|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2021 Әдәбият
Мөдәррис Әгъләмовны искә алу кичәсе моңсу да, күңелле дә уздыКичә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында халык шагыйре Мөдәррис Әъләмовка багышланган “Галәм.Әгъләм” дигән шигъри-музыкаль спектакль куелды. Премьера алдыннан бер төркем артистлар белән язучылар очрашты. Кичә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында халык шагыйре Мөдәррис Әъләмовка багышланган “Галәм.Әгъләм” дигән шигъри-музыкаль спектакль куелды. Премьера алдыннан бер төркем артистлар белән язучылар очрашты.
Шагыйрь турында хатирәләр, истәлекләр үзе бер китап язарлык. Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла аның белән тәүге тапкыр студент елларында танышкан. Әнә шул елларда Мөдәррис абыйның ничек итеп паспортсыз калуын сөйләде ул. Тулай торакка кергәндә, вахтага калдырып кергән шагыйрь, аны онытып чыгып китә. Шуннан соң, паспортны туган ягына җибәрәләр, әмма ул иясенә килеп ирешми. Шулай итеп, паспортсыз гына яшәргә насыйп була аңа.
Кичәне алып баручы, музей җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рузалия Чабатова язучы турында күп мәгълүмат туплаганлыгы күренеп тора. Шуны әйтәсе килә,әлеге очрашу спектакль куелганчы, аның режиссеры катнашында уздырылса, зур табыш булыр иде.
М.Әгъләмовның 75 еллыгы уңаеннан, китабын чыгарырга кирәклеген дә әйтеп узды рәис. Халык шагыйре Разил Вәлиевнең дә Мөдәррис Әгъләмов белән күңелле хатирәләре шактый икән. Халык язучысы Рабит Батулла, Илсөяр Ихсанова, драматурглар Мансур Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди үзләренең кызыклы истәлекләрен сөйләделәр. Халык язучысы Марсель Галиев исә Мөдәррис абый белән булган мәзәк хәлләрне үзенең куен дәфтәренә теркәп барган. Кайберләрен биредә дә искә алды. Мөдәррис Әгъләмовның әнисе урынына калган апасы Рәсимә ханым да энесе турында якты хатирәләре белән уртаклашты. Соңлап кына яшьлек мәхәббәте белән кавышкан шагыйрьгә Нәҗибә апа Сафина (шагыйрә) гомеренең соңгы көннәренә кадәр терәк була. Ул М. Әгъләмовның туган ягы Зәй районында, аның исемендәге премия булмавына борчылуын белдерде.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|