|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2021 Бәйге
Игътибар! «ТӘЭСИР» татар видеороликлары бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләү тәртибе үзгәрә«ТӘЭСИР» бәйгесендә моңарчы 4 җиңүче билгеләнә иде: профессиональ видеолар арасында 1 җиңүче (приз – 70 мең сум) һәм һәвәскәр видеолар арасында 3 җиңүче (һәркайсына 10 мең сум). Июль аеннан яңа тәртип керә. “Профессиональ” һәм “һәвәскәр” дип бүлү булмаячак. Бөтен роликлар бертигез ярыша. 1 урынга – 50 мең сум, 2 урынга – 30 мең сум, 3 урынга – 20 мең сум тапшырылачак. Айлык приз фонды шул ук кала – 100 мең сум. Мондый карарга ничек килдек? Май һәм июнь айларында бәйгегә килгән күпсанлы видеороликларны карап чыккач, шундый фикер туды: “профессиональ” һәм “һәвәскәр” дигән төшенчәләр арасында чикне билгеләү бик авыр. Элек профессиональ роликларны махсус студияләр генә эшләсә, хәзер исә кесәдәге телефонга да профессиональ видео төшерергә мөмкин. Монтажын да телефонда эшләп була.
Номинацияләрне үзгәртү тәкъдимен «ТӘЭСИР» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясендә журналистлар да белдерде. Жюри әгъзалары белән киңәшләшкәч тә шундый фикергә килдек. Бәйгене үткәрү турында Нигезләмәнең 9.2. пунктына таянып, Комиссия рәисе белән килештереп, оештыручы буларак “Матбугат.ру” бәйгенең шартларына ошбу үзгәрешләрне кертте. Максат – бәйгене максималь дәрәҗәдә файдалы, гадел һәм бәрәкәтле итеп уздыру.
Исегезгә төшерәбез: «ТӘЭСИР» татар видеороликлары бәйгесен Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра. Иң шәп татар видеороликларын барлап, аларның авторларына 2021 елның ахырына кадәр ай саен 100 мең сум акчалата бүләк тапшырабыз. Димәк, июльдән башлап, 1 урын өчен 50 мең сум, 2 урын өчен 30 мең сум, 3 урын өчен 20 мең сум премия тапшырылачак. Июльдә эшләрне кабул итү инде башланды. 20 июльгә кадәр видеороликларыгызны bayge.tatar@mail.ru адресына җибәрегез. Бөтен шартлар «ТӘЭСИР» бәйгесенең рәсми сайтында: Bayge.tatar
--- |
Иң күп укылган
|