инде “вождение” буенча да зачет куелганын хәбәр итсәләр дә сөенмәде. Уку, дигәннән, әле юньләп укыганнары да юк. Менә тагын сентябрь колхоз кырларында салам җыю белән башланды. “Лаеш шулпасы” эчмәгән зат чын кеше була алмый дигән әйтем дә бар бит әле. Әллә шуны тәрбияләү исәбендә аларны шул якка, Емельяново авылы кырларына илтеп ташладылармы? Әйе, ташладылар: ачык машина өстендә, тузан эчеп, шактый туңып барып төштеләр алар ул авылга. Татар баласына аның чиркәүле булуы бик шомлы күренде башта. Өчәүләп, дүртәүләп студентларны фатирларга бүлделәр. Гаделҗаннарның хуҗабикәсе ялгыз әби, гомере буе сыер савучы булып эшләгән, әлегәчә таза-сау кеше икән. Студентларның вазыйфалары: иртүк торып ат җигү, катык, бәрәңге, сөт, ипи ашап, көне буена кырга, салам җыюга, эскерт салуга китү. Әлбәттә, көндезге ашка ашханәсе бар — яхшылап ашаталар, тамак тук, ите дә, боткасы да бар дигәндәй... Бер караңгыдан икенчесенә кадәр уйный-көлә, шаяра торгач вакыт тиз үтә. Авыл кызлары бик күренмиләр, әйтерсең лә әбиләр генә яши монда. Егетләр, арылды, кич, караңгы дип тормыйлар, күршедәге Янтык авылына “вечер”га баргалыйлар. Анда яшьләр күп, клубларында җырлыйлар, бииләр, күмәк уеннар уйныйлар... Гаделҗан да төшеп калганнардан түгел, авыл егетләреннән бушап торган баян-гармуннарын, рөхсәт сорап, уйнаштыргалап ала. Күбрәк аңа вальс уйнаталар. Бер-береңә тотынышып, егетләр кызларның билләреннән кысып, яки иң өстенә кулларын салып, муеннарын, чәчләрен иркәләп сыйпавы рәхәт шул. Шуңа ләззәтләнү тойгысын кичерү өчен заказ бирәләрдер инде вальска, сер түгел. Бер тапкыр ул клубтагы кичке уеннарда бик чибәр кыз күрде. Авылга әле генә килгән медсестра икән. Янында тән сакчылары булып кыланучылары да табылган. Әллә үзе теләгән ул кыз аларның шулай йөрүен, әллә бәясен күтәрү өченме? Бар инде андый егетләр һәм кызлар һәр җирдә. Гаделҗанның менә шул кызга күзе төште бит. Нишләргә? Әнә, ул уйнап утырганда, кызый берсе белән танцыга кушылды. Чибәр, нәгъләт! Әллә ни озын да түгел. Түгәрәк йөзле, озын керфекләре еш-еш сирпелеп куя, куе кашы — ярым Ай, күр инде, күр, бәләкәй генә борыны янында миңе дә бар, иреннәре үбү сорап ялтырый. Боргаланмый-сыргаланмый ипле генә таптана, Гаделҗанның җайлап кына бастырып уйнавына аның бию ритмы тәңгәл килә. Бер карасаң, аның белән биюче кыланчык егет аңа бөтенләй пар түгел. Ә читтән генә күзәтеп, җаны-тәне дөрләп янган баян тартып утыручы — Гаделҗан, менә дигән пар булырдай — аккош. Шулчак, егетнең, дөньясын онытып, йотлыгып, күзләрен мөлдерәтеп уйнап утыруын күргән бер кыз колагына пышылдады:
— Урыс кызы!..
— Булса ни? — диде ул, уйнавыннан туктамыйча.
— Инеш кырыендагы медпунктта эшли, күрсәтермен!
Яшьләр “Дамский танец”ка заказ ясады. Ягъни кызлар егетләрне сайлап бииячәкләр. Колакка пышылдаган кыз аны уртага култыклады.
— Ә кем уйный? — диде ул аңа.
— Үзең. Мин синең янда, баяның өстенә кулларымны куеп биермен.
Гаделҗан “Яшьлек” җырын вальс итеп, яңгыратып җибәрде. Рус кызы, нигәдер капылт кына кузгалып, клубтан чыгып китте, егетләре дә нишләптер артыннан карап кына калдылар.
“Дамский вальс” һәр кичәнең соңгы биюе итеп кабул ителгән бу авылда. Монысында да шулай булды — таралдылар.
— Исемең ничек? — диде Гаделҗан клубтан чыгу белән әлеге бергә биегән кызга.
— Син Гадел, ә мин — Гадилә.
— Шәп икән. Пар килгәнбез бит диясең килә инде.
— Ник, шулай түгелмени?
— Ә нигә соң урыс кызының адресын күрсәтәсең?
— Күзеңне ачарга булышам.
— Алар минем йомык түгел ләбаса...
— Йомык түгел дә, шар кебек ачылып китсәләр хакыйкатьне ачыграк күрер идең...
— Нәрсә әйтмәкче буласың?
— Хәзер, хәзер...
Алар тар тыкрык буйлап, үзәнлерәк җиргә төштеләр. Сукмак кырыйлары куе кычыткан, тигәнәк белән тулган. Кул тиеп-тиеп киткән чагында чагып, тырнап алгалыйлар. Ярый әле күктә Ай балкый. Гадилә аны кулыннан тартып алга өстери.
— Атла инде тизрәк!..
— Син мине кая алып барасың?..
— Әнә тегендә, тәрәзәсендә ут янып торган өйгә.
— Нәрсә калган анда миңа?
— Белерсең...
— Анда барыр өчен әйбәтрәк юл юк идеме?..
— Бар. Ул урам белән бару — әйләнгеч, ә моннан якын һәм аулаграк.
Ниһаять, болар пәрдәсе капланган, тәрәзә төбенә гөл утыртылган, читтәрәк торучы өйнең ян тәрәзәсе янына килеп туктадылар. Каршысындагы сәрви агачлары рәшәткә белән уратып алынган. Гаделҗан белән Гадилә шуңа килеп терәлүгә, куак арасыннан пырхылдап ниндидер кош очып чыкты.
— Йөрибез инде газиз кошкайга да тынгы бирмичә, — дип, ризасызлыгын белдерде егет.
— Тәрәзәгә кара! — диде кыз.
— Ят кеше өенең тәрәзә артында нәрсә булганын күрсәтергә алып килдеңме мине?
— Медпункт бу, кешенеке түгел...
Шул вакыт пәрдә ачылып-ябылып алды. Аннан әлеге дә баягы клубтагы урыс кызы күренеп калды. Алар тиз генә иелеп куйдылар. “Күрмәде бугай!” — дип уйлады Гаделҗан, ә йөрәге, ә йөрәге читлегеннән чыгып, кире клубка чабардай тибә иде. Аны бит анда дуслары югалткандыр, кайтырга кирәк лә... Яңадан баш калкытуларында ябык пәрдә артында әлеге кыз белән ниндидер егетнең шәүләләре пәйда булды. Гаделҗан инде боларның кемнәр икәнлегенә шикләнми иде. Янган йөрәге үбешеп торганнарын күреп сулкылдаса да, Гадилә янында сер бирмәде. Ул йөрәк хәзер бары дуслары янына ашыгып бару ритмына гына тибә башлады.
Ә Гадилә тыныч. Гаделҗанның инде үзенеке генә икәнен кыз ачык белә иде. Таныш тыкрык сукмагы, Ай да яктырак балкый, инде хәзер егет алдан чаба, кыз да җитез — калышмый.
— Иртәгә тагын кил, көтәм... — Сулышы капкан Гадиләнең тавышы, төнге һаваны ерып, еракларга тарала иде.
Гаделҗан бүтән бу авылга бармады. Әмма тәрәзә пәрдәсе артындагы мизгел эчендә гашыйк булган медсестра кызның егете белән үбешү манзарасы гомере буе күз алдында калды.
Үтә гомер янып-көеп,
Рәте булмый тормышның...
Мәхәббәтнең баш бетергеч,
Җене бар чукынмышның... — дип язып куйды ул куен дәфтәренә, кайтып кергәч, караңгыда, ут яндырмый гына.
Алмаз ХӘМЗИН. “Кабул итәсезме?” романыннан өзек
--- |
Иң күп укылган
|