поиск новостей
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Айгөл Нәбиуллина - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
26.10.2010 Медицина

Ясаргамы, юкмы?

Бер танышым мәктәптә фельдшер булып эшли. Хезмәтеннән әллә ни зарланмаса да, елына берничә тапкыр “кызу чаклары” булып ала аның. “Менә хәзер дә шундый вакыт, көн саен эштән арып кайтам – вакцинация вакыты”, – диде ул соңгы сөйләшүебездә.

Бездә шулай кабул ителгән инде, көзгә керсәк, прививка ясый башлыйлар. Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмәләре буенча, гриппка каршы вакцинация авыру безгә килеп җиткәнче үк ясалырга тиеш. Шуңа күрә, сентябрь-октябрь айларында традиция буенча табиблар мәш килеп прививка ясый. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә.

 

Менә быел да республикага 650 мең доза вакцина кайтартылган, өстәмә рәвештә әле тагын 250 мең доза кайтачак ди. Шуларның 270 меңе кемгәдер ясалган инде. Кемгәдер, дигәнем, шул мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп балалары белән алтмыштан ары узганнар инде ул. Әлеге категориягә “эләккән” кешеләргә прививка бушлай ясала. Моннан тыш балалар учреждениелары, сәламәтлек саклау оешмаларында хезмәт куючылар да вакцинага дәгъва итә ала. Теләкләре булса, әлбәттә. Ә теләк бар кешедә дә булмый. Чөнки әлегә кадәр вакцинаның грипптан тәгаен саклап калуын дәлилләгән кеше юк.

 

Нәрсә соң ул вакцина? Гади тел белән әйткәндә, ул – көчсезләндерелгән вирус. Ягъни прививка ясау белән кеше организмына (әз микъдарда, әлбәттә) вирус эләгә. Шуннан соң антитәнчеләр һәм, нәтиҗәдә, гриппка каршы иммунитет барлыкка килә. Логик яктан барысы да бик матур һәм дөрес. Ләкин вакцина ясаганда, кешенең тулысынча сәламәт булуы зарур, ә моны ачыклау өчен табибның тамак төбен карап, “авырмыйсызмы?”  дип соравы гына җитми. Чөнки организмдагы ялкынсыну процессы яшерен дә булырга мөмкин.

 

Мисал өчен, яңгырга калып, аягыңа су үтте ди, кич белән бераз туңган буласың, ә температура күтәрелми. Шундый хәлдә шифаханәгә барып прививка кадатсаң, теге әз микъдардагы көчсезләндерелгән вирус авыруга сәбәпче булырга мөмкин. Вакцинация алдыннан, кан алып, аның составы нигезендә кеше организмындагы процессларны бәяләсәләр әле бер хәл. Бездә соң кем алай тикшереп торсын. Тагын прививка ясаганнан соң бер атна ял бирсәләр икән ул – суыкка чыкмыйча гына ятканда, антитәнчеләр дә яхшылап кына барлыкка килер иде. Монысы да булдыра торган түгел.

 

Аннан килеп, вирусның ел саен үзгәрүен дә истә тотарга кирәк. Әлбәттә, вакциналарны уйлап табучылар, аларның берничә төрдәге вирустан саклап калырга тиешлеген алдан кайгарта – шуңа карап составын үзгәртә. Ләкин быел кыш вакцинада каралмаган башка вирус булмас дип кем әйтә ала? Беркем дә.  Димәк, прививка сезне грипптан тәгаен саклап калачак дип әйтеп булмый.

 

Ул арада түләүле клиникаларда теләгән һәркем үзенә прививка ясата ала. Биредә вакциналар чит илнеке (сүз уңаенда, бушлай ясалганнары – Россиядә җитештерелә), аларның зыяны кимрәк, дигән булалар. Бәясе – төрлечә, нигездә  350-400 сум тирәсе.

 

Әле дә ярый, гриппка каршы прививка ясату мәҗбүри түгел, аның кирәкме, юкмы икәнлеген һәркем үзе ачыклый,  үз сәламәтлеге өчен үзе җавап бирә. 


Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ | 26.10.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы