поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.06.2021 Җәмгыять

Ирләрнең күрмәве хәерле

Телевизордан күргәнем, газеталардан укыганым бар: хәзер хатын-кызлар бәби тапканда кулыннан тотып, көч биреп тору өчен бәбиләү бүлмәсенә ирләрен дә алып керәләр, имеш. Ходаем, соң, ир-атка күрсәтә торган гамәлләрме инде бу? Бәбиләгәндә, хатын-кызлар, бигрәк тә марҗалар чиныйлар, акыралар-бакыралар бит. Моны ирләрнең күрмәве хәерле. Аларның янда торуы «менә без нинди авырлыклар белән сезгә бәби бүләк итәбез» дип әйтү өченме икән?

Беренче улымны 1963 елда Александровка участок больницасында таптым. Больницага янәшә-тирә 10лап авылдан тыш, хәтта Азнакай районы, Мәндәй дигән авылдан да авыручылар, бәбиләүчеләр килә торган булган. Безнең бер генә бүлмәле өйдә, каенана, каенсеңел белән яшәгән вакыт. Тулгак үзен инде иртәнге сәгатьләрдә үк сиздерде. Ир эшкә китте. Әле беркемгә дә белгертмим, әле эчне, әле билне угалап йөрим. Кичкә кадәр ничек тә түздем шулай. Кичке эңгер-меңгердә ир белән киттек җәяүләп бүлнискә. Өй белән ике ара бер чакрым чамасы. Юлда тукталып берничә тапкыр уынгалап алдым, ыңгырашмаска тырышам. Акушерка, укуын яңа гына бетереп кайткан, читтән килгән кыз. Кеше хәленә керүне белми, караңгы чырайлы. Әле ярый санитарка Икьлимә апа яныма килгәли, әле стакан белән су бирә, әле бераз эч-бил тирәләремне угалап китә.
 
Ирем мине калдырды да кайтып китте. Малай төнлә туды. Ирем иртән эшкә барышлый гына кереп малай туганын белеп киткән. Дәваланучы ир-атлар һәрвакыт коридорда кызык-мызык сөйләшеп, шау итеп көлешеп утыралар. Хатын-кызлар бәбиләгәндә Икьлимә апа аларны куып палаталарына кертеп җибәрә. Палата ишекләре юка гына такталардан. Шуңа ыңгырашырга да куркып, тешеңне кысып, иренеңне канатканчы кысып торасың. Өстемдә – больницаның чуар, иләмсез бумази халаты, башта кайчандыр ак булып, инде сары төскә кергән яулык, аякта арты тапталып беткән бүлнис тапочкалары. Үз киемеңне кию тыела, шуңа хатыннар барысы да бертөсле. Бәбиләгән хатынны бер атна тоталар, катлаулырак очракта артыгын да яткызалар. Бәбиләр үзебез белән бер үк палатада. Кемнең бәбие тавыш бирә, шундук авызларына ими каптырабыз. Беренче көннәрдә коендыру, асларын алыштыруны акушерка белән санитарка башкара. Соңрак – үзебез.
 
Үзем шушы авылда яшәгәч, эшләгәч, минем янга килүчеләр, күчтәнәч китерүчеләр күп булды. Күчтәнәчләр белән бәби табарга килгән бүтән авыл әниләрен дә сыйладым.
 
Икенче улымны 1968 елда таптым. Бу юлы инде “упыт” бар. Тулгак сиздергәч тә, беренче эш итеп мунча яктым. Мичкә утын тутырылган, узган мунчадан калган суы да бар бераз. Ирем төшке ашка кайтканда мин инде юынып, чистарынып чыккан идем, больницада бер атна ятасы бар бит. Анда кичкә генә барырга уйладым. Ирем ат белән илтмәкче иде, кирәкми, җәяү генә барыйк дидем. Колхозда машиналар да бар-барын, тик бу бит бәйрәм көн – 8 ноябрь иде, кемне борчыйсың?!
 
Больницага килгәч шәфкать туташы акушерканы алып килергә кушып, санитарканы аның өенә җибәрде. Алар сәгатьтән артык вакыт узгач кына килделәр. Акушерка ашта-кунакта булган икән. Тикшерде дә, әле тиз генә булмый дип, каядыр югалды. Бер буш палатага кереп йоклап алган икән. Янымда санитарка белән шәфкать туташы. Төнлә 3 кило 600 грамм авырлыкта малай таптым.
 
Шул җәһәттән бер мәзәк тә языйм әле. Бер ир хатыны бәбиләгәнне көтеп бала тудыру йорты янында йөри икән. Бәби тугач акушерка моның янына чыккан да: “Котлыйм, улыгыз туды, 3тә 700”, – дигән. Бәхетле ир, 3тә 800 булса да сүзем юк дип, акушеркага 4 мең акча сузган ди.
 
 

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА, Сарман районы
Татарстан яшьләре
№ --- | 30.06.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»