поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.07.2021 Шоу-бизнес

Мөнир Рахмаев: "Хатынымны ашарга пешерә белми, диләр"

Татар эстрадасының популяр җырчысы Мөнир Рахмаев белән шактый вакыт аралашкан юк. Җырчы белән элемтәгә кереп, хәл-әхвәлләре һәм яңалыклары турында сораштык.

- Мөнир, сәлам! Ничек хәлләрең?
 
- Аллаһка шөкер, үсәбез.
 
- Кызыңа күпме булды инде? Нинди һөнәрләре бар?
 
- Асмирага 1 яшь тә 3 ай. Әкренләп сөйләшә башлады. “Әти”, “әни” дип әйтә. Биергә, җырларга, фотога төшәргә ярата. Эссе көннәрдә Казан бистәсендәге йортыбызда яшәдек. Кояшта кызындык. Кызыбызны бассейнда йөзәргә өйрәттек.
 
- Фатирыгыз да бармы?
 
- Әйе. Эссе булса, өйгә барабыз. Казанда эшләр булса, фатирга кайтабыз. Күршедә генә Гүзәл Уразова һәм башка танылган артистларның өйләре. Йортыбыз бик уңайлы урында - “Казан” гаилә үзәге каршында урнашкан.
 
- Инстаграмда хатының Илсөяр турында нәрсә генә язмыйлар...
 
- Матур сүзләр һәм шул ук вакытта начар сүзләр язучылар да бар. Көнләшүчеләр күп. Ләкин без аларга игътибар итмибез. Алар безнең гаилә тормышына берничек тә тәэсир итми. Аллаһка шөкер, бер-беребезне яратабыз. Әлхәмдүлилләһ, кызыбыз үсә. Әле киләчәктә тагын балаларыбыз булачак, Аллаһы боерса.
 
- Илсөярне “булдыксыз”, диләр. Ашарга пешерә беләме?
 
- Әлбәттә! Илсөяр – блогер. Аш-су буенча төрле рецептлар белән уртаклаша. Күпләр аны ашарга пешерә белми дип уйлый. Әмма ул - менә дигән хуҗабикә. Өйдә һәрвакыт тәмле ризык пешкән була, безне гел тәм-томнар белән сыйлый. Тортлар да пешерә. Ләкин шул ук вакытта фигураны да саклый. Минекен дә, үзенекен дә. Гомумән, Илсөяр пөхтәлекне ярата, шуңа күрә өебездә һәрвакыт чиста. Фигурасы шәп булгач, фотомодель эшенә, кием рекламаларга бик күп чакыру килә. 
 
- Иҗатта нинди яңалыкларың?
 
- Тиздән яңа җырлар чыгачак. Яңа клиплар да көтелә. Барысы да процесста. Иҗат гөрли, Аллаһка шөкер!

- Мөнир, син эстрадага эшләпәле җырчы булып килеп кердең. Ничә эшләпәң бар?
 
- Коллекциямдә 169 эшләпәм бар. Күбесен бүләк иттеләр. Барысын да аерым шкафта саклыйм.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 01.07.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»