поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.07.2021 Ана теле

Сөйләмебезне бизәргә әдипләребездән өйрәник. Бүген сәнгати сүз остасы Мөхәммәт Мәһдиев сабаклары

Максатчан тәртип белән барган язмаларыбызның нәүбәттәге монысына кечкенә генә кереш тәкъдим итим әле. Сөйләмебезне бизәү максатында тел чараларын әдипләребездән өйрәнергә өйрәткән язмаларыбызның соңгысына (Гаяз Исхакый иҗатына караганы) интернетчы укучыларыбыз Илгиз, Әхмәтзәки кардәшләрдән фикер килде.

Аларда, башлыча, күпчелек хәбәрчеләребезнеке кебек үк, телебезне саклау, үстерү турында гомуми фикер, тәкъдимнәр әйтелә.  Әхмәтзәки кардәш, мәсәлән, болай ди: “Гаяз Исхакыйга бәяләмә бирерлек белемем, гакылым юк. Ә шулай да: гомер агышын татарны танытырга тырышып яшәгән шәхесне ихтирам итмичә мөмкин түгеллеген аңлыйм”. Һәм автор телебезнең, аерым алганда ТНВ каналы сөйләменең, бүгенге хәленә борчылып, җитди генә фикерләр әйтә. Тик алар, әйткәнебезчә, безнең бүгенге язмаларыбыз темасына турыдан-туры кагылмый.  Без бүген иҗтимагый сөйләм төрләрендә телнең экспрессив-тасвири-бизәү чараларын остазларыбызның ничек куллануын күзәтеп, үз сөйләмебездә шул үрнәкләрне ничек файдаланырга дигән максат белән эш итәбез. Дәвам иттерик.
   
Бүген мәшһүр әдибебез, нәфис сүз остасы Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗат мирасына мөрәҗәгать итик.
   
Шулай да башлап җибәрер алдыннан бер фикер әйтәсе килә: күп санлы укучыбызга Мөхәммәт Мәһдиевне сөйләм оештыру нечкәлекләрен өйрәтерлек мөгаллим-белгеч дип тәкъдим итеп дөрес эшлибезне. Шәхсән үзем моңа ихластан инанганмы? Тел сабагы бирергә теләсә кемгә кушылган, шул изге эшкә теләсә кем алынган заманнарны хәтерлибез бит әле. Әйдәгез, “Мөхәммәт Мәһдиев – тел һәм сөйләм белгече” дигән хакыйкатькә инануга бергәләп ирешеп карыйк. Ике юнәлештә уйланырга тәкъдим  итәм. Башта язучыбызның татар әдипләренең телгә мөнәсәбәте, сүз осталыгы турында фикерләре. Аннары – үз иҗатында шушы кыйблада тәҗрибәсе. сабаклары. Өйрәнү чыганагы: Мөхәммәт Мәһдиев. Сызып ак нур белән...: шәхесләребез тарихыннан: фәнни-публицистик мәкаләләр /Төз.: Г.Хәсәнова., кереш сүз авт. Д.Заһидуллина/ – Казан: Татар.кит.нәшр., 2014.– 583 б.
 
Мин татар теле һәм сөйләме өлкәсендә үзем чын белгеч санаган шәхесләргә карата М.Мәһдиев әйткән фикерләрне күчереп бирәм, уйлану, нәтиҗә ясау – сезнең эш, бүтәннәргә дә кирәге чыгар дигән уйга килгәндә безгә дә җиткерегез.
   
Гадел Кутуй турында. “Г.Кутуй – тәнкыйтьче.” (27–30 б.). Бер төркем тәнкыйтьчеләр  тарафыннан Һ.Такташ “ вак буржуа шагыйре” дип кире кагылган чорда, аның иҗаты турында язган мәкаләсендә Кутуй шагыйрьнең үрнәк итеп өйрәнерлек ягын – “телгә, тасвирга байлыгын” күрсәтте. Шагыйрьнең каләме ышанычлы икәнлегенә басым ясап, ул аңа “”Көтәбез!:” дип дәште ( Кызыл Татарстан, 1925. № 190), Кутуй теге яки бу язучының стиль үзенчәлеген  гаҗәп оста тотып ала иде. Әдәби әсәрне тикшергәндә, ул язучының сүз белән ничек эш итүенә зур игътибар бирде. Ш.Госмановның хикәяләре басылып чыккач, Кутуй аның стиле өчен характерлы детальне шунда ук билгеләп үтте. “Ш.Госмановта,– диде ул.– сүзләр, җөмләләр бер-бер артлы тезеләләр дә, узышалар, ашыгалар, аларның тизлегендә гаскәрилек бар. Сугышны тасвир иткән юлларыннан пуля ... исләре аңкып тора (Кызыл Татарстан, 1925, № 181). Кутуйның телгә никадәр әһәмият биргәнлеген күрсәтә торган тагын бер мисал китерергә мөмкин: 1929 елда ул “Авыл яшьләре” журналында тел мәсьәләсенә багышланган махсус мәкалә белән чыга. “ Без язучыны әдәбият-матбугат заводында эшләүче бер эшче дип таныйбыз,– ди Кутуй.– Эшче үзе эшләп чыгара торган товарны нәрсәдән, ни белән һәм ничек эшләргә икәнлегенә игътибар итсә, язучының да сүзнең, җөмләнең урынлы-урынсыз алынуына күңел бирергә тиешләр... Сүзгә әһәмият бирергә кирәк, чөнки урынлы кулланылган сүз ул – мәгънә дә, ул – идеология дә, ул – матурлык та” (“Авыл яшьләре, 1929, №5). Г.Кутуй үзе рус әдәбиятын, рус телен яхшы белә иде. Ләкин татар әдәбиятында рус сүзләрен теләсә ничек куллануны ул бервакытта да якламады... (29 б.);
   
Габдрахман Сәгьди турында (“Габдрахман Сәгьди”, 30–36 б.). Ул... татар әдәбияты, сарыф-нәхү кебек китаплары дөньяга чыга, төрки телләре буенча фәнни тикшеренү эшенә бирелә. 1912–1915 елларда бер-бер артлы аның “Әдәбият ысуллары”, “Әдәбият мөгаллиме”, “Телебезнең сарыфы”, “Телебезнең нәхүе”, “Үз телемезчә мөкәммәл сарыф-нәхү” китаплары дөньяга чыга... (31 б.).
   
Галимҗан Шәрәф турында. “Фәнгә багышланган гомер” ( 39– 43 б.). 1915 елда “Тукаев сүзләре” дигән китап чыгара. Аның лингвистика өлкәсендәге хезмәтләренә СССР ФәннәрАкадемиясе член-корреспонденты В.А.Богородицкий югары бәя бирә һәм үзе пенсиягә чыкканда, үз урынына куярга лаеклы кеше бары тик Г.Шәрәф кенә дип “Главпрофобр”га мөрәҗәгать итә. (Өстәмә мәкаләдә: профессор исеме биреп тә дигән). Шулай итеп, Г.Шәрәф 1935 елның ахырында Казан Көнчыгыш педагогия институтының Эксперименталь фонетика кабинеты итеп билгеләнә. Татар телен озак еллар өйрәнү нәтиҗәсе буларак, аның “Сонорная длительность татарских гласных” дигән хезмәте дөньяга чыга. Бу хезмәткә Советлар Союзының барлык лингвистлары югары бәя бирәләр. Аның турында уңай бәя Франция лингвистларының фәнни бюллетенендә дә языла. (Өстәмә мәкаләдә: Күренекле лингвист А.Мейллет  аның бу хезмәтен югары бәя биреп, рецензия яза). Бу хезмәт үзенең әһәмиятен бүгенге көндә дә югалтмаган. Г.Шәрәф керәшеннәр өчен “Якты юл” исемендә әлифба төзүдә катнаша, шул ук вакыттта зур күләмле русча-татарча сүзлек әзерләүгә керешә.
   
Г.Тукай турында. “Шагыйрьнең бишеге (170–203 б.). Әдипнең гомумән тел турында, татар теле турында, аны куллану, ягьни сөйләмият турында махсус, тирәнтен уйланган хезмәте. Казан арты сөйләменә нигезләнгән.
   
Казан артының этнографик ягы чуар. Марилар, удмуртлар, руслар белән аралашып яшәү эзсез калмаган: ... Әнә шул бай калейдоскоп эчендә татарның әдәби теле сакланган: Казан арты татарлары турында фикер йөртеп, Тукай болай ди:”Милли әдәбиятымыз фәкать шулар телендә, шулар рухында булуын телим ( С.Сүнчәләйгә хаты, 1910, 9 ноябрь).
   
Казан артына күчеп килгән бу халык (ХҮ1 гасырның икенче яртысында Казан һәм Казан тирәсендәге бистәләрдән бик күп халык әнә шул марилар, удмуртлар яшәгән урман аланнарына китеп урнаша) мари, удмурт халкы белән тиз аралаша, ике арада дини-милли каршылыклар бөтенләй үк булмый кала. Казан артындагы байтак татар авылын халык әле дә булса “ар” авылы дип йөртә (“ар” дип удмуртларны атап йөрткәннәр) һәм аларның кайчандыр удмурт булганнарын бүгенге сөйләшләрендәге фонетик яңгыраш әле дә сиздереп тора. (171 б.).  
 
.. Сәүдә үзәге Әтнә– Мәңгәр тирәсендә акрынлап акча тупланган. Сәүдә эшен йөртү, алып бару өчен, гыйлем-мәгърифәт кирәк булган. Сәүдә, базарлар үсү белән, Казан артында мәдрәсәләр ачыла башлаган. Арадан иң зурлары Кышкар, Курса мәдрәсәләре булган. Кечерәкләрдән Ташкичү, Казиле һ.б. авыл мәдрәсәләре...  Аларда укып чыккан кешеләр турында... Шиһабетдин Мәрҗани, Габделбари Яушев (Күшәр кешесе), Габденнасыйр Курсави, Шәмсетдин Күлтәси, Таип Яхин һ.б.  Дөбьяз төбәге егете Мөхәммәтгали Мәхмүдев ( 1824–1891). Мәмдәл волосте Сөләнгер авылында крестьян  семьясында туып, Сөләнгердә һәм Казан мәдрәсәсендә белем алып, мәшһүр Казан университетында укытучы булып эшли башлый. Х1Х гасырда крестьян малае университетта укыта! Лобачевскийлар, Готвальдлар эшләгән гыйлем пайтәхетендә  Казан арты егете! Сөләнгер егете Гали Мәхмүдев университетта гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнүче студентларга каллиграфия укыта, дәреслекләр, сүзлекләр төзи (“Татар телен өйрәнүгә практик кулланма”); бу китап турында үзәк рус матбугатында уңай рецензия күренә. Моннан тыш ул рус теленнән татарчага берничә брошюра тәрҗемә итә, русча-татарча сүзлек төзү эшенә керешә. Казан арты, шулай итеп, Казанга белем бирә. Белем бирә, кеше бирә.
   
Олы Мәңгәр егете Габделмәннән Рахманколый, балалары Солтан, Мәрьям – атаклы кешеләр.
 
... Арча ягындагы Кәче авылы ирләре гасырлар буе крушниклыкта. Идел пристанена барып, гомер буе йөк төягәннәр, бушаткпннар. Халкы җор, елдам, үткен. Холыклары да эленеп кенә тора – гомер буе юлда, пристаньда. Ф.Сәйфи-Казанлы хикәяләренә күп материал биргәннәр алар. Базар йөрү, юл йөрү – ул шәхес эше. Казан артында элегрәк елларда һич тә “Казанга барам” дип сөйләшмәделәр. “Казан йөрү”, “базар йөрү” дип кенә әйтелә иде. “Йөрү” – зур сүз, бу инде атлау гына түгел, ә ил-җир күрү, агай-эне, татар, урыс, мари, мордва белән аралашу, ипле тормыш кору мәсьәләсен киңәш-табыш итү дигән сүз. Базар, сәүдә юлы нәкъ крестьян хезмәте кебек үк: шәхес ясый, шәхес эшли. Ә андый “эшләнгән” шәхес киләчәктә һичшиксез кирәк булачак. Бәдри солдатны хәтерләгез: “Юк, сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга...” Бу шәхес тарихта үз сүзен әйтәчәк, бу патша түрәсе яткырып сукканда “ләббәйкә” дип тормаячак... (197 б.)
   
Тукайны биргән Казан арты – шагыйрьнең бишеге – әнә шулай вакыйгаларга, шәхесләргә, сыйнфый аңга, шигърияткә бай як. Ул вакыйгалар, ул хәлләр, шәхесләр, ул табигать аерым-аерым хис булып, матдә, тойгы булып 26 ел буе шагыйрь Тукайны “ясаган”, ул шигъри бишек аны гомеренең иң авыр вакытларында тибрәткән. Әнә шуңа күрә авыруы бик көчәйгән, шәһәр атмосферасы һәм социаль мөхит рухын бик нык кыскан вакытларда ул туган ягына – шул бишеккә кайтып киткән, шунда рухына ләззәт тапкан.  
 
... И агайне! (Г.Камалның әтисе туган Сикертән авылында бер-береңә дәшүнең иң популяр формасы шул: “агайне”. Сикертәннәр әле аны үзләренчә әйтәләр: “агайны”. Бу – урыслардагы “дружище”, Англия, Америка Кушма Штатлары, Канада кебек илләрдә “сэр”, Франциядәге “мосье”, Италиядәге “синьор”, Төркиядәге “әфәндем” кебек сүзләр дәрәҗәсендә. Япониядә, ялгышмасам, бу урында “сан” сүзе кулланыла булса кирәк. Безнең Сикертәндә – “агайны”
 
“ Г.Камал – журналист” (215–225 б.). Г.Камалның Г.Тукайның “Алтын әтәч” поэмасына биргән бәяләмәсеннән өзек китерә: “Назымы гаять җиңел булу өстенә, тасвирлары да гаять шагыйрәнәдер”.
   
1906 елдан башлап, ягъни –Йолдыз”ның беренче саннарыннан алып, Г.Камал, татар хәрефен, татар имлясын төзекләндерү, типография хәрефләрен камилләштерү өчен матбугатта көрәш алып бара, еш кына татар газетларының теле турында матбугатта рецензияләр белән чыга, “тел берләштерү” теориясен тәнкыйтьли. Аның “Хәрефләр ислахы”, “Имля вә хоруф мәсьәләсе” (Хоруф – хәреф)., “Матбагачылыкта тәрәккый” һ.б. исемдәге күп санлы мәкаләләре цикллап басыла.      
   
“Яңа бистә прометее” (Фатих Әмирхан турында) (287–319 б.).   Ф.Әмирханның татар әдәби телен формалаштыруда тоткан роле безнең фәндә әлегә өйрәнелмәгән. Шунысы характерлы: ХХ йөз башы әдәбиятында татар телен искиткеч зәвык белән поэтик яңгырата алган Ф.Әмирхан әсәрләрендә авыр, кытыршы җөмләләр байтак. “Асылган йиде кешеләр хикәясе” дигән тәрҗемә исемгә генә игътибар итегез! Аның “Хәят”, “Кадерле минутлар”, “Танымаганлыктан таныштык” әсәрләрендә  татар теленең салмак, шома агышына һич тә туңрыф килми торган җөмләләр очрый. Ни өчен алай соң? Бөтен хикмәт – традиция булмауда. Х1Х йөз мәгърифәтчеләренең сөйләү-хикәяләү теле теле европача уйлый торган, рус – Европа  әдәбияты, Гуно, Бетховен, Чайковский музыкасы йогынтысында тәрбияләнгән яшь язучыны канәгатьләндерми, һәм ул, үз элгәрләренең – Х1Х йөз татар мәгърифәтчеләренең хикәяләү алымыннан котылып, сүзгә эчке куәт бирергә, сүздән сурәт ясарга омтыла. Әмма таянырлык тәҗрибә, традиция юк иде.  Нинди чыганакка нигезләнептер, “Россия мөселманнары” дигән мәкаләдә инглиз галиме Горальд Вильямс та шул фикерне уздыра. Ф.Әмирханның әсәрләре, ди ул, аның элгәргеләренең прозаик стиле котылгысыз һәм бердәнбер атрибут түгел икәнлеген күрсәтә. Ф.Әмирханга  кадәр булган прозаикларның стиле, ди Г.Вильямс, яңа чараларны файдалана белмәгәнгә күрә яшәп килгән. “Ф.Әмирхан һәм стиль буенча аңа якын булган шундый башка язучылар килеп чыгу белән татар язучылары үгет-нәсыйхатьчелек максатында чынбарлыкны сөйләп чыгу стадиясен уздылар һәм әдәбиятның төп сыйфаты – гүзәллекне эзләү белән шөгыльләнә башладылар”.
   
Кыскасы, Ф.Әмирхан әсәрләренең телен өйрәнү, андагы гүзәллек интонацияләрен эзләү,  табу, ачу бүгенге тел галимнәренең алдагы бурычы булып кала. Дөрес, моны инде күптән эшләргә кирәк иде... (315 б.).
   
Габдулла Тукай (320–337 б.). (Юл башы; Шагыйрь бишеге; Канатлар ныгый; Сөеп кайттым сиңа; Кушлавыч; Өчиле; Сасна;  Кырлай; Бер персонаж турында (Адвокат Александр Гедеонович Бать);
   
Татарларда рәсем сәнгате һәм Галимҗан Ибраһимов (337–341 б.).   Газиз Гобәйдуллин (342–345 б.)   Мөхтәрәмә Зәйнәп ханым (345–347 б.) (Зәйнәп Хәсәни);
   
“Тарихтан сабак “ (Җ.Вәлиди) (347–353 б.).  (М.Мәһдинең бу стильдә осталыгы: “Берәүләр тиз генә матбугат битләрендә урын яулап алып... үткәндәге әдәбиятны, электән үк иҗат итеп килгән язучыларны зир-зәбәр китергәндә, Җ.Вәлиди алай кычкырмады...”. (348 б.); Күренекле тел галиме Җ.Вәлидинең исеме академик А.Н.Кононов редакциясендә чыккан “Библиографический словарь отечественных тюркологов” дигән (1974, Мәскәү) китапта да юк. Монысы инде безнең бүгенге галимнәребез оятына. Үз исемнәренең кайда керү-кермәүләрен  дер калтырап күзәтеп барган тел, әдәбият галимнәребез зур остазларны юкка гына шулай күрмәмешкә салышалар: тарих һәрвакытта да эзлекле хәрәкәт итә һәм хакыйкатьне бүген булмаса, иртәгә өскә чыгара. Шунсыз үсеш юк, алга барыш юк (349 б.). Җ.Вәлидинең заманында бөтен бер фәнни институтының бер секторы еллар буе эшләгән эшне – татар теленең “Аңлатмалы сүзлеген” эшләп чыкканын онытмаска иде. Җ.Вәлиди – “тел вә имля” мәсьәләсен унынчы елларда ук “Вакыт” газетасы битләрендә күтәреп, бу өлкәдә һәрвакыт алгы сызыкта барган галим. Академик Үзәк эшчәнлегендә тел мәсьәләләренә кагылышлы катлаулы бәхәсләр һәрвакыт Җ.Вәлиди катнашында барган.
                                             х   х   х
Хәзер икенче (төп) максатыбызга -- М. Мәһдиевнең үзенең тел куллану (сөйләм) осталыгын өйрәнү мәсьәләсенә -күнегүләренә күчәбез. 
   
Телнең төп тасвир-бизәк чаралары. Эпитет. Шунда кемдер чемоданын актара башлады. Һәм мәгънәле елмаеп чемодан төбеннән ... бер көмеш кашык, бер пычак, ике чәнечке чыгарды (М.Мәһдиев. Ачы тәҗрибә: Истәлекләр.–Казан: Тат.кит.нәшр., 1993. 40 б.); Көннәрдән бер көнне, моның хәлен белергә дип, күчтәнәчләр алып, аның иҗатына мөкиббән китеп яшәүче укучысы килгән ( 176 б.);   Йомшак өйдә йоклау мине тәмам балалыкка алып кайтты. Ул тәпи басып киткән  хәтфә идән инде череп юкка чыккан иде;     олы сөенеч, сихри йолдыз, ай нурына чумган балкон;
   
Метафора:  карчыга борынлы, бөркет күзле, бала күңелле, олы җанлы, күз уңында тоту, кайнар сөю касәсе, истәлекләр чылбыры; Бар да яхшы дигәндә урынсыз сүз өскә калыкты, бөтен кәефне бозды; Шатлыктан күккә очты. Бәхет кәсәсе тулып ашты; Ләкин элеккеге Ялта җылылыклары юк иде инде.– ул да олыгаеп китте, минем дә чәчләргә ак йөгерде, элеккеге малайлыктан чыктым; Ялта путевкалары яна иде. Ә минем анда ачы-ачы гына тәнкыйть сүзләрем бар иде;
   
Троплар: Ничә тешне кар өстенә сибәчәк; Һәрбер эшен тәмен табып башкарган Яхья бу юлы да эшкә кереп чумды; Сатучының үтәли тишеп каравын сизгәч берни алмыйча чыгып китте; Җитмешне узып, сиксәнне куып китсә дә егетләргә дә сер бирми әле ул;
   
Чагыштыру. Мин бай тарафыннан куып чыгарылган саилче кебек нәүмизләнеп чыгып киттем (316 б.); Залның кырыеннан ашыга-ашыга бер кыз килде дә, сәхнәгә күтәрелеп, Шакиров алдына  кош теледәй бер кәгазь куеп китте (347 б.). Люда – чибәр яшь хатын, зәңгәр күзле, сап-сары чәчен ромашка шикелле итеп ясап куйган иде (359 б.); Иреннәр бияләй булган, бер күз кабагы нәселле эт колагыдай салынып, күзне бөтенләй каплаган иде (341); Рафаэль көлгәндә болай гына көлми, озак итеп, Памир яисә Тянь-Шань тавы башыннан биш катлы йорт кадәр таш тәгәрәп төшкән тавыш чыгарып көлә (340 б.); Сәхнә кырында ак чалбарын кигән Илһам Шакиров ракетница атканын көткән стайер кебек әзер тора, дулкынлана иде  (339 б.); Рафаэль башын артка ташлады да шундый күкрәп, тәгәрәтеп көлде ки, өстәлдәге рюмкалар зың-зың итеп биеп йөрде (344 б.);... чыбык кебек ябык гәүдәле; Авылдан килгән, авызын ачса үпкәсе күренергә торган аспирант...; Алтынчы класста безне Киевтан эвакуация белән кайткан кәтүк кадәр генә бер яһүд хатыны укытты; Һай бу ачлыкның күңелсезлеге! Рәссамнар скелет рәвешендә итеп бик дөрес сүрәтлиләр аны; Ш.Маннур читлектәге арслан сыман йөренә, сигарет тарта;  Һәм без – ачлар дөньясы күтәрелдек. Киттек директорга. Иң алдан озын буйлы, сыек гәүдәле Яхья Халитов бара, мин аны бервакыт “1947 елның диаграммасы” дип атаган идем, чөнки сугыш беткәч безгә бөтен киләчәгебезне гел диаграммалар белән чагыштырып күрсәтәләр иде – Яхьяның моңа ачуы килә (61 б.);   
   
Телбизәк. (Фразеологизм). Кинәт үргә менеп баручы Ярмигә күзем төште; Йоклап китим дигәндә, тагын теге уй тез астыма китереп сукты; Әле дә бер сүзен сөйләп теңкәгә тиде; Тәки укучымны  капкынга каптырдым бит, артыннан барып тоттым; Ул сөйләгәндә мәйдан нурга күмелә, Гөлчәчәкнең теленнән алтын коела иде. Аның өчен бу күңелне пакландыру, иман салу иде. (Сирәк очрый торган); Бу авылдагы ташка үлчим йортлар хәрәбәләрне хәтерләтә иде. Каты авырудан остазым, мин күргәндә, таякка калган иде; Маршакның болай сөйләнүе күңелгә коткы салды; Ш.Маннур исә үзенең ике йөз битле романының редактор искәрмәләрен карап чыккан да иртәнге тугыз тулганны көтә, Матбугат йортына барып редакторның җиде кат тиресен тунап кайтырга әзерләнә;
   
Образлы тасвирлау: Минем тәрәзә каршында йөзьяшәр наратлар бөгелә-сыгыла җилгә шаулар язны көтәләр; Ләкин актык итен-маен Казанга сатарга алып баручы ач яңаклы чабаталы авыл мужигы поезд көткәндә эч пошканнан гына монда кереп, караштырып чыга, исән-сау итен-маен сатып бераз акча керсә, кайтышлый Аллага тапшырып бер кружка сыра эчәргә булыр дип уйланып ала ул;
   
Публицистик тасвир. Кызгылт-чия күн пальто кигән таза гәүдәле бер абзый чокырларга басмаска тырышып койма буйлап узып бара. Тук, таза чырайлы. Бу Арча райкомының беренче секретаре. Ул көн саен шушы вакытта төшке ашка кайта. Ул узып киткән саен башка бер генә фикер килә: бу кешенең тамагы туктыр инде...;
   
Антитеза: Ул гаҗәеп үзенчәлекле, кырыс, каты йөрәкле (дәрестә ул кисәтү ясаганда студентларның бите агарып кала иде), шул ук вакытта йомшак күңелле (әдәбият дәресләрендә күзеннән яшь чыгып, тәрәз янына басып бераз тын тора иде) таләпчән кеше иде.
   
Сүрәтләү; Тамак ач. Мин саташа башладым. Күз алдыма ипи килә. Юк, без күргәнчә түгәрәк ипи яки кирпеч формасында түгел. Күз алдына килгән ипи – авылдагы безнең өебез кадәр. Мин аны пычак белән кисеп ашамыйм, ә бер як стенасыннан баш белән тишеп кереп ашыйм. Рәхәт, рәхәт шулай. Печән кибәненә бит сарыклар, сыерлар шулай тишеп керәләр. Рәхәт, рәхәт... (62 б.).
   
Ирония. Җиденче май газетасында инде заемның карардагы саныннан бер ярым – ике миллиардка артыграк сатылганы турында урыннардан бәхетле рапортлар күренә;
   
Гипербола. Заемны февраль аенда... чәчләргә ак йөгердерә башлап, март-апрельдә инде хезмәт халкынын канын эчүгә күчәләр. Халык кан-яшь җылый;
   
Анафора. Син – бу җәмгыятьтә ноль диде. Син булдың ни, булмадың ни!”
   Көлдерү чаралары. Егет каушап калмады, минем каршыга ук килеп башта кулын бирде, аннан: – Сезнең исәнлеккә, абый, – дип әйләндереп тә куйды. Шул вакытта минем йөрәгем “жу” итеп алды: таза егет – мин егерме ел элек, дүртенче класста, антипедагогик алымнар белән җәзалаган ташбаш Сәүбән иде. Мин шуларны уйлыйм һәм сөйлим дә булса кирәк юлда. Үзем һаман шикләнәм: кайсы үзәннәрдә генә чанадан тартып төшереп мине изәчәк бу егет теге, 1947-1948 еллар өчен? Ничә кабырганы сындырып, ничә тешне кар өстенә сибәчәк бу Сәүбән?       .
   
М.Мәһдиевнең тел куллану осталыгын өйрәнүчеләр.
    А.А.Абдрахманова. “М.Мәһдиевнең “Бәхилләшү” әсәрендә кеше һәм хайван атамалары кергән фразеологик әйтелмәләр” (166–167 б. Хаков укулары– 2011. Конф.материаллары. Казан: Ихлас, 2011).
   И.Ф.Камаева, Ә.Р.Исхакова. Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрендә хис-кичерешләрне экстралингвистик чаралар ярдәмендә белдерү. (184-186 б. Хаков укулары– 2011. Конф.материаллары. Казан: Ихлас, 2011).
   Г.Р.Фәррахова. М.Мәһдиев әсәрләрендә тойгылы җөмләләр. (203–206 б. Хаков укулары– 2011. Конф.материаллары. Казан: Ихлас, 2011).
    Бу язмада әдипнең лсталыгын өйрәнеп, язма эшләрендә бәян иткән шәкертләрем Филүзә Низамиева, Элвира Фатыйхова, Лиана  Хәмәтева, Л.Зәйнуллина, С.Сәләхиева, Й.Шакирова мисаллары файдаланылды.
                                                   Илдар Низамов,
                                     филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 01.07.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»