поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.06.2021 Язмыш

“Әнине югалту хәсрәтеннән айнып җитә алмаганда тагын казалы булдык”

Кама Тамагы районының Бәрлегуҗа авылында яшәүче Исмәгыйлевләр гаиләсен язмыш шактый сынаган. Рәмзия апа гомер буе шикәр авыруы белән көрәшкән. Соңгы җиде елда күзләре дә күрми башлаган. Аягын да кискәннәр. Ел ярымны ул урын өстендә уздырган. Шулай шактый азапланып ятканнан соң, фани дөньядан китеп тә барган.

Көтмәгәндә-уйламаганда гаиләгә тагын ачы хәсрәт килгән. Янгын чыгып, Исмәгыйлевләрнең мунчалары, гаражлары һәм машиналары көлгә әйләнгән.
 
– Унике көн элек әнине җирләгән генә идек. Аны югалтканыбызга әле дә ышанасы килми. Бик еш хастаханәдә яткач, ул шунда гына кебек. Менә шалтыратырлар да, әниегезне чыгарабыз, килеп алыгыз, дип әйтерләр кебек, – ди кызы Раилә.
 
Рәмзия апа башта колхозда сыер савучы, аннары медпунктта санитарка булып эшләгән. Авыруы көчәйгәч, инвалидлык буенча пенсиягә иртәрәк чыга. Ире Вахит белән ике кыз үстергәннәр. Олысы Раилә гаиләсе белән Казанда яши. Кечкенә кызлары Алинәне дә язмыш сынаган, ул куян иренле булып туган. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, авылда калып, әнисен тәрбияләгән.  
 
 
– Әни җиде ел дөм сукыр булды. Башта бер күзе, аннары икенче күзе йомылды. Күзе күрмәсә дә, йөри иде. Әти белән район үзәгенә дә, Казанга да бара иде. Аннары уң аягындагы бер бармагы каралып чыкты да аны кистеләр. Шуннан соң да йөри иде әле. Бераздан баш бармагы да каралды. Табан асларына үлек таралды. Кан басымы да гел күтәрелде, шикәре төшә иде. Хастаханәгә озаткан саен, исән калырмы икән дип борчыла идек. Аннары сидек куыгы эшчәнлеге бозылып, кече хаҗәтен катетер аша гына үти башлады. Бераздан колагы да ишетмәс булды. Узган елның башында ул бөтенләй урын өстенә ятты. Шуннан соң сул аягын тездән өстә кистеләр. Операция кичергән саен, айный алырмы икән дип ут йотып тордык. Аларын да җиңеп чыктык. Бер ел рәтләнеп киткән кебек булды. Кышны да исән-сау чыкты. Май аенда тагын хәле начарланып, комага китә башлады, уң аягы бозылып чыкты. Аны тездән аста кистерергә туры килде. Реанимациядә дүрт көн аңсыз ятты да 14 июнь көнне үлеп китте, – дип сөйләде Раилә.
 
Бу хәсрәт өстенә икенчесе өстәлгән. Печән җыеп, арып-талып кайтып, чәй эчкәннән соң, әтиләре Вахит абый мунча яга.  
– Көн эссе булгач, кояш төшмәсен дип, тәрәзәләрне калын пәрдә белән ябып куйган идем. Тешем сызлап, верандада ятып торам дип чыктым. Ниндидер тавыш ишетеп, пәрдәне ачып карасам, мунча дөрләп яна. Гараж белән мунча юл аркылы, шуңа өебезгә күчә алмады. Аллага шөкер, күршеләргә дә зыян килмәде. Печәнне дә алып кайтмаган идек. Янгын мунча пиче кызганнан килеп чыккан, – ди Раилә.
Вахит абыйның бертуган сеңлесе Альмирә ханым белән дә сөйләшеп алдык.
 
– Рәмзия бик кешелекле иде, урыны җәннәт түрләрендә булсын. Яшәргә тырышты, планнар корды, өметен өзмәде. Әле аяк ясатып, аякка басарга исәбе дә бар иде. Күзләре күрмәсә дә, эшсез торасы килмәде. Абый һәрвакытта аның белән киңәшләшә иде. Хатынына бер авыр сүз әйтмәде, гел “Госпожа нәрсә әйтә, шулай була” дип кенә торды. Хатынының үлемен бик авыр кичерә, бер-берләрен яратышып өйләнешкәннәр иде. Кызлары да бик тәрбияле, әти-әни дип кенә торалар. Алды-арты хәерле булсын, калганнар исән-сау булсын иде, Ходаем, – ди ул.
 
Исмәгыйлевләр гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар: 5469 6200 3426 7870 сбербанк (Гумирова Гузель Ильгизовна).
 2200 5301 8295 1855 Ак барс (Гумирова Альмира Фатыховна).
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 30.06.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»